Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ШАТта шатлык бар! (+фото, видео)

Авылга төн иңгәндә кайтты солдат егетебез... Тик каршылаучыларның күңелендәге кояш караңгылыкны сиздермәде... һәркем авылдашын каршы алуга шат иде...кемгәдер кечкенә генә шатлык бүләк итү үз күңелеңә тау кадәрле рәхәтлек бирә бит!

Туган җиргә бөтенләйгә кайтуың белән, Илфат! Синең елмаюлы йөзеңне күреп, матур җырларыңны тыңлап, уңышларыңа куанып яшәргә насыйп булсын! Шуны бел, сезнең өчен борчылып торучы Әниегез бар! Аның күзендә яшь тамчылары сезнең өчен сөенүдән генә ялтырасын иде. Әни кешедән берьюлы ике улын армиягә җибәреп, аларның исәнлеге өчен борчылып яшәү, көтеп алу бик зур сабырлык сорый... сабырлык бәяләнергә дә тиеш... Үзегез исән булып, әниегезне кадерләп яшәргә язсын яме, авылдаш!
Бүгеннән әниеңнең тәмле ашларын ашап хозурлан, инде печәннең беренче каты бетте, аннан урак өсте җитәр... кыскасы, син хәзер авыл баласы))) авыл тормышын үзең беләсең... армиядәге кебек, бар да тәртип белән!

 

Лилия Гарифуллина

 Фотосурәтләр Лилия Гарифуллинадан һәм Фирзанур Хасановтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев