Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагынып көткән көн үткәч…

Адәм баласы бүген бар, иртәгә юк. Түбән Кенә авылында гомер кичерүче Дания Гатаулла кызы Әлтәфованы 90 яше белән котларга бер көн бардык, икенче көнне мәрхүм дә булган, җаныкай.

Безнең 90 яшьлек әбиләребез алар Бөек Ватан сугышы китергән газапларга дучар булган сабыйлар, сугыштан соңгы күтәрелеш чорын кичергән буын, туксанынчы еллардагы үзгәреш җилләрен татыган кешеләр алар.

Дания апа Арча ягында туган. Мари ягына кияүгә чыккан. Тормыш иптәше белән Кемерово якларына бәхет эзләп киткән. Дүрт бала тапкан. Дөньялар таркауланып киткәч, кире Мари ягына кайтканнар, ире үлгәч, Түбән Кенә авылыннан йорт сатып алып, безнең районга күченгәннәр. Бәхет эзләп йөртә безне язмышлар дип җырлана җырларда, “Барган-торган җирләрендә бәхет чаткылары табылды микән соң”? дип сорыйм кызларыннан:

- Табышлары да, югалтулары да була инде ул тормышның, - ди олы кызы Люция.- Әнием дүрт бала тапкан. Олы улы инде вафат, авырып үлде. Минем игезәгем малай булган, анысы тугач та үлгән. Без менә бүгенге көндә ике кыз, сеңлем Нурсия белән генә калдык. Әни әти белән бик матур гомер итте. Аларның бөтен бәхетләре бер-берсен хөрмәт итү, ярату һәм безгә җылы карашлары булгандыр дим мин.

Димәк, кайда гына торсалар да, үз бәхетләре үзләре белән йөргән. Әтиләре Әүхаш ага инде күптән мәрхүм. 65 яшендә үпкә чиреннән үлеп киткән ул. Җәсаде мари зиратында. Дания апаны да шунда җирләгәннәр. Дания апа әтиләре янында урын калдырырга кушкан булган.“Әти 21 ел әнинең урынын саклады” дип елый кызлары. Нурсия апа белән Люция апаның ирләре дә вакытсыз вафат инде. Менә хәзер әни дә юк. Кунаклар каршылаган көнне ак мамык шәлгә и куанган иде әбекәй. Рәсәй Президентының котлау хатын хәле булмаса да, кулларына алып,капшап карады, бүләк тапшырырга килгән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗановка үткәннәрне сөйләргә бик тырышты, әмма булдыра алмады. Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиевның күчтәнәчләренә дә сабый баладай сөенде. Ерак түгел генә күршесе бит.

-Кызларым бик тәрбияли, рәхмәт яусын аларга , -дип әйтә алды Дания апа. Оныклары да сөбхалланаһ, тәрбияле, акыллы балалар булып үскәннәр, гаилә корганнар, әниләренә зур терәк. Дания әбинең оныкчыклары да бар инде, бөтерчек кебек кыз һәм малай, тагын бер онык көтелә, Алла боерса. “Әби үткәннәрен бик сөйли иде”,- ди киленнәре, олы онык Хәлилнең хатыны Энҗе. Истәлеккә калсын дип яздыртып та алганым бар.

Дания апа Мари ягында яшәгәндә пыяла заводында эшләгән. Хәзер инде ул завод юк. Заманында бик гайрәтле бай завод иде дип сөйлиләр. Мәктәп интернатында балалар да караган ул, кыш буе утын ярып-ташып мич яккан, ерак авыллардан килеп укучы балаларны җылыткан.

Мәрхүмә Дания апа 90 яшьлек юбилей көнен бик көткән. Их, аңарчы яшәсәм иде, мине дә котлый килсәләр иде, дип теләгән, аннан соң үлсәм дә ярый, дип өстәп куйган. Район җитәкчелеген матур гына кабул итә алуына куанган, утырып тора алдым бит, урын өсте генә каршыламадым, дип кат-кат әйткән. Ул көнне коръән ашы да уздырганнар.Шул бер утыртып куйган килеш әбиләр янында да утыра алган әле Дания апа. Ә инде икенче көннне, кичке сәгать алтылар тирәсендә, яткан җиреннән тыныч кына якты дөньялардан китеп барган. Урының оҗмахта булсын, Дания апа! Әлеге язмабыз рухыңны шат кылсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш өлкән юбилярлар