Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сер капчыгы яки үз эшенең патриоты (+фото)

Чепья почта бүлекчәсе хат ташучысы Екатерина Зәйнуллинаны чын мәгънәсендә сер капчыгы дип атап була, чөнки үзе хезмәт күрсәткән Мельничная, Иске Чепья авыллары халкының моң-зарын да, шатлыгын да иң беренчеләрдән белүче, йомшак сүзе белән ярдәм итүче, шатлыкларын ихластан уртаклашучы да ул.  Үз эшен ихластан башкаруы да олы мактауга лаек.

Хезмәт юлын шәфкать туташы булып башлаган Екатерина Зәйнуллина почта хезмәтендә ничек үз кешегә әверелгән соң? Әмма бу хакта соңрак, әлегә аның яшьлегенә юл алыйк. Сырья авылы кызы Екатерина кечкенәдән олы йөрәкле, киң күңелле, ачык йөзле, аралашучан булып үсә. Мәктәпне тәмамлагач та үз характерына туры килгән шәфкать туташы һөнәрен сайлый. Ижау шәһәрендәге медицина училищесында укып, республика хастаханәсенә эшкә урнаша. Яшьлек хыялларының барычсы да чынга ашкан бик гүзәл чор була бу – укып һөнәр алу, дәрәҗәле урында эшләү, шәһәрдә яшәү.Тик... язмышлар алдан языла шул. Аның бәхетенең дә шәһәрдә түгел, авылда булуы, язмышының татар егете белән бәйләнүе дә алдан язылган була.

Мин Сырья авылыннан, Роберт Иске Чепьяныкы, аның белән бер мәктәптә, бер класста алты ел бергә укыдык, – дип искә ала яшьлек елларын Екатерина Ивановна.

Мәхәббәт дигәнең әнә шул мәктәп елларыннан ук килә. Тәвәккәл Роберт күз атып йөргән кызны ятларга бирмәү, шәһәргә җибәрмәү нияте белән көннәрдән-бер көнне кызны урлап алып кайта. Бөтенләй башка мохит, башка дин кануннары буенча яшәгән кызның язмышы мизгел эчендә башка юнәлеш ала. Әти-әнисе дә каршы чыга. Әмма әтисе: “Әнисе, кыз кеше барыбыр безнең белән тормаячак, каршы килмик, балалар бәхетле булсыннар”, дигән бик мәгънәле сүзләр әйтә. Менә шушы фатыйха Екатерина өчен бәхет иленә ачкыч була да инде. Тормышка чыккач, Чепья балалар бакчасына шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Төп йорт килене буларак та намус белән хезмәт итә. Яшь киленгә җиңелләрдән булмый, тырышып телне дә, гореф-гадәтләрне дә өйрәнә. Аралашучан Екатеринаны авыл халкы да тиз үз итә.

- Хезмәт юлымның башка борылыш алуы исә хат ташучы Миңҗиһан апа белән бәйле, –  дип сөйли әңгәмәдәшем.

Әнисе аягын сындыргач, Миңҗиһан апа Екатеринага үз урынына эшләп торырыга тәкъдим итә.  Шулай итеп  авылдашы өчен ярты ел эшләп тора. соңрак үзе теркәлеп эшли башлый.

- Җитәкчебез Рая апага: “Ике җирдә эшләве авыр. Зинһар минем урыныма кеше табыгыз”, дип кергәч, ел уртасында кеше таба алмый, үзең эшләп тор урыныңа кеше эзли тор дип әйтте. Һәм хат ташучының эше күп инде аның, акчасы юк, барысы да аздан башлана,  дип киңәш бирде. Менә шул киңәшне тотып, эшли башлавыма да инде  22 ел вакыт узган. Зарланмыйм, эшемне яратып башкарам. Үземнең кешеләргә кирәк булуыма сөенеп туя алмыйм. Якты йөз белән каршы алулары, рәхмәт әйтеп озатып калулары  күпме уңай энергия бирә, – ди мактаулы хезмәткәр.

Халык белән бары үз эшен ихластан башкарганнар гына эшли ала шул. Бигрәк тә өлкән буын кешеләре белән. “Ярый килдең әле”, “Бигрәк тиз кузгаласың”, “Икенчесендә озаграк торырсың, яме!”, “Сине бүген иртәдән үк көттем”, “Рәхмәт инде сиңа, ярый әле син бар” дигән сүзләр Екатерина Зәйнуллинаның хезмәтенә иң олы бәя, миңа калса. Ул үзе дә: “Яраткан эшемдә исән-сау булып эшләп торырга язсын”, дип тели.

Күңеле тыныч булмаса, гаиләсендә яклау тапмаган очракта үз хезмәтен бу кадәр күңел биреп башкара алыр иде микән Екатерина Ивановна. Ә бу нисбәттән, ул бик бәхетле. Роберт әфәнде белән  кызлары Рәмзия, уллары Рамилгә дөрес әти-әни тәрбиясе биреп, бүгенге көндә аларның хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшиләр. Берсеннән-берсе матур оныклар сөяләр. Рәмзияләре Әтнә районында кияүдә, Рамилләре төп нигездә яши. Роберт абый “Труд” җәмгыятенең алдынгы механизаторы. Күптән түгел төп нигездә яңа йорт җиткергәннәр. Әнә шулай тормыштан ямь һәм тәм табып яшәгән мәлләре аларның.

P.S. Екатерина Зәйнуллина район күләмендә үткәрелгән хат ташучылар бәйгесендә дә ел саен диярлек җиңүчеләр рәтендә. Чепья почта бүлекчәсе Альбина Яковлева  да аның хезмәтеннән бик канәгать.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев