Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәлия чишмәсе авылга юлын тапты (фото)

Нөнәгәр авылында өченче чишмә авылга китерелеп, халыкны кинәндерә

Районыбызда изге гадәт яши — ел саен чишмәләр яңартыла. Иң сокландырганы, чишмә суларын ерактан ук, хәтта тау араларыннан ук авылга китереп, искиткеч матур чишмә өйләре, хәзер инде шул тиклем остардылар, — чишмә буйларында бөяләр ясап, шунда басма салалар да, түргә уңайлыклары белән ял, хозурлану урыны да эшләп куялар. Суга балыклар җибәрәләр. 

Мондый могҗизаны безнең районда «Мелиоратор» оешмасы башкара, Хәниф Бариев җитәкчелегендәге тәҗрибәле хезмәт коллективының бу ничәнче чишмәседер инде, билгесез, әмма әлеге хезмәтнең савабы, изгелеге бизмәннәргә салынмый, әлеге оешма инде ничәмә-ничә җирлеккә чишмә суларына кинәнү бәхете бүләк итте. Ә чишмә суы ул табигый, җанга дәва, тәнгә сихәт, күңелгә рәхәт бирә. Борынгылар бит елгага басма салган, кое казыган, чишмәне төзекләндергән кешеләрнең үзләрен үк изгелекнең өлгесе итеп күргәннәр.

— Безнең Балтачта чишмәгә җан өрүче хөрмәтле кешеләр күп, — дип, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин тантаналы ачылыш вакытында авылларыбызда чишмәләрне торгызган иптәшләрне санап үтте. — Барысы да халык өчен, тормыш-көнкүрешебезне, сәламәтлегебезне кайгыртып эшләнә.

Хөрмәтле Нөнәгәр авылы халкының бүгенге күркәм бәйрәмен Көзге Сабантуй дип тә әйтергә була, ата-бабаларыбыз элек-электән үк үзләренә яшәргә урынны сулы, чишмәле җирләрдән сайлаганнар һәм шул чишмәләрне карап, тәртипләп торучы аерым бер кешеләр, шәхесләр булган. Борынгы бабаларыбыздан килгән матур гадәтнең бүгенге көннәрдә дә сакланышы — гаять тә күркәм күренеш.
Рамил Нотфуллин Нөнәгәр авыл җирлегендәге уңай үзгәрешләргә киңрәк тукталды, җирлектәге заманча, төзек, матур мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрен әйтеп узды һәм бу барлыкны-матурлыкны саклап-кадерләп яшәргә өндәде. Ә барыннан да бигрәк — дөньяларның тынычлануын теләде.

Әйе, туган якның чисталыгын, тәртибен, табигать матурлыгын саклау — җирле халыкның төп бурычы, чишмәләрне тергезү исә изге эшләрнең берсе. Эшләнеше һәм затлылыгы белән һәркемне сокланырга мәҗбүр итәрлек чишмә ачылышына авылдашлары, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе һәм «Балтач якташлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фаяз Шакиров та кайткан. Нөнәгәрлеләр суын яратып эчә торган Сәлия чишмәсенә икенче сулыш өрелеп, яңа тормыш бирелүендә Фаяз Фәнил улының тырышлыгы зур — әтисенең амәнәтен үтәп, чишмәне 400 метр ара елга төбеннән авыл эченә китерү мөмкинлеген тапкан, ә үзебезнең «Мелиоратор» оешмасы барлык эшләрне сыйфатлы итеп башкарып куйган.

— Күңелләрем нечкәреп китте, — дип сүз башлады Фаяз әфәнде үзенә сүз бирелгәчтен. — Авылдашларым, якташларым, сезгә чиксез зур рәхмәтемне белдерәсем килә, — шушы кечкенә генә чарага зурлап җыелгансыз, мул, күркәм табыннар оештыргансыз. Олыны олы, кечене кече итеп алга барасыз, уртак эшләр башкарасыз. Казанда яшәсәк тә, авыл яңалыкларын белеп торабыз. Бик горурланам мин сезнең белән.

Алдынгы «Кызыл юл» җәмгыяте рәисе Фердинанд Хәйруллин дәүләт программалары нигезендә башкарылган эшләрне янә санап үтте, авыл җирен матурлауга һәм дә авыл тормышын баетуга, бәрәкәтле итүгә зур өлеш керткән Рес-публикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка, районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинга, Фаяз Шакиров кебек авылларны кайгыртып яшәүче якташларга рәхмәтләрен җиткерде. Нөнәгәр авыл җирлеге рәисе Илһам Закиров чишмә төзелешенә аеруча да зур хезмәтләре кергән иптәшләрне бүләкләп узды.

Комзавод авылы имамы Рифат хәзрәт чишмә буен изге догага күмде. Чыннан да, бу кадәрле күркәм күренештән, бөек эштән күзләр яшьләнде. Кызыл тасманы кисеп чишмәгә төшү минутлары да җитте. Чишмәне тантаналы төстә ачу мөхтәрәм җитәкчеләребезгә тапшырылды, әмма район башлыгы Рамил Нотфуллин олуг ихтирам йөзеннән әлеге гамәлне Нөнәгәр авылының аксакаллары Наил Салихов белән Нотфулла Гариповка һәм данлы елларның атказанган сыер савучы Рауза Гатиятуллинага бирде. Кунаклар да, авыл халкы да әкренләп чишмәгә агылды, Сәлия чишмәсенең йомшаклыгына, тәмлелегенә инанды. Нөнәгәр авылында туып-үскән эстрада йолдызлары күңелләрне хушландырган таныш җырлар сузды, кош нурлары астында фотосессияләр узды. Кояш ул көнне нурларын кызганмады, бар дөньяны балкытып җылылыгын сипте генә. Яр буенда пылау пеште, уха өлгерде, чәй кайнады. Югары оч уңганнары табын әзерләп, бар халыкны сыйлады.

