Салавыч Сәрдегәнендә “Тау бәйрәме”!
Данлыклы "Читән тавында" рәхәтләнеп чана шудылар...
Авылыбызда бүген "Тау бәйрәме" булып узды. Балалар, әти-әниләр рәхәтләнеп күңел ачтылар: кайнар коймактан авыз иттеләр, тәмле кайнар чәйләр эчтеләр, авылыбызның данлыклы "Читән тавында" рәхәтләнеп чана шудылар. Әлеге бәйрәмне оештырган башлангыч мәктәбебез укытучыларына, пешекче апага, үз өлешләрен керткән әти-әниләргә зур рәхмәт. Авыл өчен, балалар өчен янып-көеп йөрердәй шундый изге күңелле кешеләребез булганда, яшьләребез авылда төпләнеп калганда, авылыбыз яши, чәчәк ата әле Алла боерса. Афәрин, авылдашларым!
Фәридә Рәхмәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев