Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Смәелдә яшәүче Заһидуллиннар гаиләсе котлаулар кабул итте (фото)

Кеше дөньяга килеп яши башлаган мәлләрдә, аның гомер чишмәсе тибеп чыга, еллар үтә-үтә һәр чишмә дә үзенә тиң юлдашын таба, ике чишмә бергә кушылып тагын да зуррак үрләрне яуларга юл алалар.

Гомерләрне агымсулар белән чагыштыралар, ә иң зур океан-диңгезләр дә туфрактан тибеп чыккан челтер сулы чишмәдән башлана... Елның нинди генә фасылы булуга карамастан чишмә ага да ага бит ул. Гомер дә шулай ага да ага... Суы кимемәсен, юлы ябылмасын өчен чишмәне чистартып, төзекләндереп, саклап торгандай, гомер агышларын да үпкә-үкенечләрдән чистартып, саклап торырга кирәк.

Кеше дөньяга килеп яши башлаган мәлләрдә, аның гомер чишмәсе тибеп чыга, еллар үтә-үтә һәр чишмә дә үзенә тиң юлдашын таба, ике чишмә бергә кушылып тагын да зуррак үрләрне яуларга юл алалар. Әлеге чишмәләрнең бәхетлеләре -яшь ир белән хатын калган гомер юлларын бер сулышта, бер уйда булып үтәргә Аллаһ каршында вәгъдәләр бирешәләр.

«Күкләрдә язылган никах таркалмый» диләр, бик дөрес сүзләр. Районыбыз җирлегендә 50,60 ел иңне-иңгә куеп парлы сукмактан атлаучы гаиләләр бик күп. Алтын туйларын билгеләп узучы гаиләләрне ЗАГС бүлеге тарафыннан рәсми котлау, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләрен тапшыру безнең районда матур традиция.

Быел Алтын туйларын билгеләп узган Смәел авылында гомер кичерүче Фәния һәм Миңсур Заһидуллиннар гаиләсе дә бүген ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге тарафыннан котлаулар кабул итте.

"Россиянең төп байлыгы — кешеләр. Ватанның чәчәк атуы — илдә яшәүчеләрнең һәрберсенә бәйле",-дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.
Бар гомерләрен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган Заһидуллиннар гаиләсе дә районыбызның байлыгы, горурлыгы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев