Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шалкантуйда кемнәр хөрмәтләнгән?

Авылларда шаулап-гөрләп авыл көннәре һәм Сабантуйлар узды.

Көшкәтбашта узган авыл көне дәматур вакыйгаларга бай булды.

Мәйданда кыр батырлары, көрәшчеләр белән беррәттән мөгаллимнәр дә хөрмәтләнде. 

«Сабантуйлар укытучылар да горурланып, сөенеп барырлык бәйрәм ул. Чөнки анда аларның укучылары данлана, хөрмәтләнә.

Әнә бит әле кайчан гына нәни кулларына каләм тотып яза алмый куркып утырган егетләр кыр батырлары, такта янында җавап бирергә оялып басып торган егет күпме басу- кырлар иңләгән, өй эше эшләргә яратмый торганы нинди зур тракторны иярли икән, әнә, авыш баганага менүчесе дә аның тәртипле укучысы, турникта да аның сәләтле егете, әй, кара әле, капчык сугышында да бер партада утырып укыган егетләр, келәмдә дә кечкенәдән көрәш белән кызыксынган укучысы бил алыша, әнә микрофон тотып җырлап торган бәләкәй малай берничә елдан аның укучысы булачак. Әле уңнан, әле сулдан, әле аркадан кочып укучылар исәнләшеп, бәйрәм белән котлап үтә. Бәйрәмне менә шулай күзәтә укытучы. Шулай булгач, укытучы дигән зат Сабантуйның тулы хокуклы кунагы ул», дип яза Шат-Көшкәтбаш. Килешәсезме?

Фото:Ралинә Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев