Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салкыннар безгә генә килмәде

Көз җитү белән, һәрберебез кышның якынлашуын тоя

Безнең һәрберебез җылы кабинетта эшләячәгенә, җылытылган өйдә йоклаячагына ышана ала. Без үз өебезгә кайтуыбызга ышанабыз. Дошман һөҗүмнәреннән көн саен безне саклый торган сугышчыларыбыз турында алай дип әйтеп булмый. Алар беркайчан да салкын дип әйтмәсләр, вакытлыча булса да җылы урыннарда утыра алмаслар. Һәм, гомумән, алар чираттагы биремнән кайтасыларын да төгәл әйтә алмый.

Безнең районда бик күп ташландык биналар бар, алар, нигездә, буш. Яңгул авылында яңа мәдәният йорты төзелү белән искесе беркемгә дә кирәк булмады. Без бу хакта газетада язып чыккан идек инде. Халык берләшеп, әлеге проблеманы хәл итте һәм биредә гуманитар ярдәм җыю пункты оештырды.

Эш туктамый, әле дә дәвам итә. Һәм безнең һәркайсыбыз үзенең мөмкинлекләреннән чыгып волонтерларга ярдәм итә ала.

Әгәр сезнең әлеге игелекле эшкә кушыласыгыз килсә, сезне биредә маскировка челтәрләре үрергә өйрәтәчәкләр. Тиздән авылда блиндаж шәмнәре әзерләү эшләре башланачак.

Бу изге эшебез калган райондашларыбызга да үрнәк булып, алар да безнең сафларны тулыландырыр дигән өметтә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгул авылы гуманитар ярдәм