Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Синоптиклар -37 градуска кадәр салкыннар турында кисәтә

Явым-төшемнәр көтелми.

Татарстанда киң төньяк антициклон йогынтысы аркасында аномаль салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республика буенча төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температура фоны −25, −30, ә урыннарда −32, −37 градуска кадәр төшәчәк. Казанда тәүлекнең караңгы вакытында −25 градустан −30 градуска кадәр көтелә.

Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава нульдән 15-20 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында −15, −17 градуска кадәр).

Төбәк өстеннән күктә алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-Көнчыгыш җиле 4-9 м/с көч белән исәчәк. Республика юлларында бозлавык булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы