Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сосна халкын китапханәгә ничек җәлеп итәләр (фото)

82 яшьлек Зөфәр абый Гомәров авылда иң күп китап укучылардан. Колхозда төрле эшләр башкарып лаеклы ялга чыккан кеше. Узган ел 33 китап укыган булса, быел ярты елда 34 китап алган.

Тормыш иптәше Кәүсәрия белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Кәүсәрия апа күптән түгел генә гүр иясе булган. Бәлки, авыл агасы югалту ачыларын шулай матур әдәбият аша басадыр, китап укып үзенә юаныч табадыр. Хәсрәте зур аның, солдатка киткән улының да үле гәүдәсен генә кайтаралар. Табут белән кайтардылар, ачып та күрсәтмәделәр, алып кайтучылар өйгә дә кереп тормады, дип сөйләгән Зөфәр абый авылдашларына.

Зөфәр абыйның кызы да китапка гашыйк, аеруча да шигырьләр ярата. Бары шигырь китаплары гына ала, ди аның хакында авыл китапханәчесе.

Узган ел җәмгысе 656 кеше китап яздырып алган. Быел 447 кеше инде китап, газета-журнал укырга, кирәкле методикадан фйдаланырга өлгергән, шуның 158е - балалар, 289ы зурлар. Менә бит, бакча эше, вакыт юк дип сәбәп тапмыйлар, хезмәт белән мәгърифәтне бергә бәйләп баралар. Алай да була икән! Китапларны китапханәче Югары Соснага үзе менгезә, мондый хезмәт күчмә китапханә дип әйтелә, биредәге 17 гаилә китапларны бер-берсенә йөртеп укый.

Китап җиткезә алмаган чаклары күп китапханәченең. Өстәвенә, барысына да диярлек яңа гына табадан төшкәне, каты, матур тышлысы, типография исе аңкып торган яхшысы кирәк. Ә үзләре китапка сакчыл карашта микән соң? "Зарлана алмыйм, - ди китапханәче Илсөяр ханым. - Эзләп алган чаклар була үзе. Әмма ертылган, аерылган-каерылган китаплар кайтарып биргәннәре юк". Ә инде тузып киткән китапларны мәктәп укучылары белән бергә "ремонтлыйлар" икән. Китапханә мәктәп белән тыгыз мөнәсәбәттә эшли, һәр чара мәктәп, авыл җирлеге, мәдәният йорты, "Сосна" җәмгыяте белән берлектә уза.

Халыкны ничек шулай китапханәгә җәлеп итәргә мөмкин соң? Китап укырга яратса да, килергә вакыты табылмаска мөмкин бит.

Сере бик гади булып чыкты. Биредә халыкка хезмәт күрсәтү объектларының барысы да бер тирәдә - үзәктә урнашкан. Шуңа да үтеп китешли генә китапханәгә сугылу берни түгел икән. Фельдшер-акушерлык пунктына килгән өлкәннәр, ачылып өлгермәсәң, кәрәзлегә шалтыратырга ук тотына. Хуҗалык идарәсенә килүче дә керми калмый. Мәктәп балалары да гел монда. Почтага йомышы төшкәннәр дә керми китми. Саба ягы язучысы Гөлсинә Галимуллинаның, Арча әдибе Радик Фәизовның китаплары күп укыла икән, "Татар ашлары"н да кызлар еш алдырта.
Авылның иң өлкән кешесе Әминә Рамазанова да бик күп китап укучылар рәтендә йөргән, соңгы елда гына күзләре начарлану сәбәпле, укуын киметкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250