Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шубан кайчандыр Ядегәр авылы булган (+фоторепортаж)

Югары һәм Түбән Шубан авылларында авыл Советлары 1919 елда оеша.

Түбән Шубанда исә Йосыф Шәрәфетдинов, Зәкиҗан Шанкаев, Гомәров рәислек итә. Авыл әле 20нче гасыр башларында да Түбән Ядегәр исемен йөрткән. Ядегәр исемле авыллар Кукмара, Алабуга районнарында да бар. Шул авыллардагы кебек үк, Түбән Шубан авылы кешеләре арасында да аның исеме, авылның барлыкка килүе турында матур риваятьләр йөри. Авылның барлыкка килүен хәтта Казанның соңгы ханы Ядегәр исеме белән дә бәйлиләр. Ничек һәм ни сәбәпле авылның исеме Ядегәрдән Шубанга әверелгән - бу сорауга әлегә тәгаен җавап юк. Сакланып калган зиратлар һәм каберлекләр бүгенге Шубан авыллары җирлегендә мари кабиләләре яшәгәнлеген нигезле дәлилли. Шубан исеменең татарларга кадәр яшәгән марилардан калган булуы да мөмкин. Авылның табигате ямьле, үзенчәлекле. Мондагы топонимик атамалар үзләре бер тарих, үзләре бер җыр, үзләре бер дөнья: Торна сазы, Караман елгасы, Бай урманы, Мулла бакчасы, Тегермән тавы, Хәкимҗан чишмәсе, Каракүл …

Төрле елларда Югары Шубанда рәис вазифасын Баттал Таҗетдинов, Хуҗахмәт Шаһиәхмәтов, Гыйләҗев, Хуҗин, Гариф Мөхәммәдиев башкара. 20нче гасыр башларына кадәр Югары Шубан исеме белән янәшә Югары Ядегәр исеме йөргән. Авылга 17нче гасыр ахырында Шубан инеше буйлап өскә таба күтәрелергә омтылган Түбән Шубан кешеләре нигез салган. Авыл халкын туендырган төп шөгыль - игенчелек. Кыш көннәрендә чабата үрү, бау ишү белән шөгыльләнгәннәр. Кирпеч сугучы гаиләләр булган. Халыкның тормыш дәрәҗәсе «ярлы» дип бәяләнгән.
1931 елның 5 декабрендә авыл Советларын эреләндерү турында район Советы башкарма комитетының карары чыга. Шуның нигезендә 1932 елның башында Түбән һәм Югары Шубан авыл Советлары берләштерелә һәм Шубан авыл Советы барлыкка килә. Бу чорда ике авылда 957 кеше яши. Яңа авыл Советының рәисе итеп Гариф Мөхәммәдиев сайлана. 1933-1936 елларда авыл Советын аңа кадәр Пөшәңгәр авыл Советы рәисе булып эшләгән Закир Галимҗанов җитәкли. 1936 елның февраленнән рәислекне Вафа Сафин ала. Аннан соң Шәриф Хәйруллин, Гыйният Хәлиуллин, Шәрифҗан Нигъмәтҗанов һ.б. рәислек итә. 1954 елда Шубан авыл Советы бетерелеп, 1957 елга кадәр авыллар Хәсәншәех авыл Советында була.

1957 елда Хәсәншәех авылы Әтнә районы составына бирелә. Шул сәбәпле Шубан авыллары Гондыр авыл Советы составына күчерелә. Ә 1960 елда Татарстан АССР Югары Советы Президиумының 9 май карары белән Гондыр авыл Советы бетерелеп, аның җирлегендәге авыллар (Түбән һәм Югары Шубан, Ярак Чурма, Гондыр, Зур Лызи - 2) Сосна авыл Советына кушыла. Авыл Советының үзәге - Сосна авылы. Рәисе Фарук Мөхәммәтҗанов.

1968 елда әле саналган авыллар составында Шубан авыл Советы кабат торгызыла, үзәге Югары Шубан авылы. Авыл Советының рәисе итеп Мансур Сәфәргалиев сайлана. Ул авыл Советына 1975 елга кадәр җитәкчелек итә. 1975-1987 елларда авыл Советы рәисе Разия Зарипова, 1987-2000 елларда Фарук Баев. 2000 елдан бу җаваплы постта Раиф Мөҗипов.

Бүгенге көндә Югары Шубан авылында 91 хуҗалык бар, аларда 373 кеше яши, Түбән Шубанда 39 хуҗалык булып, 139 кеше исәптә тора, 31 хуҗалыклы Гондыр авылында 103 кеше гомер итә, 157 кеше яшәүче Ярак Чурмада 40 хуҗалык бар, ә Зур Лызи II өлештә 35 хуҗалык булып, 59 кеше гомер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250