Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шеңшеңәрдә өлкәннәрне мул табын артына дәшкәннәр (+фоторепортаж)

Шушы көннәрдә Шеңшеңәр мәдәният йортында өлкәннәр өчен зур бәйрәм оештырылган. Ор һәм Шеңшеңәр авылы өлкәннәре иң элек мул табыннар артында кунак булган.

Аннан соң Искәндәр Биктаһиров концертын тамаша кылган. Узган ел исә өлкәннәр өчен Фердинант Сәләхов җырлаган булган. Шунысын әйтергә кирәк Шеңшеңәр җирлегендә өлкәннәрне бик хөрмәтлиләр. Ел саен Корбан чалып, аны өлкәннәргә өләшәләр, Өлкәннәр көне уңаеннан, лаеклы ялда булганнарга икешәр килограмм сыер мае бирәләр һәм мул табын әзерләп кунакка чакыралар. Әлеге җирлек өлкәннәре изге күңелле җитәкчеләре Хәлил Хаҗиевка, Раузит Галиевка моның өчен бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250