Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында җиңүче балалар өчен Казан Кремле буйлап экскурсия үткәрде

Республикабыз Президенты «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләр белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләр белән очрашты.

Чара Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты 2014 елдан ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында тормышка ашырыла.

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.

Ул шулай ук «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты безнең республиканың бай мәдәниятен өйрәнү, яңа дуслар табу мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов проектта җиңүче балалар өчен Казан Кремле буенча экскурсия уздырды. Кунаклар Татарстан Президентының эш кабинетына керделәр, республика башлыгының эш өстәлендә булуын һәм киштәләрдә торган күпсанлы фотосурәтләрне өйрәнделәр.

Балалар шулай ук балачакта Рөстәм Миңнехановның кем булырга теләве белән дә кызыксындылар.

Проект җиңүчеләре булган укучылар, үз чиратында, Татарстан Республикасы Президентын туган телләрендә - рус, татар, мари, чуаш телләрендә сәламләделәр.

Балалар Рөстәм Миңнехановка бүләк – «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында катнашучыларның теләкләре һәм бәяләмәләре язылган китап-альбом тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, быел «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында 200 меңнән артык бала катнашты.

Көндәлек үзе Татарстанның истәлекле урыннары, музейлар, китапханәләр һәм театрлар турында хикәяләр белән матур альбом-путеводитель. Уку елы дәвамында укучылар көндәлек битләрен рәсмиләштерделәр, тәкъдим ителгән биремнәрне үтәделәр һәм бер үк вакытта музей, театр, китапханә һәм башка мәдәният учреждениеләренә бару турында язмалар ясадылар.

2014 елда «Укучының мәдәни көндәлеге» Татарстанның 40 мең беренче сыйныф укучысына тапшырылды. 2015 елдан башлап проект республиканың барлык башлангыч мәктәбенә (1-4 сыйныфлар) таратылды. Татарстанда мәдәни ориентация буенча массакүләм балалар социаль челтәре булдырылган – www.культурныйдневник.рф биредә укучылар музей, театр, китапханә, мәдәни-массакүләм чараларда катнашу нәтиҗәләре белән уртаклашалар, мәдәни вакыйгалар турында беләләр һәм балалар мәдәни-мәгариф конкурсларында катнашалар.

Чыганак: president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов Президент балаларны яклау көне