Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шамил Агиев Конституциягә төзәтмәләр турында: Хезмәт бәяләнергә тиеш

Илнең Төп законында Россия Федерациясенең гражданнар хезмәтен хөрмәт итүе һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итүе күрсәтеләчәк.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Хезмәт кешесе һичшиксез Конституциядә телгә алынырга тиеш, чөнки баш һәм кул белән башкарылган теләсә кайсы эш лаеклы бәяләнергә тиеш. Бу фикерне «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев әйтте.

«Хезмәт кешесен һичшиксез Конституциягә кертергә кирәк, ягъни, башы һәм кулы белән эшләгән кешенең хезмәте һәрчак лаеклы бәяләнергә тиеш. Бу яктан караганда, төзәтмә бернинди дә шик уятмый. Теләсә нинди хезмәт һәрвакыт бәяләнергә тиеш», — диде Агиев.

Хәзер эшчеләр белән директор һәм түрәләрнең хезмәт хаклары арасында зур аерма бар. Төзәтмәләр бу проблеманы да хәл итәргә булышачак, дип өстәде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе.

erid: 2VtzqwTSgT9

Алдарак «Татар-информ» Конституциягә төзәтмәләр кертү йөзләп федераль законны үзгәртәчәк дип хәбәр иткән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конституциягә төзәтмәләр Россия конституциясе

erid: 2VtzqwTSgT9