«Сез дә автолавкага калдыгызмыни?»
Соңгы елларда югалтулар бик күп. Кешесе санаулы булган авылда минуслар күзгә бигрәк тә нык ташлана.
– Авылда кибет ябылды. Атнага ике көн автолавка килә башлады, – дигән хәбәремә каршы танышым: «Сез дә автолавкага калдыгызмыни?» – дип куйды.
Болай да күңелгә авыр иде, тагын да ямансу булып китте. Юкса, авылның кибетсез калуына үзебездән башка беркем дә гаепле түгел. Башта башлангыч мәктәп ябылды. Ачарлар әле, дидек – ачылмады. Берничә ел эчендә хәрабәгә әйләнде дә сүтеп алдылар.
Үткән гасырның җитмешенче еллар башында колхоз көче белән кирпечтән төзелгән бина иде. «Мәктәп ябыла икән» дигән хәбәргә авылда ике генә кеше борчылдык, күпчелек битараф калды. Ул чактагы колхоз җитәкчесе Рамил Нотфуллин: «Мәктәпнең бөтен чыгымнарын үз өстебезгә алабыз, ремонтлатам да», – дигән иде юкса, авыл халкының бердәмлеге җитмәде…
Аның янәшәсендәге яшьтәше – шулай ук колхоз көче белән төзелгән клуб та, эшләргә кеше булмаганга ябылган иде. Рамил район башлыгы булып эшли башлагач, авылда яңа ФАП ачканда: «Клубта эшләргә кеше табыгыз, ремонтлатабыз», – дигән иде… Кеше табылмады. Ул да ничә ел тик торып, хәрабәгә әйләнде. Мәктәп белән бергә ул да сүтелде.
Авылда шулай ук колхоз көче белән 1986 елда төзелгән искитмәле кибет бар иде. Райпо системасы таркалган чорда авылда шәхси эшмәкәрнең кечкенә генә кибете ачылды. Райпоныкы ябылды, икенчесе быелга кадәр хезмәт күрсәтте. Дөрес, беренчесен район үзәгеннән килеп, бер эшмәкәр сатып алган, кибет ачкан иде. Бер кечкенә авылга ике кибет нәтиҗәле булмады, ахры. Озак эшли алмадылар. Аннан соң да әле кечкенә кибетебез гөрләп эшләде. Һәр эштә дә күңел биреп эшләүче кирәк икән. Сатучыбыз Алсу Сабирҗанова сәламәтлеге буенча эштән китүгә, сатучы табу проблемага әйләнде, бераздан сату күләме кимеде дип, кибетне ябарга ук булдылар. Ул чакта күрше Салавыч авылы кызы Алсу кибетне арендага алып, эшне җайларга тырышты, ләкин ул да озак эшли алмады (гәрчә күрше Биктәш авылында бүгенгәчә гөрләп эшли)…
Берничә генә көн ябылып торган кибетне Балтачта яшәүче авылдашларыбыз Илнур белән Роза ала икән дигәч, ниһаять, дип сөенгән идек. Алар эшне кибет эчен яңартып, үзгәртеп тотынды. Әмма аларның да күңеле сүрелде, бездән ерак булмаган авылга киттеләр, сөенеп эшлиләр. «Болай гына әйтәләр, нишләп япсыннар», – диючеләр бу очракта да табылды. «Калыгыз», – диючеләр санаулы булды. Алар киткәч, кибетсез калгач, уфтандык та бит…
Бу хакта нәрсәгә шулай ваклап-вакланып яза, дисезме? Булганның кадерен белмәгәнебезне искәртәсем килә. Бер ябылган биналар, бигрәк тә безнеке кебек кечкенә авылларда, кабат ачылмый. Әле авылында мәктәбе, клубы, кибете булганнарга, аларны ничек тә сакларга тырышыгыз, безнең кебек битарафлар булып, бөтенесеннән коры калмагыз, диюем.
Еламаган балага имезлек бирмиләр. Шөкер, беренче зарыбызны ишетүгә үк, район җитәкчелеге хуҗалык пекарнясыннан икмәк, кондитер әйберләре чыгартуны оештырды. Көнаралаш йомшак ризыклар алабыз, бәяләре дә бик кулай, заказлар да кабул итәләр. Кибет турында да сүз кузгаткан идек тә… Тик сату булмагач, сатучы булып эшләргә кеше булмагач, бу мәсьәләдә могҗизага өметләнеп булмый икән шул. Бездә алай булмас кебек тоелган иде…
«Автолавка – әлегә иң кулай чишелеш, атнага ике көн килеп карасын әле», – диде җитәкчелек. Бер айлап вакыт та үтмәде, автолавкадан товар алырга чыгучылар санаулыга калды. Хәзер инде машина атнага бер генә көн килә… Биш-алты кеше генә сатып ала. Сатучы кыздан, башка авылларда да шушы хәлме соң, дип сорашам. «Юк, без менә алты авылга хезмәт күрсәтәбез, бик әйбәт сатып алалар», – ди.
Дөрестер, бездән алда Көек дигән авылга барган көннәрендә машиналары яртылаш бушаган була, беренче безгә килгәндә (чиратлаштыралар икән), фургон тулы тартма…
Товарлары күптөрле, сыйфатлы, заказга да алып киләләр, бәяләре дә гадәттәге кибетләрдәге кебек. Инде кибетсез торып карадык, монысының кадерен белербез дисәк… Автолавка да йөрми башлагач, аннан тагын җитәкчеләрне гаепләрбез инде. «Кеше саен машина, күрше авыл бер километрда гына», – дип юанучылар да бар.
Тик авыл күзгә күренеп картая. Әле берничә ел элек кенә безнеке кебек авыллар бетми, дип ышанып язган идем. Бетәргә күп кирәкми. Соңгы елларда югалтулар бик күп. Кешесе санаулы булган авылда минуслар күзгә бигрәк тә нык ташлана. Алтмышлап хуҗалыклы авылның яртысы диярлек – бер һәм ике кешеле йортлар. Бик тә уйландыра торган сан бу.
Гөлсинә Хәбибуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев