Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сокланырлык ике язмыш

Быелга чыккач кына да ике өлкән авылдышыбызны хөрмәтләдек. Икесе дә үз чорының геройлары булырлык кешеләр.

Без Смәел мәчетендә фикерләшеп, инде биш ел авылыбыздагы сугыш, тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының да туган көннәрен, юбилейларын  билгеләп үтүне гамәлгә керттек, дип язган идем инде. Быелга чыккач кына да ике өлкән авылдышыбызны хөрмәтләдек. Икесе дә үз чорының геройлары булырлык кешеләр.

Язилә апа Фәттахованың, әтиләре сугышның беренче көннәреннән фронтка китеп, хәбәрсез югала. Әниләре Нәфисә апа дүрт  баласы белән тол кала. Ул чор балалары кебек, Язилә дә, җиденчене тәмамлагач  ук фермага сыер саварга төшә (төрле елларда сыерлар  да сава, бозаулар, дуңгызлар да карый. 40 ел стаж бар!). Барлык эшләр кул белән, хәтта тиресне дә кул белән чыгарган чорлар. Унбиш сыер беркетелгән. Шулай булса да, ул зарланмый.

«Шәмсурый апа, мине кызганып, шыпырт кына ярты литрлы банка алып төшеп, җилен төбен савып эчеп куй, көчең артыр, дип киңәш бирде. Берүк җитәкчеләргә күрсәтмә, дип тә өстәде. Ачлы- туклы  яшәгән вакытлар бит...

Икенче көнне мин шулай эшләдем дә. Эчәргә дип, ярты банка сөтне савып, тәрәзә төбенә куйдым. Эш беткәч, килсәм, бер песи башын банка эченә тыгып, төбенә төшеп җиткән. Мине күргәч, банка белән сикереп төште, банканың төбе ватылып, муены песи муенында калды.

Гөнаһ шомлыгына каршы, ферма мөдире Тимергали абый килеп керде һәм хәлне аңлап алды. Шуннан соң  сыер савучылар сөтне урлыйлар дип, банкаларны яшергән җирләрдән эзләү башланды. Әле моның белән генә бетмәде, фермага колхоз рәисе, партия оешмасы секретаре төшеп, зур җыелыш уздырдылар.

Анда да безне Шәмсурый апа коткарып калды: «Монда төшеп, яшь сыер савучы кызларны тикшереп йөрмәгез, һич югында көнгә бер тапкыр фермада ипи белән чәй эчертүне оештырыгыз», – диде. Моны ишеткәч, бар да тынып калды. Ике көннән, каяндыр буханкалы ипиләр алып кайтып, терлекчеләргә чәй эчертү башланды. 1956 елда бу вакыйга бөтен районга таралды. Бу яңалыкны карарга районнан, редакцияләрдән килеп язып та чыктылар. Барлык колхозларда безнең тәҗрибәне куллана башладылар», – дип искә алды ул юбилеенда.

Язилә апа, авыр тормыш юлы узса да, гомерләр заяга узмады, дип горурланып әйтә ала. Алар яшьлек дусты, бергә уйнап үскән Гаптерәүф абый белән гаилә корып, илле ел бергә гомер иттеләр. Гаптерәүф абый инде 2014 елдан бакыйлыкта. Аларның тормышта үз юлларын, парларын табып, гаилә корган өч кызлары үсте. Бүген Язилә апаның алты оныгы, җиде оныкчыгы бар. Иң мөһиме, ул бик бәхетле әби. Төп йортта  кызы Тәнзилә, аның улы  Ирек, төп йорт килене Раилә, оныклары белән  гөрләшеп яшәп яталар.

Икенче юбилярыбыз Мансур абый Зәйнуллинның исеме күпчелек райондашларыбызга инде таныш. 81 яшендә хаҗ сәфәре кылуы турында «Хезмәткә» язып чыккан идек. Аның узган тормыш юлы да күбебез өчен үрнәк булырлык. Ул Смәелнең гаярь егете Газим бабай белән Салавыч Сәрдегәненең уңган кызы Гатифәбану  әбинең төпчекләре – бишенче бала булып дөньяга килә.

Бу гаиләдә үскән балаларның бишесенең дә талантлы, булдыклы, игелекле булулары турында зур итеп язып булыр иде. Әниләре  Гатифәбану әбине, алар яшәгән «Чурапан» тыкрыгының  «персидәтеле» дип йөртәләр. Аңа бу кушаматны зур оештыру сәләте булганы, һәрвакыт яхшы киңәшләр биргәне өчен күршеләре зурлап тага. Авылда, «хәлле гаилә» булганлыктан, авылга килгән зур җитәкчеләр, сәнгать әһелләре, эш белән килгән кунаклар да сыену урынын да «газимнекеләрдә» тапканнар.

Смәел  һөнәрчеләр авылы булса да, Мансур абый  балта остасы булуы өстенә үзен оста тимерче итеп тә таныта. Ул  бу катлаулы  һөнәрне  авылның өлкән тимерчеләреннән өйрәнә. Ничек тимерче булып китүен ул болай дип сөйли: «Сизнердан ферма атын дагалатырга Семен агай килде. Тимерчеләрнең кайсы авырый, кайсы нәрсә, алачыкта кеше юк. Симен агай мине күрде дә, әйдә, дагалап кына бир инде ди. Тимерчеләр янында йөргәнне күргән булгандыр инде. Үзем генә дагалаганым юк дисәм дә, бик ялынгач, тәвәккәлләдем инде... Бу хәбәр колхоз рәисе Һади абыйга да барып җитә. Аның тимерче эзләп утырган чагы була... Менә шулай итеп тимерче булып киттем»...

Шул көннән утыз ел колхозга, авыл халкына карусыз,  игелекле хезмәт итте Мансур абый. Ул вакытларда әле алачыкта Мари Иленнән кайткан агач күмереннән башка ягулык та булмый. Ташкүмерне, электрны әйтеп тә торасы юк! Ул шундый шартларда да нәрсәләр генә төзәтми, ясамый. Соңрак үзлегеннән автоген белән дә, электр белән эретеп ябыштыру серләрен дә камил үзләштерә. Бу елларда күмәк хуҗалыкны, авылны бу һөнәрдән башка күз алдына да китереп булмый. Еллар дәверендә  аның колхоз фермаларында башкарган эшләре дә бәяләп бетергесез. Авыл өйләренә металл трубалардан җылыту челтәрләрен ясауны да ул  башлап җибәрә. Бу чор өчен ул чын революция булды. Авылда, хәтта күрше авылларда да, аның  кулы тимәгән,  хезмәте кермәгән, ул  рәхмәт алмаган  хуҗалык калдымы икән?!

Гаилә тормышы да күпләргә үрнәк аның. Авылның  затлы токымнан булган Гөлфия апа белән кавышып, инде алтмыш ике ел авылда үрнәк гаилә булып яшиләр. Бала югалту хәсрәтләрен күтәрергә дә туры килде үзләренә.  Бүген 8 онык, 5 оныкчыкларының иманлы булып үсүләренә сөенеп, барысына шөкер итеп яши алар.

Мансур абый авылыбыз мәчетен төзүдә  дә иң  актив катнашучыларның берсе булды. Түбә ябуны, идән-түшәмнәрне эшләү аның  җитәкчелегендә башкарылды. Инде чирек гасыр вакыт узса да, мәчетебез әле яңа салган кебек, ниндидер проблемалар юк. Ул коелар казу остасы да. Авылдашлар аның 40лап кое казуын хәтерлиләр. Бүгенге көндә Газыймовлар авылда иң күп умарта тотучы да, иң зур алма бакчалары да аларда. Ул үз гомереңдә, мин белгәне генә дә,  «хан сарае» кебек дүрт  йорт кына төзеде. Моңа  авылдашларга  төзегәннәре керми, аларның саны юк.

Мәчет  ачылганнан бирле – инде 26 ел мәчет карты булуы  да күпләргә үрнәк. 82 нче яшь белән барганда хаҗ сәфәре кылуы белән дә күпләрне шаккаттырды ул. Мансур хаҗиебыз, әнә шулай, башкарган эш-гамәлләре белән дә, динебезгә ихлас бирелгәнлеге  белән дә күбебезгә чын мәгънәсендә матур үрнәк.

Солтан  Фатыйхов,
Смәел авылы.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш тормыш