Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шубан җирлеге – мәгърүр таулы, куе урманлы (+фоторепортаж)

17нче елын Шубан авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Раиф Рависович авыллардагы һәрбер яңалыктан хәбәрдар булып, килеп чыккан проблемалардан чыгу юлын эзләүче дә.

Аңа әлеге эшендә урынбасары Сәгурә Васильева һәм бухгалтерлары Ләйсән Шәйхетдинова ярдәм итә. Соңгы елларда җыела башлаган үзара салымны бик файдалы эш дип таба җирлек башлыгы, чөнки аның ярдәмендә авылларда бик күп эшләр башкарылырга өлгергән. Быел халыктан җыелганы 155 мең 500 сум булып, дәүләттән кайтачагы белән 777 мең 500 сумга туласы икән.

- Әле киләсе елларда да бу эш дәвам итсә, башкарылган эшләр тагын да күбрәк булыр. Авыл халкы да аңлап кабул итә башлады инде бу акча җыюны, чөнки нәтиҗәсе үзләренең күз алдында шул, - ди җирлек башлыгы.

Югары Шубан, Түбән Шубан, Гондыр, Ярак Чурма, Зур Лызи II өлеш кергән Шубан авыл җирлегендә төрле милләт кешеләре яши. Монда татарын да, удмуртын да, урысын да, башкортын да очратырга мөмкин. Ләкин авылларның төзеклеге, матурлыгы милләтләргә генә карап бүленми шул. Алар барысы да бер тигез үсешле. Үзара салым акчасына быел Югары Шубан, Ярак Чурмада һәм Зур Лызи II өлештә юлларны төзекләндерү каралган, Түбән Шубанда Ростов өлкәсеннән бирле кайтартылып 25 тонна сыйдырышлы су башнясы куелган, Гондырда балалар мәйданчыгы булдыру күздә тотыла, шулай ук авыллардагы корыган зур агачларны кисү дә планда тора.

Һәр сишәмбе көнне «Төзекләндерү» оешмасы авылларга килеп чүп җыеп китә икән. Дөрес, монда Зур Лызи II өлеш керми. Төп сәбәб - халыкның риза булмавы түгел, ә юллар булмау. Әлеге авыл турында бу язмабызда киңәйтеп язмадык, чөнки киләчәктә «Хезмәт десанты» буларак тагын әйләнеп кайтачакбыз әле без аңа.

Авыллардагы проблемалар турында да ачынып сөйләде Раиф Рависович, яшереп калмады:
- Авылларда иске йортлар күп. Аларда яшәмәсләр дә, хуҗалары сүтеп ату яклы да түгел. Ни өчен тотканнары да билгесез. Бик эссе көннәрдә Югары Шубанда су бетә. Шуңа да аерым бер скважина кую кирәк. Түбән Шубанда да бик борчыган мәсьәлә су иде, башня куеп, халыкны сулы итә алдык. Ә менә Гондыр белән Ярак Чурма авылларының проблемасы 1 сентябрьдә күпфункцияле үзәк ачылу белән хәл ителәчәк.

Ярак Чурмада яшәүче Людмила Фомина күпфункцияле үзәк төзелү буенча сөенечен яшерми: - Әлеге вакыйгага без бик шатланабыз һәм бик канәгатьбез, чөнки балаларыбыз хәзер кайдадыр йөрмәячәк, ә урнаштырылган булачак. Авылыбызда эшлим, яшим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Инде балалар бакчасы белән мәктәпле дә булгач, кадерен белеп, авылыбызда калу ягын кайгыртырга кирәк.

Авыл халкы терлек асрап көн күрә биредә. Барлыгы 557 баш мөгезле эре терлек асрыйлар икән. Шуның 230ы савым сыеры. Халык сөтне дә май аеннан «Алга» җәмгыятенә тапшыра башлаган, дөрес Марат Шәриповка бирүчеләр дә бар.Әлбәттә, «Алга» җәмгыятенең зур ярдәме белән генә халык шулай кинәнеп яши ала. Җирлек башлыгы да җәмгыять җитәкчесе Раиф Гыйльмуллинның һәрбер эштә теләктәшлек итүен белдерә. - Җәмгыятьтән башка бернишләп тә булмый. Кыш көне кар эттерүне дә алар башкара, һәйкәлләрне төзекләндерүне дә бергәләп эшләдек, Ярак Чурмада төзелүче яңа комплексның матди өлешенең күпчелеген дә алар күтәрә. Ике җитәкче, ике Раиф бер бинада утырып, һәрбер проблеманы уртага салып сөйләшеп, чыгу юлын да бергәләп эзлиләр.

Авылларда төрле программалар ярдәмендә яңа йортлар салына. Яшьләр авылда төпләнеп калып, туган җирләренә хезмәт итәләр. Араларында матур гаилә буларак, авылдашларының хөрмәтенә кинәнеп яшәүчеләре дә бихисап. Мәсәлән, Дилә һәм Булат Хәйруллиннарның олы уллары Коръән уку буенча үзенә тиңнәр булмавын дәлилләп үссә, кечкенәләре шахмат буенча күп тапкырлар җиңү яулаган бала. Гөлира апа белән Шакирҗан абый Шәриповлар да авылның үрнәк гаиләсе булып торалар. Уллары Шәүкәт, киленнәре Лилия һәм өч оныклары белән тигез, тату яши алар. 55 ел кулны-кулга тотынып яшәгән Гөлира апа белән Шакирҗан абый «Хезмәт»ебезне бик яратып укуларын җиткерделәр. - Мактап язган мәкаләләр бик ошый. Аларны укыгач күңел күтәрелеп китә. Рәхмәт сезгә, - дип сөендерде гомере буе китапханәче булып эшләгән Гөлира апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250