Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Садыйкнылар яки Булатның – Сабан туе, Нурсөянең Бал-маскарады...

Бөрбаш турында да тарихи язмалар бераз язгала әле? Авылдашлар район газетасыннан “Хезмәт” тарихын укыгач әйтте бу сүзне. Миндә авыл кешеләренә бәйле тарихи язмалар барлыгын белә шул алар. Авылдашлардан ишеткән гозерне аяк астына таптап булмады. Бар гомерләрен авыл балаларына белем, тәрбия бирүгә багышлаган Илсөяр Ильяс кызы һәм Тәнвир Муллагали улы Галимовлар белән киңәшләштек тә берничә үзенчәлекле гаиләгә тукталырга булдык.

Бөрбаш авылының өлкән буыны Тимербулат Гафаров уздырган Сабантуйларны әле дә сагынып искә ала. Гадилеге, авылчанлыгы белән аерылып тора иде шул ул чорда авыл бәйрәме. Ә яшь килен Нурсөя килгәч беренче тапкыр уздырылган Бал-маскарад бөрбашлылар өчен бер могҗиза була. 

Нурсөя һәм Тимербулат Гафаровлар - төп йорт учагын саклаучылар. Габделгаффар бабай нигезендә яши алар. Әтисе Садыйк та шушы нигездә гомер иткән. Садыйк карт, җәен авылда эшләсә, кышкы чорда өязгә чыгып итек баскан. Язгы кыр эшләре башлангач үз хуҗалыгына кайткан. Бер сүз белән әйткәндә, күзе ачык кеше була ул, гаиләсен мул тормышта яшәтә белә. Садыйкның башка ир туганнары да шундый тормыш җанлы була. Районда билгеле шәхес, каләмдәшебез Фәридә Шакированың әнисе Мәфтуха белән Садыйк бертуганнар. “Әнинең хәллерәк тормышлы атасын авылда Гаффар бай дип йөрткәннәр. Аның баһадир гәүдәле өч малае булган. Кайсы итек баскан, кайсы балта остасы булган. Репрессиянең аяусыз җилләре бу гаиләгә дә эләккән. Әни әйтә иде, безнең өйдәге бөтен әйберне, хәтта самаварны да алып чыгып киттеләр. Сандыгын тузгытканнан соң, кәфенлексез дә калган бабаңны чыптага төреп күмделәр, дип зур үкенеч белән искә ала иде. Без, Гаффар бай оныклары Садыйк абыйның итеген киеп, игелеген күреп үстек. Тормышыбыз бик авыр иде, бер әнигә биш бала булдык. Безне җәлләп, аяклары җылыда булсын дип, әтисез балаларга Садыйк абый итек басып киертә иде”, - ди Фәридә апа. 

Тимербулатның әнисе Гарифәбану иң оста уракчы хатыннардан санала. Бөрбашның уңган хатыннары – Сәгүрә Сибагатуллина, Кәшифә Җиһаншина, Гөлсем Гарифуллина, Мәүлиха Шәрифуллина, Разыя Фәйзрахмановалар белән көнгә икешәр норма урак ура. Бу хакта китапханәдә, авыл советында эшләгән килене Нурсөя горурланып та, сокланып та сөйли. “Син Бөрбашныкы түгел бит, авыл өлкәннәре турында ничек шулай яхшы беләсең, диләр. Эшем кешеләр язмышына бәйле булды, өлкәннәр сөйләгәннәр күңелгә нык үтеп калды. Картаймыш көнендә каенанамның хәтере чуалып авырды, бөтен нәрсәне онытты, тик колхозлашу чоры гына хәтереннән җуелмады. Төенчекләрен төйнәр иде дә, минем бер төенчегем,  күлмәкләрем колхоз ягында да бар әле, дип әйтер иде. Хәлле гаилә булгач, бөтен нәрсәләрен талап алалар. Хәтта, бишектә яткан баланың  баш астындагы мендәренә кадәр. Шул вакытта 1931 елгы Әминә апаның башы бишектәге тактага бәрелгәне бөтен өйгә яңгырый. Хәтере җуелса да, әни бу хәлне онытмады, елап сөйләр иде”, - дип искә ала килене. Инде авылдан куыласы исемлеккә кертеләселәрен белгәч, Садыйк карт колхозга кереп, нәсел нигезен саклап кала. Иң күңелгә тигәне – гаиләнең мөлкәтен тартып алуда якын кешеләре катнаша...

1966 елның июль аенда Тимербулат Нөнәгәр кызы Нурсөя (әти-әнисе исән килеш әби-бабай тәрбиясендә үсә ул. Әтисе Төрекмәнстанда өлкә прокурорына кадәр күтәрелә, бик белемле кеше була, кабаттан гаилә кора. Мансур абый бөрбашлыларны математика серләренә өйрәткән, мәктәп директоры булып эшләгән Шеңшеңәр егете Хәбибрахман Нуриев белән Смәелдә урта мәктәпне тәмамлыйлар, укытучылары бөрбашлыларга биология фәнен укыткан Сәет абый Әхмәров була. Әнисе Карагандага китеп яңа гаиләсе белән яши.) белән гаилә корып җибәрәләр. Чепьяда эшләгән егет белән кыз, Бөрбашка төп нигезгә кайтып урнашалар. Икенче көнне, ут борчасы кебек җитез яшь килен ябылган китапханәнең ишекләрен ачып кереп, бөрбашлыларны моңа кадәр күрелмәгән чаралар белән шаккаттыра башлый. Ә шул ук елның 31 декабрь көнендә авылдашларга чын могҗиза була – Бөрбашта беренче тапкыр Бал-маскарад  уза. Бу бәйрәмгә халык шулкадәр күп килә ки, оештыручылар агачтан салынган клуб буларак файдаланыла торган иске мәчет бинасы җимерелмәсме дип шиккә дә кала. Битләренә марлядан ясалган маска киеп кергән геройларны кем икәнлекләрен белергә, танырга теләп, капшап, чеметеп тә караучылар була. Онытылмас кичә була бу көнне һәм шул көннән башлап, ел саен авылда Яңа ел каршылау кичәсе уза башлый.  

-Бал-маскарадтан соң нинди генә кичәлар уздырмадык, тик могҗизалы бу кичәсе авыл халкы күңеленә бик нык кереп калды. Кичәдә катнашкан өлкән буын әле дә шушы чараны хәтерендә яңарта, - ди Нурсөя Гафарова.

Нурсөя апа Бөрбашка килен булып килгәннән соң, совхозның Габделхак Исхаков җитәкчелегендәге партия оешмасы радиокомитет оештырыла. Радиокомитет җитәкчесе итеп китапханәче Нурсөя билгеләнә. Атнага ике тапкыр радио тапшырулар үткәрелә башлый. Язгы-көзге кыр эшләре вакытында хезмәт нәтиҗәләрен көн саен авыл халкына аша җиткерә. Авыл халкы да актив була, төрле тапшыруларда катнашалар. Нурсөя апа беренче тапшыруны эшләүче булса, Булат абый соңгы тапшыруны эшләүче кеше. Заманалар үзгәргәч, 2000 еллар якынлашканда совхоз радиосы эшчәнлеген туктата.

Нурсөясе кебек Булаты да тынгысыз җаннарның берсе. Чепьяда шофер булып эшләгән егет, Бөрбашка кайткач та шофер булып урнаша, ит комбинатларына терлек ташый. Читтән торып югары белем ала. Шофер егеттән “Балтач” терлек симертү совхозында (соңрак “Бөрбаш” совхозы) бригадир, директор урынбасары, партия оешмасы секретаре дәрәҗәсенә күтәрелеп, ир солтанына әверелә. “Ул беркайчан да масаеп йөрмәде, халык белән гади итеп сөйләшә, авыл халкын тыңлый белде, шуңа аның авылда дәрәҗәсе булды”, - ди Тәнвир абый Галимов.  Озак еллар Бөрбаш Сабантуйларын чын авылча, гади, артистлар чакырмыйчагына уздырган кеше ул. Бөрбашлылар әле дә шул елларның Сабан туен онытмый. “Булатның тавышы бөтен авыл өстендә яңгырап торды. Бәйрәмгә бара алмаучылар да аның тавышын тыңлап үзләрен бәйрәмдә кебек хис итте. Бик оста алып бара иде”, - диләр. Тимербулат Садыйк улы совхозның гына түгел, заманында бөтен авылның мәдәни тормышында актив кешесе була. Авылда узган бер генә туй да аннан башка узмый – алып баручы буларак һәр өйләнешкән пар Булат абыйларын чакыра. Телгә оста, сүзгә тапкыр Булат абыйлары бөтен авыл бәйрәмен бер тиенсезгә уздырып йөри. Атна саен туйга йөрдек инде, ничек түзгәнбездер, ничек акча җиткергәнбездер, диләр Гафаровлар ул чорны искә төшереп.

Ә бит Тимербулатның дөньяга килүе дә үзе бер могҗиза. Садыйк белән Гарифәбануның ни сәбәптәндер ир балаларының гомере кыска була - бераз күзгә күренү белән вафат булганнар. “Минем әни авылда кендек әбисе булып йөри иде, - дип искә ала Яңгулда яшәүче авылдашыбыз Әнвәр апа Фазлыева. – Күрше Гарифәбану апаның ир малае тугач, әниләрнең йола үтәүләре нык хәтергә сеңеп калган. Әниләр баланы юарга мунчага алып баргач, Садыйк абый йоласына туры китереп киенеп, биленә каешлар буып, мунчага килеп, Зөлбаһар, синдә сатлык малай бар, дип ишеттем, күпме сорыйсың, ди. Әни 75 сум, ди. Бераз сатулашканнан соң, 50 сумга әни баланы “сатып” бирә. Гарифәбану апаның соравы буенча әнинең шул балага җиде төрле материалдан күлмәк тегеп утыруын да хәтерлим әле. Аллаһка шөкер, ул ир бала үсеп җитте, 80 яшен тутырды, Тимербулат авылга игелекле ир булды”. Тимербулат исемен дә юкка сайламый әти-әни, тимер кебек нык булсын, сау-саләмәт, гомерле бала булсын, дип теләк теләп кушалар. “Әни аңа гел Тимерпулат, дип эндәшә иде,” – ди Нурсөя апа. Ә авылда аңа Булат диләр.

Авылның үзәгендә кайнаучы әлеге пар ике бала тәрбияләп үстерә. Уллары Илдар бүгенге көндә Казанда яши. Ике югары белеме бар. Казанга киткәнче, Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Илдар авылда гына түгел, районда беренчеләрдән булып Бөрбашта шәхси кибетен булдыра. Беренче елларда Нурсөя апа белән бергә Мәскәүгә барып, зур сумкалар белән товар ташыйлар. Казанда күмәртәләп сату базалары барлыкка килгәннән соң гына җилкәләреннән сумка төшә. Озак еллар авыл халкын кирәкле товарлар белән тәэмин итеп торалар. 2007 елда авылдагы кибет эшчәнлеген туктата. Бүген Илдар Казанда Үзәк универмагын (ЦУМ) җитәкли. Хатыны - авылыбыз кызы Ләйсәне дә югары белемле бухгалтер, “Таттелеком”да эшли. Уллары Фидан Мәскәүдә белем ала, кызлары Камилә мәктәптә укый.

Кызлары Гөлнар әнисе кебек китапханәче белгечлеген ала, берничә ел авылда да эшләп ала. Минзәлә егете Рәнискә тормышка чыгып, Казанга күченә. Белгечлеген үзгәртеп, банкта эшли. Ире Рәнис Эчке эшләр органнарында эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң, “Уңайлы йорт” идарә компаниясендә эшли, уллары Ислам КФУ да белем ала.

Тормышларын, көнкүрешләрен бетерергә теләп, яшереп куйган соңгы толыпларына кадәр тартып алынса да, Садыйкның нәсел дәвамы көчле була, алты баланың өчесе авылда төпләнеп кала. Олы кызлары Кәшифә авыл егете Галләмгә кияүгә чыгып, 11 балага гомер бирә, “Герой Ана”  исеменә лаек була. Аның да балалары авылда, районда төпләнеп кала. Кәшифә апа 2020 елда вафат. “Авылга гына түгел, бөтен районга, республикага үрнәк балалар үстерде алар. Кәшифә апа урын өстендә калгач, җиде кыз бернинди авырлыксыз чиратлашып килеп әниләрен карады. Хәзер менә авыру туганнарын шулай карыйлар, бер генә көн дә ялгызын калдырмыйлар. Исең китәрлек. Хатыннарын ничә еллар дәвамында бер тәүлеккә җибәргән кияүләргә дә бөтен авылыбыз белән сокланабыз”, - ди Гөлфинур  апа Корбангалиева.

Садыйк картның төпчек улы Мәүлет күрше нигезгә башка чыгып, хатыны Нәфисә апа белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Мәүлет абый гомере буе “Балтач Сельхозтехника”сында шофер булып эшләде, лаеклы ялга чыкканнан соң, дини гыйлем үзләштереп, Җәлил хәзрәт Фазлыевның уң кулына әверелде, авылда мәэзин вазыйфаларын башкара. “Әни кулында аваз салган тагын бер малай Мәүлет бүгенге ислам диненә хезмәт итә, әби-бабаларыбыздан калган йолаларын үтәүдә авылыбыз кешеләренә булыша.  Аллаһка шөкер, әни кендек әбисе булган балалар авылның горурлыгы, шуңа сөенәм,” – ди Әнвәр апа күршеләре турында. Мәүлет абыйның улы Илгиз дә гаиләсе белән авылда төпләнеп калды, нигезләре дәвамлы.

Гаффарныкылар нык тамырлы нәсел. Бу нәсел авылга нигез салучыларга барып тоташа. Халык телендәге Әхтәм як дигән урамына нигез салучы да шушы нәсел кешесе. Нурсөя белән Тимербулат Гафаровлар аның нигезендә яши.

Лилия Нурмөхәммәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев