Самавыры – кәгазьдән, чәе – үләннән (+фото)
Заманында Балтач районында бердәнбер хатын-кыз зоотехник булган, үзе турында искиткеч матур фикерләр калдырып, берничә ел элек лаеклы ялга киткән, Чутай авылында яшәүче Гөлзифа Нәҗипованы бик әйбәт беләм дип саный идем.
Күп аралаштык, эшен булдырып эшли торган, бик тә хыялый, искиткеч белемле булганга, аны әле эштән җибәрми тартыштылар, “ киттем” дигәннән соң да ничә тапкырлар “кайтты” дип беләм.
Була бит шундый кешеләр: ул кайда гына эшләсә дә “үз урынында” кебек тоела. Гөлзифа да шундый булган. Сөт җыючы булып эшләгән – гаделлеге,төгәллеге белән аерылып торган. Фермага хисапчы итеп куйганнар – Казаннан, министрлыктан килгән тикшерүчеләр дә аны “бик көчле белгеч” дип бәяләгән. Баш зоотехник булып эшләгәндә дә районда иң көчле, фанат белгечләрнең берсе була. Гөлзифаны якыннан белүчеләр аннан әле тагын бер дигән укытучы, журналист, мәдәният хезмәткәре... һәм тагын әллә кемнәр чыгар иде, диләр. Күпме кешене үз һөнәренә өйрәтүен, сөйләү осталыгын, тәрбиялелеген, бик тә хисле, иҗади булуын күздә тотып әйтәләр. Сценарийлар авторы (ул язган сценарий белән хуҗалык командасы КВНда җиңү яулаган), нәфис сүз остасы, кирәк икән, җырчы, шагыйрь, артист, кирәк икән, оста оештыручы (урамнары белән җыр-сәнгатькә гашыйк кешеләрне туплап, авыллар буенча концертлар куюда да башлап йөрүче Гөлзифа)... Сөбханалла, бер кешедә күпме сәләт!
Чутайда әле тагын Гөлзифаның төп йортта игелекле килен булуын, ире Рәис белән бик аңлашып, матур итеп гомер кичерүләрен, балалар үстерүләрен, бүген инде оныклар өчен җан атып яшәвен дә, әнисенең сеңлесен башта күрше авылга барып, аннан берничә ел үз өйләренә алып кайтып, тәрбияләүләрен, кадер-хөрмәттә соңгы юлга озатуларын да яратып сөйлиләр.
Билгеле, көйле генә барса, тормыш буламыни инде ул?! Гөлзифаның да көчле, җитди авырудан югалып, сынар чиккә җиткән чаклары була. “Ире Рәис шундый зур терәк булды ул елларда, аңлады да, саклады да, бу чирне икесе бергә җиңделәр”, – дип искә ала авылдашлары. Тиктормас Гөлзифа үзе дә өйдә утырган ул елларда кул эшләре белән җанына дәва таба. Бәйли, тегә, чигә. Түбәтәйләрен, ул чорда бик данлыклы булган челтәрле тәрәзә пәрдәләрен бик яратып алалар. Бер өйрәнгәч, кул эшләреннән аерыла алмый инде ул. Аларны яңа шөгыльләре белән баета гына. Бисердан әллә ниләр эшли, аннан замш һәм губкага охшаш фоамарин дигән материалдан кабатланмас чәчәкләр ясый башлый. Үзе өчен генә, бүләккә дип тотынган кул эшләнмәләрен күргән кешеләр заказлар бирә башлый. Ә ул тора-бара танышларын гади газета битләреннән самавыр-чынаяклар, ваза, гөл чүлмәкләре, шкатулка-тартмачыклар үреп сокландыра. Килеп чыккан эшләнмәләре һич тә кәгазьдән-газетадан дип әйтерлек түгел, барысы да сәнгать әсәре булырлык. “Иң элек газетаны грунтовка белән эшкәртәм, аннан тасмалап кисеп, бөкләп, төреп, үзем теләгән формада үрәм, аннан лаклыйм. Журналлардан да ясыйм, аларын лаклап торасы да юк. Бик нык һәм бик матур сувенирлар килеп чыга. Мин бу эшләрнең барысын да бик яратып эшлим, кул эшләре тынычландыра бит”, – ди ул үзе.
2020 елдан Гөлзифа һәм аның командасында – ягъни гаиләсендә яңа шөгыль барлыкка килә. Алар бергәләп үлән чәйләре ясыйлар. Инде Татарстан күләмендә танылып та өлгергәннәр!
–Без элек тә үләннәрне күп җыя, үлән чәйләре эчә идек, – дип дәвам итә Гөлзифа. – Бер кунакка кайткач, оныгыбыз үлән чәе эчте дә, нигә без аны сатмыйбыз, дип сорады. Башта көлештек, ә аннан чыннан уйлана калдык, чөнки безнең якларда бик күп шифалы үләннәр үсә.
Хәзер инде Нәҗиповлар да, Казандагы кызлары Рәмзия гаиләсе дә иртә яздан көзгә кадәр шифалы үләннәр, җиләк-җимешләр җыю, киптерү белән мәшгуль. Яфрагыннан, бөресеннән башлап, һәммәсен кулланалар. Рәмзия исә, укытучылык эшен ташлап, үзмәшгуль булып теркәлеп, чәй җитештерүгә чын-чыннан алынган. Бүгенге көндә үз брендларын булдырып, унөч төрле үлән чәе җитештерәләр. Алар матур итеп төрелгән, чәйнең исеме ике телдә язылган. Арада Президент чәеннән башлап, Килен чәе, Әбиемнең кишер чәе, Бакча чәе, Кышкы чәй, Юлчы чәе, Мунча чәе, Йокы чәе, Шүрәле чәе, Көтүче чәе... дигәннәре дә бар. Кайсы җылыта, кайсы тынычландыра, кайсы энергия бирә,
кайсы...
Чәйләрне, шулай ук төрле үләннәрне дә Казанда фермерлар кибетләрендә, агропаркта да саталар, ресторан-кафелар белән дә хезмәттәшлек итәләр, чәйләрен тәмләп карау чаралары да үткәрәләр, күргәзмәләрдә катнашалар. Социаль челтәрләрдә аларны “Тын авыл үләннәре” (“Травы тихой деревни” – чәйләренең бренды да бу) төркеме буенча беләләр. Чәйләре Рәсәй буйлап таралып, төрле шәһәрләрдән бик күп уңай кайтавазлар, рәхмәт сүзләре дә алганнар.
–Чутайда тутырылган дип язылган чәебез Италиягә кадәр барып җитте, аннан да рәхмәт сүзләре кайтты, – ди Гөлзифа. – Чәйләребезне генә түгел, җиләк-җимешләрдән киптереп ясалган коры компотларны, какларны, 100-200 граммлы махсус банкаларга тутырылган кайнатмалырыбызны да бик яратып алдылар. Үзебез дә аптырап куябыз хәтта...
“Акча аяк астында, иелеп алырга гына кирәк”, – дигәнгә бер мисал инде бу кадәресе. Һәм сәләтле кеше һәр яктан сәләтле дигәнгә дә менә дигән өлге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев