Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Санитария кагыйдәләрен үтәмәсәләр, кафеларның эш вакытын кыскартулары ихтимал

Хәзерге вакытта Татарстанда җәмәгать туклануы урыннарында санитария кагыйдәләре үтәлә, дип ышандыралар Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Covid-19 сәбәпле, санитар-эпидемиологик чараларны үтәмәгән очракта, Татарстанда җәмәгать туклануы объектларының эш вакытын чикләргә мөмкиннәр. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Кайбер төбәкләрдә җәмәгать туклануы объектларында эш вакыты 23.00 сәгатькә кадәр кыскартыла. Әгәр саклану чаралары үтәлмәсә һәм бүген без эшмәкәрләрдән, юридик затлардан көткән җаваплылык булмаганын күрсәк, бу мәсьәлә буенча фикер алышу булырга мөмкин», — диде ведомство җитәкчесе урынбасары.

Любовь Авдонина сүзләренчә, рестораторлар залны 70 процентка гына тутыру, бию зонасын ябу таләпләрен һәм яңа коронавирус инфекциясенә каршы кисәтү чараларын үтәргә тиеш. Әгәр барлык чаралар үтәлсә, кафе һәм рестораннар гадәти режимда эшләячәк.

«Без рестораннарның кисәтү чараларын үтәвен күрәбез, шуңа күрә алга таба да контроль дәвам итәчәк», — диде Любовь Авдонина.

Фото: «Татар-информ» / Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 коронавирус буенча карантин