Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Солдат хатлары – кешеләр язмышы…

1943 елның ноябре. Каты сугышлар бара. Фронт линиясенең алгы позициясе. Землянка. Кыр госпитале. Тез өсләренә куелган кәгазь кисәгенә өлкән солдат карандаш белән нәрсәдер яза, туктап тора, уйлана, тагын яза.

Ул - сугышка кадәрге укытучы, РОНО инспекторы Гомәр ага Садыйков. Улының үлгән хәбәрен ишеткән әти кайгы-сагыштан уйланып, улы Мөнир белән «сөйләшә»...
Кичерешләрен шигъри юлларга сала, улы белән хушлаша. Аның «Улыма истәлек» шигыре туа. Бу шигырь дә хат булып туган ягына Балтачка, кызлары Наилә, Леналарга килеп ирешә һәм саклана.

Күз нурым син, газиз улым,

Нигә бик тиз юк булдың?

Иптәшләрең көрәшкәндә

Көрәш мәйданын куйдың.

Юкка чыкты синең хакта

Уйлаган зур уйларым;

Искә алып кайгырырга

Калды моңлы уйнавың.

Мөнирем син, бер идең син,

Үләсеңне белмәдем.

Дошманнарны күпләп кырып

Нигә үзем үлмәдем?

Мандолиның чиртеп-чиртеп

Матур итеп уйнадың.

Матур итеп уйнавыңны

Тыңлап һичбер туймадым.

Көндезен дә сине уйлыйм

Төннәрен дә йокламыйм.

Күз алдымда синең гәүдәң,

Һич күңелемнән чыгармыйм.

Яшь чәчәкне юк итте бит

Канэчкеч фашист - немец.

Ант итәм көрәшергә дип,

Беткәнче фашист - немец.

Туганнарың бик көттеләр,

Килер әле, - дип, хатлар.

Наиләсе сөенеп язды,

Килгән хатка җаваплар.

Мөнир улым, син кайда соң?

Нигә хатлар язмыйсың?

Ун көн саен хатлар язам,

Әллә берсен алмыйсың?

Бер мең тугыз егерме дүрт

Синең туган елың ул.

«Әткәй җаным, күрешик», - дип,

Олы юлда бирдең кул.

Мөниремә ошатамын

Кайбер батыр яшьләрне.

Гвардия исемен алгач,

Калдырдың син әткәңне.

Иң сөеклем Мөнир иде,

Ул улкаем юк инде.

Бар өметем кызларымда,

Исән булсыннар инде.

Хат Садыйков Гомәрдән язып алынды. Язып алучы Балтач урта мәктәбе укытучысы Асия Рәхимҗанова. 1970 ел. Хатны авторга Хәкимҗанов Айрат тапшырды. 2007 ел. Балтач.
Фото: http://army-today.ru/kultura/frontovye-treugolniki/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250