Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Смәелнең бәхетле аксакалына - 85 яшь!

Гомеренең матур баскычы - 85 яшь тулу уңаеннан, Смәел авылында гомер итүче Нәкыйп Хуҗинның тормыш юлын барлап, хәтер йомгакларын сүтәбез.

Ул Гариф бабай белән Гөлсем әбинең көтеп алган икенче балалары - беренче малайлары, төп нигезне ышанычлы саклаучы - кадерле уллары, Оркыя апаның энесе булып дөньяга аваз салган. Ләкин ул чор балаларына, чын мәгънәсендә, утлар-сулар кичәргә туры килгән. Аның тормыш юлына күз салсак, ул иң фаҗигале, авыр елларга туры килә, шуңа да алар тарихка "Дәһшәтле сугыш елы балалары" булып кереп калды. Сугыш башланганда, хәзергечә әйтсәк, әле ул 10 яшьлек малай гына. Бу чорларның авырлыгын тасвирлап, бер мөхтәрәм абзый: "Безнең ник туганыбызга үкенгән чакларыбыз күп булды", ди. Бу чордагы малайларга хатын-кызлар, сугышка бара алмаган бабайлар белән бергә тормышның авыр камытларын нечкә муеннарына бик иртә кияргә туры килә. Алар ул елларда үзләре өчен генә түгел, фронттагы җиңүләрне тәэмин итү өчен дә зур тырышлык куйган. Шундый зур тормыш сынауларын узгангадыр, Нәкыйп ага беркайчан зарлануны белмичә, тормышның тәмен белеп, гел булсынга дип, алга карап яшәде.

Аның хезмәт юлы да соклангыч! Хезмәт кенәгәсенә язылган эш стажы гына да кырык биш елны тәшкил итә, язылмаганнары белән ул илле елдан артык. Ул иң авыр һәм хәлиткеч һөнәр иясе - алтын куллы механизатор булды. Аның чишмә башы - армия хезмәтендә вакытта Владивостокта укып, Белоруссиядә ике ел танкист булып эшләүдән башлана. Аннан соң тыныч хезмәттә беренче "Колесный трактор"ны иярләү, бер ел шофер булып эшләү. Әлбәттә, безнең өчен син утыз елдан артык иң авыр һәм җаваплы хезмәттә - ДТларда эшләп, тырышып иген иккән, кыш буе алтмыш- җитмеш чакрым ераклыктагы Кировның "Плотбище", "Дмитровка", "Захватай" һ.б. урманнардан колхоз һәм авыл халкы өчен урман ташыган, техникасын кадерләп, саклап, һәрвакыт төзек, чиста тоткан, яшьләрнең остазы булган Нәкыйп абый - "Хуҗа" булып истә калдың. Механизатор егетләр аның ике ел гына булса да мастер-наладчик булып эшләгәнен, һәрвакыт төпле киңәшләре белән ярдәм итүен сагынып искә ала. Аларның күбесе Нәкыйп аганы үзләренең укытучылары итеп саныйлар. Аның тырыш, нәтиҗәле хезмәте күп кенә Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Ул бик азлар гына лаек була торган, СССР халык хуҗалыгы күргәзмәсенең бронза медале иясе дә. Әмма иң зур бүләк - сиңа карата гаиләңнең, туган-тумачаларыңның, хезмәттәшләреңнең, авыл халкының тирән хөрмәте һәм ихтирамыдыр. Син гаилә тормышыңда да бик бәхетле аксакал. Авылыбызның үзегез шикелле дәрәҗәле токымыннан булган Гөлҗиһан апа белән гаилә корып, сез инде пар канатлар булып алтмыш елдан артык гомер итәсез. Бу сезнең авылдагы механизатор ветераннар арасындагы шәхси рекордыгыз! Гаиләгездә һәрберсе үз юлын тапкан, уңган- булган ике егет, өч кыз үскәннәр, бүген оныклар, оныкчыклар үсеп килә. Төп йорт та ышанычлы кулларда. Улларыгыз Рифат, Рәфыйк синең кебек алтын куллы механизаторлар. Рифат колхозда беренче чирканчыгын алып, ул вакытта ук район сукачылар ярышында җиңү яулап, озак еллар район юллар бүлегендә алдынгы механизатор булды. Сез, әби, бабай бүген төп йортта яшәүче, күмәк хуҗалыкның бар яктан да үрнәк механизаторы - улыгыз Рәфыйкның, үзегезгә охшап килгән киленегез Ландышның, оныкларыгызның кадерле кешеләре, аларның зур терәкләре, олы киңәшчеләре дә. Мөгаен, сезнең шундый бәхетле картлык кичерүегез, кешеләргә гел игелек, изгелек кылып, авылдашларның рәхмәтен алып яшәгән өчен Аллаһының рәхмәте һәм әҗередер! Аллаһы сезгә алга таба да тазалык, тынычлык белән тигез тормышта яшәргә насыйп итсен! Шагыйрь әйткәнчә: "Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытларны табып булмыйдыр якут белән". Пәйгамбәребез с.г.в әйтте: "Иң яхшы кеше, кемнең гомере озын, гамәле яхшысыдыр. Иң начар кеше, кемнең гомере озын, гамәле начарыдыр".

Смәел авылы мәчете мөтәвәллияте исеменнән, 1982-1997 елларда колхоз рәисе булып эшләгән Солтан Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250