... Кичләрен Сәлия чишмәсе бигрәк матур, утлар яна, тынлыкны ярып чишмә тавышы ишетелә. Хәерле, бәрәкәтле эшләр булсын.
Зөлфидә Тлякова, Нөнәгәр авылы активисты:

— Авылыбыз халкы — бик тырыш, монда җитәкчеләрнең дә роле зур, бергә булганда, бергә эшләгәндә генә күмәк эшләр башкарып була. Чишмә ачу бәйрәмендә авылым халкы үзенең бердәм, ихлас икәнен тагын бер раслап күрсәтте.
Авылда безнең ике чишмәгә яшәү сулышы бирелгән иде инде. Баһави чишмәсе белән күпме игелек күрде халык, сулар булмаганда Баһави белән Зәрәки чишмәсеннән мунчага да көянтәләп су ташыдык. Менә Зәрәки чишмәсен дә торгызып булса икән... Ул да бит яши, ага...

Аннан соң авылда үз көчләре белән Лира апа һәм Альберт абый "Салкын чишмә"не рәтләп бирделәр. Нинди изге күңелле кешеләр, су алган саен кеше рәхмәтен укып ала, мең савабы әйләнеп кайтсын.

erid: 2VtzqwTSgT9

Бу чишмәне төзекләндерү тагын да шаккатмалы булды — авылыбыз егете Фаяз Сәлия чишмәсен төшерә дигәнгә башта ышанып та бетә алмадык, авылга кадәр китертергә кирәк бит. Аллаһыма мең шөкер, авылыбызда өченче чишмәгә яңа сулыш өрелде. Бер чишмәсез авыллар да бар бит әле ул...

Фәнил абый, Тәскирә апа, шундый изге күңелле ул үстергәнегез өчен мең рәхмәт сезгә! Фаяз! Чишмәнең аккан суы сиңа рәхмәтле, син аңа яшәргә көч бирдең, изге эшләрең өчен авыл халкы исеменнән зур рәхмәт, эшләрең чишмә суларыдай челтерәп аксын, саф булсын, савапларың үзеңә меңәрләтә әйләнеп кайтсын. Эшне башлап, янып-көеп йөргән авыл җирлеге җитәкчесе Илһам Наилевичка да зур рәхмәт, әлбәттә инде, алтын куллы осталарга рәхмәтебез чиксез.

Чишмә ачабыз дип кенә булмый әле ул, йөз-хөрмәт күрсәтә белергә дә кирәк, Югары очлар өстәл әзерләп, күпме халыкны сыйлады, кунак итте! Расих абыйның тәмле уха-балык ашын, Гөлсия апа, Розалия, Фәйрүзәнең тәмле чәйләрен һәркем авыз иткәндер, шәт. Якты йөзләрегез өчен мең рәхмәт сезгә, кадерле авылдашлар. Малмыждан килгән пешекче абыйның тәмле пылавы бар авылга җитте, нинди зур казан иде... Бетте!!!

Моның хәтле эшне берүзең генә башкарып булмый, бар пешерүчегә дә, катнашканнарга рәхмәт, савапларыгыз үзегезгә әйләнеп кайтсын.

Авылыбыз сандугачлары Рәсим, Фидәил, сез бәйрәмнең күрке идегез, моң чишмәләрегез безнең чишмә кебек гел агып торсын, тыңлаучыларыгыз күп булсын.

Мәктәбебезнең биюче, җырчы балалары, сез гөлчәчәк булдыгыз, барыгызга да уңышлар телим. Гармунчыларыбыз нинди матурлар, ансамбль кызлары, сез авылның күрке, рәхмәт сезгә, бөтен кешенең дә исемен әйтеп бетерә алмаска мөмкинмен, монда һәркем изге эш эшләде, авыл гөрләде, шатланды, кунак булды, Рифатның моңлы тавышларын тыңлаганда җил дә туктады, изге йортыбыздагы әрвахларыбыз да сөенеп яткандыр, һәр укыган догаларыбыз кабул булсын. Мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт, барысын җыеп бергә оештырасыз. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинның әлеге чарада катнашуы нур өстенә нур булды, авылыбызның бердәм, кунакчыл, игътибарлы булуын район башлыгына күрсәтә алу үзебез өчен дә олы куанычка әверелде. Киләчәктә дә бергә, исән-сау булыйк, махсус хәрби операцияләр тәмамлансын, якыннар кайтсын, солдатларыбыз исән-сау хезмәт итсеннәр.

Бер күрешү — бер гомер диләр бит, кайчан күрешер идек, күпме туганнар, балалар, оныклар, дуслар кайтты, үзебезнең авыл кызы — Йосыф абый белән Дания апаның кызы Рәсүлә безне телевидение аша бөтен Татарстанга күрсәтте!

Зөлфия Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чишмә бәйрәме

erid: 2VtzqwTSgT9