Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салым – ул дәүләтнең яшәеше

Ел тәмаланыр алдыннан күпләребезгә «сәлам хатлары» килә башлый. Моны кайберәүләр аңлап, кайберәүләр ризасызлык белән каршы ала. Салым түләү турында таләпләр инде хәзер тулысы буенча электрон җайланмалар аша җибәрелә

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10 номерлы салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фаил Нигъмәтҗанов белән әңгәмә.

Ел тәмаланыр алдыннан күпләребезгә «сәлам хатлары» килә башлый. Моны кайберәүләр аңлап, кайберәүләр ризасызлык белән каршы ала. Салым түләү турында таләпләр инде хәзер тулысы буенча электрон җайланмалар аша җибәрелә башлады, моның өчен үз исемеңә ачылган шәхси битләрне, Дәүләт хезмәте сайтын карап бару сорала.
— Фаил Фаизович, безнең Балтач районында салымнар түләүнең торышы турында гомуми әйтеп китсәгез иде...
— Узган елгы нәтиҗәләр буенча, Балтач районында күчемсез милек, җир, транспорт салымнары 55 миллион сум исәпләнелгән иде, аның җыю үтәлеше 97 процент булды, 1 миллион 700 мең сум салым суммасы бирәчәк булып, бу якка күчте. Башка районнар белән чагыштырганда, 10нчы районара салым инспекциясендә Сез беренче урында торасыз, ә ресубликада салым җыю буенча Балтач районы районнар арасында исемлектә икенче урында. Моның өчен рәхмәтебезне җиткерәбез, дөрестән дә, салым ул безнең дәүләтебезнең яшәеше, бюджет өлкәсен финанслау, социаль яклауга мохтаҗларга, ятимнәргә, гаиләләргә ярдәм итү мөмкинлеге.
Салымнарның суммасы ел саен акрынлап артып бара, мәсәлән, 2023 ел өчен транспорт салымы алдагы елга караганда 2 миллион сумга артык, башка төрләр буенча да үзгәрешләр бар. 
Салым кәгазьләре почта хезмәте аша халыкка житкерелә. Ә кемнәрнең салым хезмәте сайтында "Шәхси кабинет«лары бар, аларга түләү таләпләре электрон рәвештә җибәрелде.
Салым түләү турында таләпләр почта аша яки электрон юл белән шәхси кабинетка да килмәсә, салым түләүчегә яшәү урыны буенча салым инспекциясенә, авыл җирлекләренә яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
— Салымнар түләүдә нинди үзгәрешләр бар?
— 2024 елның салымнары буенча үзгәрешләргә тукталып китик. Моңарчы физик затларга 100 сумга кадәр салым исәпләнелсә, аңа язмача хәбәр җибәрелми иде. Исәпләнгән салым суммасы өч ел эчендэ 100 сумга тулмаса, аңа язмача хәбәр шушы өч елга бер тапкыр җибәрелә иде. Хәзер монда үзгәреш бар, салым күләме 300 сумнан артса гына, язмача хәбәр җибәрелә, артмаса бу елда хәбәр килми. Өч елга салым суммасы 300 сумга тулмаса, хәбәр бары өч елга бер тапкыр җибәреләчәк. Бу барыннан да бигрәк, күпбалалы гаиләләрнең җир өчен түләнә торган салымына карый, чөнки һәрбер кешегә бүлгәндә җир салымы суммасы күп булмый.
Пенсионерларның салымнарына килгәндә, салым туләү буенча ташламаларга ия булган салым түләүчеләр даирәсе Россия Федерациясе Салым кодексында билгеләнгән. Шулай ук әлеге кодекс нигезендә муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарының норматив хокукый актлары белән аерым категорияләрдәге салым түләүчеләр өчен салым ташламалары билгеләү каралган. Бу очракта төп ташламалар пенсия яшендәгеләргә кагыла. Бу категория гражданнарга милек салымы берәр күчемсез милеккә (1 өй, 1 фатир, 1 гараж) тулы күләмдә бирелә. Ә җир салымын исәпләгәндә пенсионерларга 6 сутый җир өчен генә ташлама каралган. Шушы мәйданнан артык җир өчен түләү гадәти нигездә исәпләнелә.
— Салымнарны шәхси затлар түләгәндә иң кулай ысул нинди…


— Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтының салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучылар салымны онлайн-режимда, «Оплатить» кнопкасыннан файдаланып яки «Заплати налоги» сервисында УИН номерын кертеп; банк һәм почта бүлекчәләрендә; банк түләү терминаллары һәм банкларның мобиль кушымталары аша, QR-код һәм штрих-кодны сканерлап яисә УИН кертеп; УИН кертеп, дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталлары һәм «Электронное правительство Республики Татарстан» терминалы аша түләп була. Бер кулланганчы, бу ысулларның кайсы да уңайлы. Узган ел безнең «Ак Барс» банкы аша үткән түләүләрдә ялгыш түләүчеләр булды, син кеше өчен түлисең икән, синең телефондагы кушымтада барлык кертелгән синең исем һәм счетларың аша бара һәм акчасы да синең исәп-хисап счетыңа кереп утыра. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, телефон аша түләгәндә, кушымтадагы нәкъ менә салым түли торган кешенең исеме, фамилиясе, ИНН кебек мәгълүматларны кертергә кирәк.


— Фаил Фаизович, салымнарны түләү вакыты...
— Салымнарны түләп бетерү вакыты үзгәрмәде, ул — 2 декабрь. Бу көнне көтмәскә кирәк инде, бер генә көн соңга калынса да, пеня исәпләнелә башлый. Салым түләүче 3 яисә 4 декабрьдә түләрмен, алай гына суммасы артмый, дип уйласа, нык ялгыша. Әйткәнемчә, соңга калган һәр көн өчен пеня исәпләнә, налог үзе түләнсә дә, синең пеня булганлыктан, налог түләмәүчеләр исемлегенә керәсең. Бу исемлекккә керүчеләр, әгәр дә алар социаль яклау органнары аша субсидияләр алалар икән, (моңа күп балалы гаиләләр, пенсионерлар күбрәк керә), бу түләүләр туктатыла һәм аларны яңадан билгеләү артыннан йөрү бик җайлы түгел.
Әгәр дә салымның алдагы елның бирәчәкләре күчкән икән, яңа ел башыннан алар эзләп алуга биреләчәк. Вакытында түләнмәгән салымнарга пеня исәпләнә, кабат түләү кәгазе (требование) җибәрелә. Түләү кәгазендә күрсәтелгән вакытта салым түләнмәсә, мәҗбүри түләттерү чаралары кулланыла. Салым Кодексының 48 нче маддәсе нигезендә, мәгълүмат судка җибәрелә, физик затның банктагы счетларына чикләү салына. Суд карары нигезендә, салым түләгәндә өстәмә түләүләр дә (госпошлина) түлисе була.
Безнең 10 нчы филиал буенча 2024 елның 1 гыйнварына физик затларның 53 миллион сум салым бирәчәкләре булса, суд приставлары аша, банктагы счетларына чикләү салынып, физик затлардан аласы салым 9 айга 18 миллион сумга калды.
Агымдагы елда тагын бер яңалык — бик күп кешегә кагылмаса да, белеп тору кирәктер, сүз банкларга салынган вкладларның процентлары өчен салым түләү турында бара. Бу республиканың 33 меңгә якын кешесенә кагыла, дип фаразлана. Бу салым банклардан алган рәсми чыганакларга карап эшләнеләчәк, шуңа да алдан борчылырга ярамый, аның исәп-хисаплавының аерым методикасы бар.
— Салым жыюда кайсы юнәлештә авырлыклар бар?
— Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче затлар тарафыннан салым түләүдә авырлыклар бар. Бу өлкәдә аңлашылмаучылык узган ел күренә башлады. Аларга исәпләнелгән салымнарның күләме аз түгел, кайберләре салым түләргә кирәклеге турында рәсми кәгазьләр килгәч, нишләргә белмиләр, чөнки алар үзләренең үзмәшгуль зат итеп рәсмиләштерелгәннәрен белмиләр дә. Кайберәүләр чит шәһәрләрдә төзелеш эшләрендә эшлиләр, хезмәт хакын алалар. Алар эшләгән оешма, бу затларга түләгән хезмәт хакын бухгалтерия аша күрсәтә, әмма бу кеше, алган хезмәт хакыннан үзмәшгуль зат буларак салым түлисен белми. Менә шушы исәпләнгән хезмәт хакыннан үзмәшгуль зат салым түләүне хәзер үзе иркендә түлиме, эзләп аласы буламы, бу өлкәдә ныклап эшлисе була. Ничек кенә булса да, салым түләнергә тиеш. Үзмәшгуль затларның бүгенге көндә эшләмәгәннәре дә бар, шул ук вакытта эшләп, рәсми кушымтада салым түләр өчен кергән суммаларны күрсәтмәүчеләр дә шактый, дип беләм. Бигрәк тә бу парикмахерларга, репетиторларга һәм шушындый хезмәт күрсәтүчеләргә кагыла. Бу юнәлештә андый затларның счетларына кергән акчалар йөреше исәпкә алыначак. Шулай ук аларның эшчәнлеге турында җирле хакимияттән, гади халыктан кергән сигналлар тикшерү өчен нигез булып тора ала.
Юридик затларга килгәндә, Балтач районы буенча салымнар түләүдә нинди дә булса аңлашылмаучылык килеп чыкканы юк, моның өчен район оешма-предприятие җитәкчеләренә рәхмәтемне белдерәм.
— Якын киләчәктә салымнар өлкәсендә үзгәрешләр көтеләме?
— Берничә ел салымнарны билгеләү, исәпләү, җыю өлкәсендә зур үзгәрешләр булмаган иде, әмма 2025 елда бу өлкәдә үзгәрешләр күп булачак, бу барыннан да элек оешма-предприятиеләр тарафыннан түләнә торган салым төрләренә кагылачак. Бу мәсьәлә буенча сезнең район оешма-предприятие җитәкчеләрен, бухгалтерларны бу елны тәмамлаганда, ноябрь-декабарь аенда җыеп өйрәтү-уку оештыру күздә тотыла. 
— Фаил Фаизович, әңгәмәгез өчен рәхмәт!
— Үзегезгә рәхмәт, район халкы белән үзара килешеп, уртак тел табып эшләргә насыйп булсын, барыбызга иң изге теләкләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым