Соңарган боерык
Башлангычта укыганда татар теле дәресендә булды бу хәл. Ул вакытта ике сыйныф бергә укыйбыз.
Укытучыбыз Роза апа Муллагалиева. Бергә утыручы классташым Гөлбостан белән нәрсәдер сорарга дип арткы партага борылган идек. Шулвакыт безнең партага шарт итеп йодрык килеп төште... “Языгыз!”... шулкадәр каты яңгырады бу сүз, куркудан сүзсез калдык, нәрсә язарга, кайда язарга. “Кызлар, бу боерык фигыль була”,-диде Роза апа тыныч кына һәм дәрес үз юнәлешендә дәвам итте. Калганын хәтерләмим.
Менә хәзер бераз язгалый башлагач шул бойрык фигыль искә төште дә, “Карале әй, бераз соңарып була да барып җитте бит бу боерык”,- дип уйлап куйдым. Белмим, кемнең боерыгы күбрәк тәэсир иткәндер, Роза апаныкымы, әллә Аллаһыныкымы? Кемнеке генә булса да хәерле булсын.
Мин үземне болай газеталарга мәкаләләр язармын дип башыма да китерми идем. Ә вакытлы мәтбугатны үлеп яратам. Үземне белә башлаганда “Татарстан яшьләре”н укый идем инде, бүгенге көнгә кадәр аерылганым юк.
Миләүшә апа Хайруллинаның язмаларын шулкадәр яратып укыйм. Минем әле аның үзен дә күрәсем, бер сөйләшеп утырасым килә. Аның Нурисламы да, Ләлүге дә әллә кайчангы танышлар кебек тоела.
Кайбер мәкаләләрне укыйм да авторлары белән бәхәскә кереп үз алдыма сөйләнеп йөрим кайчакта. Рәфыйк абый белән бервакыт әллә ни гомер әйткәләшеп йөрдем. “Көшкәтбашлылар Мәмдүдә каберен үзләренеке итәргә бик тырыштылар”,- дигән җөмлә язган иде ул. Шуның белән күңелнең һич кенә дә килешәсе килмәде. Әле моны һаман да ачыклый алганым юк.
Раушания апага чын-чынлап сокланам. Миндә аныкы кадәр күзаллау юк.Белмәгән кешесе, ишетмәгән хәбәре юк. Интернетта булган мәгълүматны да шулкадәр оста һәм кыска итеп җиткерә белә бит ул.
Хәмидә апа кебек оста да түгелмен. Ул миңа бер эшчән кырмысканы хәтерләтә. Аны кадәр практика туплау өчен үз кулларың аркылы күпме хезмәт уздырырга кирәк. Тотынсам бар эшне дә булдырам мин, әмма бераз ялкаулыгым бар. Шуңа күрә санап та тормыйм аның хезмәтен, бары сокланам гына.
Н.Арылыга бөтенләй баш иясе килә. “Аның башы да безнеке кебекме икән?”,- дигән сорау тынгы бирми. Шулкадәр булдырып чага, төрттерә, шаккатасың! Үзенең исемен генә белеп булмый. Әле соңгы сандагы бер язмасында егетләрне солдатка озату турында язган, һәм шунда “...әлегә армиягә яше җитмәгән Нигъмәтулла да үзенең барлыгын белдереп ала”, дигән җөмләсе бар. Исеменең Нигъмәтулла ахры синең гәҗиттәш абый... бик беләсе килә бит...
Халисә апа Шәйдуллинаның хәтеренә күз тимәсен, каян хәтерләп бетерә икән дип йөрим.Әллә кайчангыларны казып чыгарып яза.
Марс Ахунов,Ягсуп Мортазин минем үз бабаларым кебек тоела, мин бабайларымны хәтерләмим. Минекеләр дә шундый булгандыр, гомумән, бөтен бабайлар шундый буладыр шикелле.
Үзебезнекеләрне әйтми мөмкин түгел. Рәфыйк абый Шәрәфиев, Фәридә апа Шакирова, Әминә апа Мөхәммәтҗанова, Рәфкат абый Зарипов,Лилия Нәкыйпова. Иң беренче гәҗит килүгә үзебезнекеләрнең язмаларын карап чыгам.Бармы, юкмы... Таныш исем-фамилияләрне күргәч күңелдә рәхәт тойгы “Аллага шөкер, бар, язалар. Алар синең шикелле ялкау түгел шул. ” Юккамыни район “Хезмәт” гәҗитенең баш мөхәррире Зәкиев Вакыйф Мансур улы, уенын –чынын бергә кушып, “Татарстан яшьләре- балтачлылар гәҗите ул”,ди .Үзебезнекеләрнең язмаларын күргәч, “Булган, тагын Вакыйф абыйның сүзләрен аклаганбыз” ,-дип куям.
Менә ничә еллар бик тырышып шушы һәм башка авторларыбызның мәкаләләрен укый торгач тәки өлгереп киләм. Анда да бик акрынлык белән генә. Әйткәнемчә бераз ялкау мин. Көн дәвамында башка әллә нинди фикерләр, мәкалә итеп язарлык темалар килә. Аларны телдән сөйләп тә йөрим, тик утырып язарга түземлек җитми. Уйларыңны язып бара торган берәр әсбап булса бик яхшы булыр иде дә бит. Югыйсә инде кайбер авылдашлар да шул турыда яз әле, менә боларны язарга кирәк дип әйткәләп тә торалар. Күрәсең теге яхшы боерыкның тагын бер кабатлануы кирәктер. Бәлки инде бу вакыйганы Роза апа хәтерләми дә торгандыр. Ә менә минем искә төште әле. Роза апаны эшкә барганда юлда очраткалыйм мин,һәрвакыт үзенең киңәшләрен бирә, басылып чыккан язмаларымны, аларга карата фикерләрен әйтеп уза. Бәлки бу мәкаләне укыгач боерык кабат яңгырар әле, белеп торам ,тагын “Яз!”,-диячәк...тик менә кайчан аңга барып җитеп тормышка ашар, белгән юк. Беренчесе кебек озак югалып йөрмәсен иде.
Лилия Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев