Сездә чикләвек үсәме?
Яңа гасырга аяк баскач, халык арасында авыр чирләр аркасында үлем-китемнең дә арта баруы беркемгә дә сер түгел, ашкынып, яшәү дәртен тоеп, киеренке хезмәттә эшләп йөргән җирдән күпме урта яшьләрдәгеләр дә кыска гына вакыт эчендә авыр чиргә дучар булып, якты дөньядан китеп барсалар, күңелне авыр шом баса.
Демография мәсьәләсендә мондый гаять аяныч күренешләр ил җитәкчеләрен дә проблеманың чишелеш юлларын эзләргә этәрде, күрәсең. Соңгы вакытта сәламәт яшәү рәвешен гамәлгә кертү, йөрәк-кан тамырлары, онкологик чирләрне киметү максатыннан профилактик чаралар, әйтик, сырхауханәләрдә регуляр тикшеренеп тору, һәркемгә спорт белән шөгыльләнергә күптөрле шартлар тудыру хакында югары трибуналардан ук телгә кертеп җитди кайгырта башладылар. Көтелмәгән үлемгә китергән инфаркт, инсульт һәм яман шеш авыруының һаман яшәрә баруын белгечләр беренче чиратта халык арасында туклануның дөрес оештырылмавы белән бәйләп аңлаталар. Әле менә республика матбугатларының берсендә “Колбасаны чиклиләр” дигән информация күзегезгә чалындымы икән? Экспертлар советы тәкъдим иткән программа проектында итне организм өчен шактый зарарлы булган колбаса, сосиски ише продукт итеп эшкәртеп сатуга салымны 30 процентка арттыру көтелә һәм аларның бәһасе арткач халык кимрәк сатып алып, янга калган акчасына яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек ише файдалы продуктлар алырга мөмкинлеге артачак, диелгән.
Уйлавыбызча, яхшы нияттән чыгып тәкъдим ителгән бу фикерләрне аз керемле гади сатып алучы буларак үзебезнең тормыш-көнкүрешкә якынайтыбрак карыйк. Әйтик, басуда-фермада эшләп, яки шәһәрдә төзелештә чиләнеп ачыгып кайткан ир кавеменә үзе дә эштә булган хатын өйдә ашарга пешереп өлгерә алмаганда, өстәлгә кишер-кәбестә салаты яки алма белән бер уч чикләвек тәгәрәтеп куйды, ди. Ачның ачуы яман, гаиләдә нинди тавыш чыгасын күз алдына китерү дә кыен. Әле аның җылы яклардан килгән чикләвегенең дә бәһасе чиксез кыйммәт. Җитмәсә, черек, күгәргән, кипкән кебек сыйфатсызлары да шактый күп очрый. Диетологларның көнгә чикләвек куллануны 50-100 граммнан арттырмаска дигән киңәшен исәпкә алсаң, бу безнең көнкүрешкә туры килеп бетми шикелле. Кем әйтмешли, арахис чикләвеге үстерә башласак кына инде.
Инде әйләнеп кайтыйк, ашарга җайлы, әмма сыйфаты бик шикле канцероген матдәләре күп булган колбаса әйберләренә. Совет чорында яхшы иттән, зарарлы кушылмаларсыз, ГОСТ таләпләренә туры китереп, дан итеп әзерләнгән колбаса бик туклыклы иде, безгә генә күп эләкмәде, шәһәргә барсак кына, чират торып берәр “таяк” эләктереп кайта идек. Бүген исә кибет киштәләре колбаса әйберләре белән шыплап тулган, нинди генә сорты, нинди генә бәһадәгесе юк, әледән-әле акция дип бәясен төшереп тә тәкъдим итәләр. Соңгы вакытта бетмәс-төкәнмәс кризислар аркасында очын-очка ялгап яшәгән бер иш халыкның арзанлы колбаса алырга да хуты калмады шул. Икенчедән, бу төр продукциянең сыйфаты елдан-ел начарая баруы һәркемгә мәгълүм. Бу җитди кимчелекне азык-төлекнең сыйфатына кискен һәм таләпчән контроль булдырып, совет заманындагы ГОСТ таләпләрен кире кайтарып, бөтен төр продукциянең ышанычлы, файдалы булуын тәэмин итү өчен ай-һай озак вакыт һәм бик мөһим чаралар кирәк булыр әле. Дөресен генә әйткәндә, чамадан артып китмәсә, ара-тирә колбаса-сосиски куллану ул хәтле куркыныч түгелдер, хәзер авылда үз хуҗалыгында мал асрап суючылар якын-тирә цехларда колбаса эшләтеп алалар, һәм иртә белән тукланып китәргә бик уңайлы дип табалар. Тагын туклану режимында төп урынны алып торган сөт продуктларын үзебезнең күзлектән чыгып, анализлап карыйк. Аларның да кайберләре урынлы шик-шөбһә уята, чөнки җитештерүдә элек күз күрмәгән, колак ишетмәгән пальма маеның сөт һәм кондитер әйберләренә дә буе җитте. Безнең илгә пальма мае кертү нык арткан, гәрчә аны киметү турында 2-3 ел элек халык кискен дәгъвә белдереп тә хәлне тамырдан үзгәртә алмады, чөнки кайбер диетологлар аны бер дә зарарлы түгел, үсемлек мае буларак файдалы ул дип исбатлап баралар.
Мәкалә язу уңаеннан эзләнә торгач, эшкәртеп тиешенчә чистартылганын түгел, ә бәлки шул пальма җимеше төшенең үзеннән эшләнгән, 40 градус җылылыкта гына эри торган техник кулланышка яраклы начар сыйфатлысын, кан тамырларына катлам булып утырганлыктан, чыннан да кеше организмы өчен зарарлы дип тапканнар. Ә андыйларын җитештерү тармагына якын да китермәү күп табыш алырга кызыккан кемнеңдер намусына бәйле. Зур нәфесле бизнес вәкилләренең кайберләре синең сәламәтлегеңне кайгыртып тормый шул.
Авыр хезмәт белән шөгыльләнгән кешенең менюсында, һичшиксез, ит-сөт, балык кебек аксымлы продуктлар булырга тиеш. Табиблар атнасына кимендә 2 мәртәбә балык ашарга тәкъдим итәләр иде, хәзер “свежий” балыкның янына бара торган түгел, гел сатуда була торган туңдырылган балыклар да 300 сумга якын. Тозланган сельдь балыгы алу бу очракта бәлки отышлырактыр.
Аз керемле халык, арзанлы булуына кызыгып, хәзер җиңел үзләштерелә торган тавык итенә күчте. Ләкин антибиотиклар, гормональ препаратлар кулланып кызу гына кабартылган түшкәләр эләгә күрмәсен дип сакланырга тиеш булабыз.
Элек-электән табын күрке булып тамак туклыгын тәэмин иткән икмәк әйберләренә тукталыйк. Соңгы елларда Рәсәй ашлыкны күпләп чит илләргә чыгара башлады, монысы уңай күренештер инде. Әмма ил күләмендә игенчелек проблемалары белән шөгыльләнгән кайбер белгечләр, бездә хәзер 3-4нче түбән категорияле ашлык күпчелекне тәшкил итә, беренче, икенче класска туры килгән югары сыйфатлылары басуларда елдан-ел кимрәк үстерелә башлады дип чаң суга. Шул исәптән нәкъ менә сыйфатлы ипи пешерергә яраклы өченче класслы ашлык җитештерү 2012 ел белән чагыштырганда икеләтә диярлек кимегән. Шуңа күрә чагыштырып карыйк та, сатып алган икмәгегез тәмле-ләззәтле тоелмаса, пешерүчедән генә гаеп эзләмәгез дип әйтергә нигез бар. Ә менә төрле ярмаларны: аксымы күп булган туклыклы фасоль, ясмык, борчак куллануны хуплый белгечләр.
Халык арасында сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән туклану культурасын тулы куәтенә тормышка ашыру бик күп факторларга, җитди, катлаулы сәбәпләргә бәйле шул. Моңа ирешү өчен дистә еллар кирәк булыр әле. Ә безнең кебек ачлык-ялангачлыкны күргән, өлкән буын кешеләренә тауар муллыгына, теләгәнеңне сайлап алу мөмкинлегенә куанып һәм шөкер итеп, үз өебездә ышанычлы чималдан, файдалы ризыклар әзерләп, якыннарыбызны да куандырырга язсын. Чикләвек ашап үсмәдек, 17 яшемә хәтле тамак ипигә дә туймады, ит шулпасы, мал асрасак та, бик сирәк эләгә иде, хөкүмәткә салым түләүгә китеп барды. Сепарат сөтеннән катык оетып, эремчек ясап, ара-тирә борчак боткасы ашап җегәр тупладык. Ходай җан биргәнгә җүн бирә, өметсезләнмик әле.
Фәридә ШАКИРОВА,
Балтач бистәсе.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев