Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңгы котлау

"Әнкәй - бәгърем, бәйрәм белән!"- дип котлап, 10 ай чамасы гына элек әниебез Мөхәммәтзәки кызы Низамиевага изге теләкләребезне, олы рәхмәт сүзләребезне ирештергән идек.

Төгәлерәге- 2016 елның 15 февраль көне иде ул. Бу көнне бәйрәм рухы кайнаган өебезгә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, әнием хезмәт юлын үткән күмәк хуҗалык җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыгы килде. Рәсми җитәкче-кунаклар да, без- балалары, онык-оныкчыклары, киленнәре һәм кияүләре бөек Анага чын күңелдән рәхмәтләребезне ирештердек, 95 яшьлек юбилее белән котладык. Соңгы котлау булган икән… Әнием 7 июль, пәнҗешәмбе көнне мәңгелеккә күзләрен йомды. Җомга көнне гүр иясе булды. Гомеренең кояшы сүнгәнче безнең җентекле тәрбиядә, кадер-хөрмәттә, йортыбызның булып яшәде ул. Бүгенге мул тормышыбызның фундаментының беренче ташларын әниебез салды. Без аякка баскач, әниебез җитәкчелегендә тормышның "диварларын" өйдек. Безгә, әтигә тугрылыгы, намус-вөҗданы белән үзенә-үзе чын мәгънәсендә бәхетле картлык төзеде…Әнием гомер юлын заяга уздырмады. 95 елдан артык лаеклы, бәрәкәтле гомер. Әйе, 96 нчы яшенә аяк басып, тагын 5 айга якын балаларының, уллары-киленнәренең, кызлары-кияүләренең, онык-оныкчыкларының, … үзенә карата җылы мөнәсәбәтен, һәммәбезнең кадер-хөрмәтебезне татып, Ходай биргән гомерен яши алды әле ул. Әниемнең җәсәден үзе 63 ел буе үзенә дип саклаган, шул гомер үзен көткән әтиебез янәшәсенә җирләдек. 63 ел элек гомерлеккә аерылышалар алар. Һәм менә кабат- кавышу… гомерлеккә! Тыныч йоклагыз, кадерлеләрем. Раббыбыз урыннарыгызны җәннәттә әйләсен…
Рамазан Фәрзиев, Иске Салавыч авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250