Синең күңел безнең күңелләрдән өстен ул!
Әнисез калудан куркам мин...
Адашым Зөлфия үзенең адресын язып җибәрде: «Казан юлы буйлап яңа кирпеч йорт, уңга борыласы, туры барасы һәм кечкенә юл буйлап аска төшәсе... Адресы баганада, Ленин... кв.2». Балтач бистәсендә бу. Аны-моны уйламый, тулаем да укып тормый, юл өстендә салынган күпкатлы яңа йорт күз алдыма килде, киттем шунда, бардым-кердем, икенче фатир беренче катта гына икән, аяклары авырган Зөлфия өчен бигрәкләр дә әйбәт булган дип, инвалидлар өчен уңайлы шартларны да күздән кичереп, ишек төбенә киләм, кыңгырауга басам һәм телефоннан адашыма хәбәр бирәм, «хәзер чыгам», ди Зөлфия. Көтәм, инвалид кеше тиз генә ишеккә килалмый торгандыр дип көтәм. Хәйран гына торгач, күңелдә шик туды – дөрес килмәдем, ахрысы, үземчә, кара ничек әйбәт, юл өсте, уңайлы дип куанган да идем... Чыннан да, бик нык ялгыштым, оят булып китте хәтта – Зөлфия бөтенләй башка җирдә тора булып чыкты, сөт-май заводы гаражлары артында ук. Әнисе Вәсилә апа каршы килеп алмаса, сәгатьләр буе әйләнгәләп йөргән булыр идем. ...Тар сукмактан түбән таба төшеп киттек, үзбәк фильмнарындагы кебек тар аралыкны үттек, карлы көн иде, Вәсилә апага хәйран көрәргә туры килгән, шулай итеп Зөлфияләрнең өйләренә җиттек. Капка ягы тау астына караган, анда язлар үтми, җәйләр җитми сукмак күрәселәре юк, тагын бер якта юл бар, анысы бакча ягы, анда, әлбәттә, кар өеме, бу кәҗә сукмакларының берсе дә җайлы гына урамга алып чыкмый. Аяклары авырган кеше нишлидер, сәламәт кеше дә кылый баса монда. Веранда ишеген ачуга стенага ябыштырган бизәкле кул эшләрен күргәч, бар да онытылды: юлы да, кары да, уңайсыз яшәү урыны да. Өй түренә кадәр шушындый гаҗәеп бизәлеш биредә: мозаикалардан картиналар, чиккәннәре да бар, чәчәкләрдән үрмә гөлләр, теккән, чиккән, бәйләгән сувенирлар... Боларның барысы да Зөлфия һәм дә әнисе Вәсилә апаның кул эше. Зөлфия быел кыш шарфлар бәйләгән.
– Безне берләштергән «Фикердәш» клубы ел саен нинди дә булса эш куша, аннан шул эшләрдән күргәзмәләр оештыра. Бер елны төрле ысуллар кулланып картиналар ясадык, быел сумка тегәргә йөкләмә алдык.
Зөлфия бу эшләргә бик теләп алына. Өлгер әнисе сумканы тегеп тә куйган, Зөлфия исә бәйләргә җыена, әле бик эзләнә, үзенчәлекле үрнәкләр табасы килә. Шарфның да берсен үзе белгәнчә, икенчесен, сорысын, интернеттан өйрәнеп бәйләгән.
– Кулым яткан үрнәкләргә алынам, катлаулы булса да тырышам, тик менә кулым ятмаса, эшемне дәвам итмим,– ди Зөлфия.
Зөлфиянең күңел җылысы бөркелгән картиналарына карыйм да, сокланам, – нинди вак эшләрне зур түземлелек, ихтыяр көче белән башкара ул, күзләр тимәсен! Зөлфиягә 38 яшь. Акыллы, чибәр, матур кыз. Аның белән сөйләшеп утырулары җан рәхәте. Тик менә сүз күңел халәтенә тоташкач, авыр булып китте, өйдә моңсу бер тынлык урнашты.
– Әнисез калудан куркам мин, – диде Зөлфия авыр сулап, күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Әнисе дә авыру шул, инвалид кеше. Буыннар чире белән тилмерә. Бармакларына карарга ук куркыныч, кайсы кәкерәйгән, кайсы юанайган, шул авыру бармакларын да эшкә яраклаштыра бит ул Вәсилә апа, «хәзер җеп саплап булмый инде, бармаклар тыңламый, Зөлфия саплап бирә», ди уңган ана. Шул бармаклары белән ясаган кул эшләре, теккән өстәл япкычлары, таба тоткычларының исәбе юк. Өрәңге агачы ботакларыннан лиана чәчкәләре ясап, зур вазага утыртып куйган, чокырлардан-чәчкәләрдән композицияләр дә тудырган, бизәнү сумкалары да теккән, теге заманнан калган тегү машинасы бар, мәш килә шуның белән. Бу кадәр кул эшләрен сатсалар, кечкенә генә фатирга мая да туплый алган булырлар иде, бәлки, мондый җайлы-җайсыз урында яшәгәнче, әллә нинди фантазияле эшләре бар бит! «Бушка өләшәм мин аларны, туганнарыма, танышларыма бүләк итәм», ди Вәсилә апа. Ышанам, ап-ачык төсләрдән матурлык тудырган күңел алдамас. Сатсагыз да булыр иде, дим, сезнең әйберләр кибетнекенә караганда чыдам да, нәзәкатьле дә. Әни белән кыз бер-берсенә елмаешып карап куйды. «Фатир кирәк инде безгә, – ди әни кеше. – Күреп торасыз, Зөлфия ялгыз калудан курка. Үзем исән чакта кешеләр янәшәсенә күчерәсе килә иде кызымны». Фатир турында район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәннәр, бу мәсьәлә өйрәнелеп, Галиеваларга фатир тиеш түгел дип табылган. «Шушы йортны сатып булса да берәр нәрсә уйлыйсы булыр инде», ди алар.
Зөлфия Балтачта туган кыз.
– 1 килограмм З00 грамм булып туды ул, – дип сөйли Вәсилә апа. – Казанга җибәрделәр, анда ике айдан артык яттык. Система куеп, тишкәләп бетерделәр баламны. Тишкәләнгән гәүдәсен, кул-аякларын күреп, түзалмадым, рөхсәт алып, баламны алып кайтып киттем. Аннан гаиләбез белән Читага күчендек, акча юклык җибәрде инде. Анда хәйран табышлы эшләүче комбинат бар иде, мин дә, ирем Равил дә шунда эшләдек. Зөлфия шунда тәпи китте, Равил әйтә, мәрхүм инде, җаным, үлгәненә ун ел, аяклары дөрес басмый, ди. Шунда гына Зөлфиянең аякларында кимчелек барлыгын белдек. Система-укол энәләреннән параличланып калмады микән дип шикләндек.
Комбинат ябылгач, эш калмагач, Галиевлар кире Балтачка кайта. Дәүләт өй салып биргәнче, баракта яшиләр. Равил абый такта яру цехында эшли, Вәсилә апа кызы белән өйдә тора. Зөлфия Балтачка кайтканда 9 нчы сыйныф укучысы була инде, мәктәптә укуын дәвам итеп тормый, шулай да Нормадагы һөнәр училищесында тегүчелеккә укып ала, компьютер серләренә дә төшенә.
– Укуны дәвам итәсе килмәде, яңа урын, яңа кешеләр сагайтты. Чөнки Читада мәктәптә күрше сыйныфтагы бер малай зәгыйфьлегемнән көлеп үзәгемә үтә иде, шул йөрәгемдә калды.
Үзенең сыйныфташлары бик әйбәт Зөлфиянең, әле дә булса социаль челтәрләр аша аралашып торалар, барып, күреп тә кайтасы килә үзләрен, бу хыяллар чынга ашмый калмас әле, чөнки Зөлфиянең туганнары бик әйбәт, тегүчелеккә аны, мәсәлән, әтисенең Равилә апасы ( Равилә Хәйдәровна Балтач мәктәбендә хезмәт дәресе укытты) өйрәткән, Ләйлә апасы ( Ләйлә Ринатовна Балтач гимназиясендә балаларны тегү серләренә төшендерде, хәзер Казанда яши) мозаика, чигү эшләре белән мавыктырган, әнисе ягыннан туганнары да кул эшләренә бик оста, Сосна Пүчинкәсендә яшәүче әнисенең Нурсия апасын гына алыйк, кулларыннан гөлләр тама, нинди генә матурлыклар тудырмый! Ә Зөлфиянең атаклы тегүче Хәйдәр бабасын Балтач халкы яхшы хәтерлидер әле! Зөлфия туганнарын бик ярата, Төмәндә яшәүче Нурфия апасының туган көненә бүләге әзер – картина чигеп куйган – Кол Шәриф мәчете.
Зөлфия гаять тә ихлас күңелле кыз, мәрхәмәтле җаны нурлы йөзләреннән үк чагыла. Уй-хыяллары матур, сәхнәләрдә җырлар идем, ди ул. Ә нигә җырламаска, җырлар да! 2014 елда «Татарстан энҗе бөртеге» республика бәгесендә «Фотогеник энҗе бөртеге» дигән номинациядә бөтен республикага танылды бит ул, Борынгы Греция тематикасы буенча чыгыш ясап сокландырды.
Зөлфия әңгәмә барышында ара-тирә читенсенгәләп куйды, кимчелегемне уйлыйм да, югалып калам, кыен булып китә, ди нечкә күңелле кыз. Һич кенә дә күңелеңне төшермә, Зөлфия, синең күңел безнең күңелләрдән өстен ул! Бу тормышта ак юллар сиңа, илаһи зат!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев