Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагындырып искә төшәсез дә...үзәкләрне өзәсез

8 ноябрь көнне Норма мәдәният йортында «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дигән Норма урта мәктәбенең юбиляр укытучыларына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Укытучы һәм остаз елы кысаларында үткән һәр чара укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә нигезләнгән. Норма мәктәбендә дә әлеге уңайдан күп эшләр башкарылган, югары сыйныф укучылары проект та әзерләгән, истәлеккә күркәм фотолар, җылы эчтәлекле видеолар төшерелгән.

Кичәне әзерләүчеләр беренче бүлекне «Сагындырып искә төшәсез дә...» дип атаган. Сүз легендага әверелгән мәктәп директорлары — Фирдәвес Бариев белән Васил Гарифуллин турында бара. Әгәр исән булсалар, Фирдәвес агага — 90, Васил әфәндегә 75 тулган булыр иде. Фирдәвес Бариевич Норма кешесе, физика-математика укытучысы, 1958 елдан башлап 1987 елга кадәр директор була. Озын хезмәт юлында мәктәп тормышы өчен зур эшләр башкара, бик күп мактау таныклыклары, медальләр ала. Тормыш иптәше Флера Хамматовна гаҗәеп белемле, тәрбияле, итагатьле, зәвыкле укытучы була, балаларны татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Уллары Рашит белән кызлары Нуриягә төпле тәрбия, ныклы белем бирәләр. Мәктәп тарихында иң озак — 29 ел җитәкчелек иткән директор була ул. Улы Рашит та кичәгә килгән иде, ул һәм Фирдәвес Бариевич белән бергә эшләгән ул чактагы Тимириязев исемендәге колхоз рәисе Сәйдәш Исрафилов, тарих укытучысы да булган, тәрбия эшләрен дә алып барган Гөлсинә Рашит кызы кыю йөрәкле, мәрхәмәтле, төпле җитәкче, гаилә җанлы шәхес турында җылы хатирәләрен яңарттылар. Фирдәвес әфәнде эшләгән чорда мәктәпнең автомашинасы да, «ДТ-75» маркалы чылбырлы тракторы да була. Мәктәпнең югары сыйныфында ир балаларга тракторчы, кыз балаларга сыер савучы һөнәрен өйрәтәләр. Кариле авылында бер урам Фирдәвес Бариев исемен йөртә. Укытучылар урамы да диләр аны, чөнки биредә җиде укытучы яши, тагын өч бала әлеге һөнәр буенча белем ала.

1987 елдан Норма урта мәктәбенә директор итеп Васил Гарифуллин билгеләнә. Гади генә җитәкче түгел, көрәшче, районның әлеге спорт төре буенча баш тренеры. Мәптәпнең яңа гайрәтле чоры башлана. 1991 елда Норма мәктәбе Татарстанда Ел мәктәбенә әверелә, 1997 елда Рәсәйнең Ел мәктәбе исеменә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норма урта мәктәбе юбиляр укытучы