Сакчыл караш
«ОДН», ягъни, гомумйорт ихтыяҗлары, бик гади кебек тоелса да, аңлашылмаучанлыклар ките реп чыгарырга сәбәпче була ала икән. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән килгән сорауларга җавап табу уңаеннан, «Татэнергосбыт» җәмгыятенең Балтач буенча клиентларга хезмәт күрсәтү офисы җитәкчесе Равил Хәкимуллин белән әңгәмә кордык.
- Равил Мадуилович, халык телендә «ОДН» дип йөртелүче аббревиатура турында тулырак мәгълүмат биреп үтегез әле.
«ОДН» гомумйорт ихтыяҗлары - йортка кергән электр энергиясе һәм фатир эчендә кулланылган электр күләме арасындагы аерма ул. «ОДН» күрсәткече күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә кагыла. Торак канунында каралганча, йорт милке саналган электр җиһазларын куллану «ОДН» булып тора. Гомумйорт ихтыяҗларын канәгатьләндерүче электр энергиясе уртак кулланылышта булган урыннарны яктырту өчен тотыла. Моңа подъезд, баскыч, йорт каршындагы мәйданнар, подвал, чорма һәм аларда урнашкан электр энергиясе җиһазлары да керә. Алардан тыш гомумйорт электр челтәрләрендәге техник югалтуларга сарыф ителә. Гомумйорт ихтыяҗларына тотылган һәм кулланылган электр энергиясен граждан үз фатирына караган өлеше өчен түли. Димәк, фатирда электр энергиясен үз ихтыяҗың өчен күп сарыф итәсең икән, «ОДН» өчен түләү дә шуңа бәйле пропорциональ рәвештә күбрәк килеп чыга, ә фатирлар санына карап, тигез бүленми. «Гражданнарга коммуналь хезмәт күрсәтү тәртибе турында»гы РФнең 307нче номерлы карарында каралганча, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр гомумйорт ихтыяҗларын каплап түләргә тиеш.
- Гомумйорт ихтыяҗларына кулланылган электр энергиясенең күләме зур булу нәрсәгә бәйле?
Аның сәбәпләре түбәндәгеләр булырга мөмкин:
гражданнарның 2.5 класс төгәллекле һәм дәүләт тикшерү вакыты беткән исәп-хисап җиһазларын файдаланулары. Мондый җиһазлар фатир эчендә кулланылган электр энергиясен дөрес исәпләми һәм бу «ОДН» күләменең артуына китерергә мөмкин;
акча түләмәүләре аркасында электр энергиясеннән өзелгән абунәчеләрнең рөхсәтсез тоташулары. Бу төр абунәчеләрнең электр энергиясе чыгымы тулаем «ОДН» исәбенә кертелә;
фатирдагы хисап җиһазларыннан кала, гражданнарның торак эче челтәрләренә рөхсәтсез тоташулары;
юридик шәхесләрнең йорт эчендәге электр челтәрләренә рөхсәтсез тоташулары да «ОДН»ның гадәттәгедән тыш артып китүенә сәбәп була.
гомумйорт электр челтәрләренең таушалуы.
- Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр электр энергиясе өчен килгән айлык түләү квитанцияләре буенча үз хисабына гына тотылган өлешне каплап, «ОДН» өчен түләүдән баш тартырга мөмкинме?!
Искәртеп үтик, ТКХ (ЖКХ) реформасы нәтиҗәсендә, күп фатирлы йорт белән идарә итү һәм җавап тоту тулысы белән шәхси милек ияләренә, ягъни фатир хуҗалары кулларына тапшырылган. Электр энергиясе хезмәте күрсәтү коммуналь хезмәт булып санала. Әлеге хезмәт өчен шул йортта яшәүче милек хуҗасы электр энергиясеннән файдаланган өчен йортка кергәндә куелган хисаплау җиһазындагы күрсәткечкә нигезләнеп, вакытында түләргә тиеш. «ОДН» өчен түләмичә калу - дөрес түгел, ул юкка чыкмый, җыелып кына бара. Ә бу хокук бозуга керә.
- Күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә азрак түләр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
-Хисаплау җиһазлары булмаган очракта, фатирыгызга хисаплау җиһазының 2.0 яки аннан күбрәк класс төгәллеклесен урнаштырыгыз. Аның күрсәткечләре буенча, ягъни факт буенча түләү норматив буенча түләүгә караганда арзангарак төшә. Вакытлыча төзәтү эшләре белән шөгыльләнүче техник хезмәт күрсәтүчеләргә (торак яки подряд белән эшләүче оешмаларга) йортыгызның электр челтәренә үзләренең электр җиһазларын тоташтыруларына юл куймагыз, югыйсә, гомумйорт исәп-хисапларыннан соң эретеп ябыштыру аппаратлары, насослар кулланган электр энергиясе өчен йортта яшәүчеләргә өстәләчәк. Шулай ук рөхсәтсез тоташтыруларга ирек бирмәгез. Йорт тирәсендә урнашкан кибетләр йортыгыздагы электр энергиясен кулланган очракта, ул чыгымнарны сез каплаячаксыз. Әгәр мондый хәл күзәтелгән икән, кичектергесез, «Татэнергосбыт» җәмгыятенә хәбәр итегез. Электр саклагыч лампочкалар куегыз, йорт һәм фатирлардагы электр исәпләү җиһазларындагы күрсәткечләрне берьюлы алуны да оештырырга кирәк.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш Ясминә Шәмсетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев