Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сосна халкы “Хезмәт”не яратып укый

Сосналыларның мәгърифәтле булуларына адым саен инанасың. Почта бүлекчәсе мөдир Ләйлә Ганиева :"Бездә район газетасы "Хезмәт"кә генә дә 203 гаилә язылды, "Сосна" җәмгыяте янәдән 10 алдынгысын "Хезмәт"кә һәм "Ватаным Татарстан"ның җомга санына яздыртты", ди.

Узган ел озак еллар почта таратып, лаеклы ялга чыккан Гөлзилә ханым да иң күп "Хезмәт"кә яздыртучы булып танылып, "Татмедиа"бызның генераль директоры Андрей Кузьмин тарафыннан хөрмәтләнеп кайткан иде.

Ләйлә ханым биредә 10 еллап эшли инде. Үзе Арча кызы, Югары Пошалымныкы, җырдагы "Пошалым чаналары" авылыннан. "Ул җырны әти генә ишетә алмады, мәрхүм, - ди шулай дигәч Ләйлә ханым. - Ул да чана ясау остасы иде." Үскәндә 8 бала үскәннәр, күрше кызы артыннан Ләйлә дә Сосна килене булып куйган. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләгәннәр.
Кызлары Гүзәл медицина буенча киткән, бүгенге көндә республиканың бала тудыру бүлегендә акушер булып эшли. Уллары Рүзәл шәхси эшен башларга йөри. Кече уллары мәктәптә югары сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250