Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Син миңа пластик операция хакын түләргә тиешле"...

"Бертуган апам Ләйсән белән туйганчы сугыша идек".

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевның быел Казанга күченеп килгәненә унөч ел була икән. Благовар районының Былышлы авылы егетенең язмышын Казан белән бәйләвенә очраклылык сәбәпче булса да, Рөстәм аңа һич үкенми, дип яза «Шәһри Казан».
Рөстәм кечкенә чагын аеруча бер җылылык, ярату белән искә ала. Үзгәртеп кору, талон чорларына туры килсә дә – әби-бабайлы булып үскән балачак, әтисе белән әнисенең иркә төпчеккәе булган елларга рәхмәттән ары тагын ни әйтеп була ди?
– Иркә идем, иркә, — дип көлә-көлә искә ала ул кечкенә вакытын. – Әти белән әни ничек түзгәндер ул шыңшуларга – әмма алай да эләктереп алганнарын хәтерләмим. Хәер, берсендә әнидән кул учы белән тиеп китү булган икән – ә болай иртән мәктәпкә уятканда да, «бәйләнер» сәбәп таба идем. Янәсе, менә, биш минутка иртәрәк уяткан булсаң, мин соңга калмас идем… Мәктәпкә кергәнче, өч-дүрт яшьлек чагымда бәрәңге алуны хәтерлим – әтинең апалары алышкан чак, мин араларында буталып йөрим бит инде. Чиләк-чиләк бәрәңге ташыган апаларның берсе бер якка этеп куя мине, икенчесе икенче җиргә алып бастыра. Шунда «р» хәрефен әйтә белмәгән сакау Рөстәм мыгырданырга тотынган да: «Әле белте кыйный, әле белте кыйный» (әле берсе кыйный, әле – берсе) янәсе.
Бертуган апам Ләйсән белән туйганчы сугыша идек. Сәбәбен хәтерләмим, әмма бәдрәфкә кереп китсә дә, кача күрмәсен, дип саклап торган истә. Битендә мин салган буй-буй тырнак эзләре әле дә бар – син миңа пластик операция хакын түләргә тиешле, дип әле дә көлеп йөри, — дип искә ала Рөстәм.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/ze-d-kyynagan-any-da-kyynagannar-/

http://arskmedia.ru/2019/04/07/ze-da-kyiynagan-anyi-da-kyiynagannar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артист