Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны хат алмашу акциясенә кушылырга чакырды

Әлеге акциянең максаты – хатлар ярдәмендә татар халкын берләштерү. Анда катнашу да бик гади – хат язсың да социаль челтәрдә – #хатларязыгыз хештегы белән тамгалыйсың.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телендә открыткалар җибәрү буенча «Хатлар языгыз» акциясенә кушылырга чакырды. Ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә «Хатлар йорты» сервисыннан видеоролик урнаштырган.

 

Әлеге акциянең максаты — хатлар ярдәмендә татар халкын берләштерү. Анда катнашу да бик гади  – хат язсың да социаль челтәрдә  –  #хатларязыгыз хештегы белән тамгалыйсың.

«Без беренче хатны Президент Рөстәм Миңнехановка җибәрдек, ул аны үзенең инстаграм-аккаунтында урнаштырды. Үзенә күрә бу безнең проектка хәер-фатиха бирү булды», — дип искәрттеләр берләшмәдә.

Эшебезне дәвам итеп, Россиянең төрле почмакларында яшәүче һәм төрле эшчәнлек өлкәләрендә уңышка ирешүче татар халкының күренекле вәкилләренә тагын 99 хат җибәрергә булдык.

Татарстанлыларны әлеге акциядә катнашырга һәм шул рәвешле яңа дуслар табарга чакыралар.

«Хатлар языгыз, #хатларязыгыз хештегын куегыз һәм социаль челтәрләрдә безне күрсәтегез», — дип искәрттеләр «Хатлар йорты» берләшмәсендә.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс»ХК белән открыткалар сериясенең чыгуын анонслады. "Хатлар йорты" аларның чыгарылышын Гагарин Кубогы өчен Казан командасы көрәшенә багышлады. 17 март көнне «Яшел Дәрвишләр» алдыннан Казанның "Татнефть Арена" стадионында коллекцияне тәкъдир итү булды.

 

Тулырак: ТИ

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов хатлар язу Хатлар языгыз