Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәсәйнең мактаулы кинематографисты Яңа Салавычта яши (фото)

Быелгы 2016 елны Рәсәйдә Кино елы дип игълан иттеләр. Шул уңайдан үз чорында Яңа Салавыч, Биктәш авылларында кино күрсәткән Мөбарәкҗан абый Фәтхетдинов белән хатирәләр барлап утырабыз.

- Җиденче сыйныфны тәмамлагач, укуны Балтач мәктәбендә дәвам итәсе иде, - ди әңгәмәдәшем. - Мин дә 1960-64нче елларда Балтач мәктәбендә укыдым. Шунда кино түгәрәге бар иде. Берничә малай - Чапшардан Харис Шакиров, Килидән Хадис Нуриев, Балтачтан Камил Нигамәтҗанов шунда йөрдек. Казанга барып имтихан тапшырдык, документ алдык.

Ул чакта күчмә кино дигән алым була, удмурт егетләре, икесе дә Урта Көшкәт ягыныкы, авыл саен махсус аппаратура белән кино куеп йөриләр. Көннәрдән беркөнне Салавычта да киномеханикка ихтыяҗ туа. Һинд киноларының гөрләп барган чагы бит - заллар тулы, урын юк, билетләр сатылып беткән... Ул чактагы парторг Хәбибрахман Борһанов Мөбарәкҗан абыйны чакырып ала да, кино күрсәтергә хокукың бар, районның кино челтәре директоры Мөбарәк Галиев янына бар әле, дип җибәрә. Егет Адаш абыйсы янына бара (соңыннан бу исем Мөбарәкҗан абый тарафыннан еш кабатлана), директор документка күз сала һәм, синең бу катыргың белән муеныма камыт кия алмыйм, дип җаваплый. Ләкин сабыр итәргә куша, Габделбәр абыең (Фәткрахманов) килсен әле, ди. Нишләтеп була дигәнгә, Габделбәр абый дигәннәре группа туплап, бер курс укытырга кирәк, дип белдерә. Ләкин группа туплана алмый, һәм Мөбарәкҗан абыйга бер китап тоттыралар да, үзең өйрән инде, энем, аннан Казанга барып имтихан бирерсең, диләр. Нишләмәк кирәк, кино сәнгате белән кызыксыну белем дәрьяларын кичәргә ярдәм итә. Имтиханны Казан Кремлендә алалар, бары тик кич белән, инженерлар эштән бушагач кына. Сорауларга әйбәт кенә җавап бирә, ә документны почта аша үзебез җибәрербез, диләр. Көтә-көтә айлар уза, көннәрдән бер көнне егетне Адаш абыйсы үзе чакыра. Бармагансыңдыр син, барсаң, документың килер иде инде, ди. Ул вактта киночелтәре хәзерге салым инспекциясе урынында була (фотода күренә). Егетнең кәефе дә төшеп куя, ләкин язмыш барыбер үзенекен итте, авылдаш дусты Фарукның (Аубакиров, мәрхүм инде), алтын куллы энергетикның Кремльгә эш белән барасы була, Мөбарәкҗан абый аңа юри генә документтын сорап каравын үтенә. Болай гына әйткән сүз тормышка аша, дусты документны алып кайтып тапшыра. Икенче көнне үк егет Адаш абыйсы янына йөгерә. Молодец, дип аркасыннан кага Мөбарәк абый сафларының артуына куанган хәлдә. Шулай итеп, Мөбарәкҗан абый белемле киномеханикка әверелә. Ул чакта Яңа Салавычның клубы мәчет бинасының беренче катына урнашкан була, шунда кино күрсәтелә. Аннан клуб салынгач, кинобудка эшләнгәч, шунда кино әйләндерә башлыйлар. Өр-яңа аппарат кайтартуга ирешәләр. Тора-бара тәҗрибә дә туплангач, янәдән белем эстәп, Мөбарәкҗан абый 1нче категорияле киномеханик дәрәҗәсенә җитә.1980-90 еллар тирәсендә Салавыч мәктәбендә кино түгәрәге ачып җибәрә."Укучы егетләр түгәрәккә бик теләп йөрделәр", - дип искә ала ул.- Класс сәгатьләрендә , лаборатор эш вакытларында фильмнар күрсәтергә ярдәм иттеләр".

Мөбарәкҗан абый Мөбарәк Галиевтан соң бик күп җитәкче белән эшли. Һәркайсы белән уртак тел таба, эш алымнарына яраклаша, күрсәтмәләрен җиренә җиткереп үти. Шуңа да аның район мәгариф бүлегеннән, ул чактагы мәдәният министрлыгыннан, район кино челтәреннән бирелгән Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары чиксез. "Рәсәйнең мактаулы киномотографисты" дигән билгене дә алган кеше ул. Биктәшкә йөреп тә 3-4 ел кино күрсәтә. Аннан аны биредә яшүче Валентин Терентьев алыштыра.

Үзе дә сабый чагында кино карап, их, мин дә фәлән абый кебек кино күрсәтсәм иде, фильмны бушка гына күпме кирәк шуның кадәр карасам иде, дигән малай үскәч хыялын тормышка ашыра, хәтта ки Рәсәйнең мактаулы киномеханигы да булып куя.

Мөбарәкҗан абый бүгенге көндә Яңа Салавыч авылында тормыш юлдашы Рәйсә ханым белән гомер кичерә. Рәйсә апа озак еллар Салавыч урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан балаларга белем бирде. Өч бала үстерделәр, балаларының инде үз тормышлары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250