Шалкан- безнең ядкарь яки туган көнең белән ШАТ-Көшкәтбаш
Бүген ШАТ-Көшкәтбаш төркеменең туган көне. Туган көнең белән ШАТ-Көшкәтбаш!
Шалкан сүзен кечкенәдән ишетеп үстем мин... Башлангыч сыйныфлардан ук без үзебезнең кечкенә “шалканнар” икәнебезне белә һәм аның белән горурланырга өйрәнә башлаган идек.
Авылыбыз зур түгел безнең. Исеме Көшкәтбаш булса да, район күләмендә безне “Шалканнар ” дип йөртәләр. Моның үзенең кыска гына тарихы да бар. Элекке заманнарда халык күпләп бәрәңге утырта башлагач та, безнекеләр шалкан үстерүләрен дәвам иткәннәр, Чепья базарында безнең бабайларның шалканнары иң үтемле товар булган. Менә шул вакытлардан бирле авылыбызга Шалкан кушаматы ябышып калган да инде. Шалканнар дигән сүз районыбызда үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Ул сүздә тырышлык, усаллык, үҗәтлек, иҗадилык чагыла. Бүгенге язмам нәкъ менә шул хакта.
Беренче тапкыр мин шалкан сүзенең мәгънәсе белән ныклап 2013 елны таныштым. Дүртенче сыйныфта укыган елым. Мәктәптә сыйныф җитәкчебез шалкан тегеп килергә кушты. Әнием белән тырышып бик матур шалкан тектек. Шул шалканнарны тотып бию өйрәндек. “Шалкан чәчәк атканда” дип исемләнгән концерт программабызның башында укытучы “бабай”, чыгып, безгә Шалкан тарихын сөйләде. Шуннан бирле бу сүз мине озата килә. Мин үз бабаларымның тарихы белән таныш булуыма, безгә ядкарь булып калган әлеге кушаматны саклауга өлеш кертә алганыма куанып йөрим.
Соңгы вакытларда әлеге кушаматка игътибар тагын да артты. Авылдашлар Шалкан сүзен, аның данын һәрдаим яктыртып, данлап торалар. Сабантуйларда, багана башында ил флаглары белән янәшә җилфердәргә безнең шалкан рәсеме чигелгән үз флагыбыз бар. Әлеге флаг 2016 нчы елда авылымның башлангыч мәктәбе куйган иҗат концертында тәкъдим ителде. Ә Сабантуйлар хәзер бездә үзгә исем- Шалкантуй дип үткәрелә. Аерым бер көнгә билгеләнеп, авыл халкы көче белән уздырылган әлеге бәйрәм читтә яшәгән бик күп авылдашларыбызны чакырып кайтара, күрше- тирә авылларда ак көнләшү уята. Шалкантуй авылыбызның гимныны әйләнгән “Мәңге яшә, Көшкәтбаш” җыры белән башланып китә. Аны авылдашыбыз, укытучым Лилия апа Гарифуллина башкара. Сүзләрен дә үзе язган, көе Фәрит Хатыйповныкы.
Байракны, әлбәттә, иң өлкән “шалкан”- авылның иң олы кешесе күтәрә. Шалкантуйда ак яулыклы әбиләр йон эрли, түбәтәйле бабайлар уфалла арбасы ярышында катнаша. Мәйдан түрендә күкрәген зур киереп сап-сары шалкан утыра. Анысын оста куллы авылдашыбыз Фаил абый Фазылҗанов ясаган. Теләгән һәр кеше әлеге шалкан янында сурәткә төшә. Бәйрәмнән соң интернет киңлекләрендә авылдашларыбыз сәхифәләрендә безнең шалканыбыз балкый.
Интернетта ВК социаль челтәрендәге авылым төркеме “ШАТ-Көшкәтбаш” үзе бер язмалык булыр иде. ШАТ- Шалкан Авылы Тарихы дигәнне аңлата. Ул 2016 нчы елның 5 нче маеннан бирле эшләп килә. Бүгенге көндә анда 1956 язылучы, 259 альбомда 25 мең 924 фотосурәт, 937 видеоязма, бик күп постлар урнаштырылган. Әлеге төркемдә авыл яңалыклары, белдерүләр, котлаулар, авылдашларның уңышлары чагылып бара. Мин исемем дә әлеге төркем тасмасында бик еш чагыла. Авылдашларның котлап язган сүзләре күңелгә рәхәт, алга таба үсәргә, тырышырга стимул бирә. Әлеге төркем 2020 нче елда Татарстан республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Матбугат.ру” порталы оештырган республикакүләм блогерлар бәйгесе җиңүчесе булды. Төркемнең админы сыйныф җитәкчем Лилия апа Гарифуллина.
Авыл яшьләре дә дә әлеге исемне санлап һәм данлап яши дип курыкмыйча әйтә алам. Яшьләр катнашында 2019 нчы елда үткәрелгән “Шалкан бәйрәме” бик үзенчәлекле булды. Бәйрәмгә һәркем үз шалканы белән килә дигән шарт куелган иде.Шалканны эмблема итеп түшләренә, аркаларына беркетеп, хәтта битләренә шалкан рәсеме ясап килүчеләр дә бар иде. Фойеда шалканнар күргәзмәсе һәм ярминкә гөрләде.
Шулай ук “Беркөнне Шалканда”операциясе дип аталган концерт программасы , район күләмендә уздырылган “Халкымның милли йолалары” дип аталган фольклор коллективлары бәйгесендә шалкан чәчү күренешен, “Аулак өй баттл” бәйгесендә “шалкан табыш” уеннарын сәхнәләштерү һәркемнең авыл кушаматын яратуын, кадерләвен сөйли түгелме? “Аулак өй баттл” бәйгесенең таныштыру өлешендә яңгыраган “Шалкан безнең ядкарь- онытмасын яшьләр!” девизын һәр яшь шалканлы ишетеп үсәргә, яттан белергә тиеш, минемчә.
Әлеге чараларның үзәгендә яшьләр белән беррәттән укытучылар “кайный”. Язмамда укытучы сүзе берничә тапкыр телгә алынды. Әлбәттә, яшь буынга милли йола, гореф- гадәтләрне сакларга күбесенчә алар өйрәтә, укучы күңелендә туган якка мәхәббәт тәрбияләүче дә шул ук укытучыларым. 2023 нче ел – Рәсәйдә Укытучы һәм Остаз, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан укытучыларыма бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне ирештерәм.
Мин кечкенә генә авылның гади генә бер кызы. Минем авылымның горурланырлык кешеләре, матур үткәне, мирас итеп калдырырлык зур байлыгы бар. Шушы байлыкны, мин дә, үземнең балаларыма бүләк итеп, күңелләренә салып калдыра алсам иде дигән теләк белән яшим. Көшкәтбаш авылында туган һәм яшәүчеләрнең күңел түрендә Шалкан дигән кечкенә, әмма зур мәгънәгә ия булган сүзгә, һичшиксез, урын табылырга тиеш.
Азалия Фатыйхова,
Көшкәтбаш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев