Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль яклау бүлеге челтәре максатчан эшли

Алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертәләр, эшнең сыйфатын яхшырту юнәлешендә даими кайгырталар.

Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр белән эшләүче бүлек инвалидлар тормышында төп фигура дисәк тә ялгыш булмас, алар физик мөмкинлекләре чикле иптәшләрнең тормыш-көнкүрешләрен якыннан белүчеләр, аларның күңел халәтләрен аңлаучылар. Мәктәпкә йөрми торган, өйдә генә торучы балалар белән дә алар даими элемтәдә торалар. Әлеге бүлек республикакүләм грантларда катнашып, шул грант акчасына инвалидлар тормышына ярак-лаштырылган бик күп җиһазлар алды. Хәзер исә алар ярдәмендә төрле һөнәрләргә өйрәтәләр, бик күп чаралар үткәрәләр. Республиканың «Мәрхәмәтлелек фонды» белән тыгыз элемтәдә торалар. Әле тагын бүлектә компенсацияләр бирү бүлекчәсе дә бар. Әлеге бүлек мөдире Фатыйма Галимова лаеклы ялга киткәчтен, аның урынына Миләүшә Хәбибуллина билгеләнә. Энҗе Нәҗипова, Ләйсән Садыйкова клиентларга аңлату эшләре дә алып бара, исәп-хисап эшләре дә башкаралар. Социаль яклау бүлегенең үзенең аерым консультанты да бар, ул гаилә һәм балалар бүлегендә озак еллар эшләп тәҗрибә туплаган һәм бүгенге көндә социаль контрактлар белән эшләүче, аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән субсидияләр, компенсацияләр исәпләүче Фирүзә Исхакова. «Соңгы вакытта кешеләр дәүләт хезмәте порталы аша эшләргә өйрәнеп бетте дисәк тә була, хәзер гаризалар да портал аша җибәрелә, җавапларны да портал аша гына карыйлар», – ди Алсу Гатиятуллина эшләренең шуңа бәйле рәвештә күпмедер җиңеләюен искәртеп. Әлеге генә барлыкка килгән өр-яңа федераль оешма да социаль яклау бинасына урнашкан. Ул махсус хәрби операциядән кайткан ветераннар һәм аларның гаиләләре белән эшләячәк, Кукмара, Балтач, Саба, Теләче районнарына хезмәт күрсәтәчәк, оешманы әйдәп баручылар – Дилүс Гатиятуллин белән Гөлүсә Сәгъдиева.

Бүгенге көндә социаль яклау бүлегенә Смәел, Шеңшеңәр, Сосна, Норма авылларында мохтаҗларны карау өчен социаль хезмәткәрләр кирәк, ә бүлекнең үзенә белгеч кирәк. Биредә эшләргә теләге булган иптәшләр әлеге хезмәтләргә алына һәм күңелен изге эшкә багышлый ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач социаль яклау бүлеге