Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезон башланганнан бирле биш кешене кара елан чаккан

Табиблар киңәш иткәнчә, елан чаккан урынны су белән юарга, бизәнү әйберләрен салырга кирәк

Чаллыда 2024 елның апреленнән 5нче шәһәр хастаханәсенә инде 5 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның барысы да кара елан чагудан зыян күргән, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең бөтенесе дә тиешле медицина ярдәме алган һәм хәзер үзләрен яхшырак хис итәләр. Әмма аяктагы шеш акрын кими, шуңа күрә зыян күрүчеләргә әле озак вакыт реабилитация процессы үтәргә кирәк.

Хастаханәдә сөйләүләренчә, пациентларның берсен – 59 яшьлек Гүзәлияне сәфәр вакытында елан чаккан: гаилә ял итеп алу өчен юл читендә туктаган. Хатын-кыз машинадан чыккан, чирәмдә бер-ике адым атлаган һәм авырту тойган. Ул башта черки тешләде дип уйлаган. Аннары шуышып китеп барган зур еланны күреп алган.

40 яшьлек Айгөл исә ире белән балык тотарга барган. Соңрак ул, җәйге аяк киемен һәм оекбашларын салгач, яра эзе күргән. Аннан соң аягында шеш барлыкка килгән, кичкә таба ул тездән дә югарырак күтәрелгән, аягы зәңгәрләнә башлаган. Шуннан соң хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннәр.

Табиблар киңәш иткәнчә, елан чаккан урынны су белән юарга, бизәнү әйберләрен салырга кирәк. Шуннан соң яраны водород перекисе яки хлоргексидин белән дезинфекцияләргә һәм кулны яки аякны бик тыгыз итмичә бәйләргә.

Аннары күп итеп су эчәргә һәм аллергиягә каршы бер таблетка кабул итәргә киңәш ителә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев