Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Себер юлы буендагы Арбаш авылы (+фоторепортаж)

Карадуган авылы белән тоташып диярлек беткән Арбаш яныннан Себер тракты юлы уза. Данлыклы әлеге юл янында урнашкан авыл үзенең тыйнак һәм тырыш кешеләре белән горур. Юкка гына яшел бишеккә тиң авылга багышлап җырлар язылмагандыр шул. Аларда авылның яшел артышлары аша күңелләргә үтеп керүенә мәдхия җырлана.

Арбаш урамнары буйлап атлыйбыз, көндезге сәгатьләр булгангадыр урамда халык күренми диярлек, җайлап кына чирәм ашаучы үрдәк һәм каз бибиләре капка төпләрен саклый.

Йортлар матур итеп, зәвык белән эшләнгән, авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, яшьләр авылдан китү яклы түгел. Кемдер туган нигезен ныклап киңәйтә, ә кемнәрдер яңа йорт булдыра, шундыйлар хисабына тулы яшьләр урамы да туган инде. Урамнар үзара салым акчасына эшләнеп, вак таш түшәлгән. Болар барысы да авылның байлыгын, кешеләренең тырышлыгын күрсәтә.

Авыл халкының күпчелеге «Игенче» хуҗалыгында һәм җирлек эчендәге оешма-учреждениеләрдә хезмәт куя. Мал асрау ягыннан да башка авыллардан калышмыйлар арбашлылар. Авылда халыкка көндәлек хезмәт күрсәтә торган кибет, ФАП бар. Мәчетләрендә биш вакыт намаз укылып, Рамазан аенда барлык теләүчеләрне тәравих намазларына җыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250