Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль яклау – халыкны югары сыйфатлы тормыш белән тәэмин итү (фото)

Рәсемдә: Балтач бистәсендә яшәүче тыл ветераны Сания апа Шакирҗанова. Программа кысаларында өч ел элек салынган йортта кадерле-хөрмәтле булып гомер кичерә. Коръән укып, догаларымны кылганда, җитәкчелеккә рәхмәт ирештерәм, ди ул. Иптәше Газыймҗан Бөек Ватан сугышы ветераны, 16 ел элек мәрхүм.

Татарстанлыларны нәтиҗәле социаль яклау белән тәэмин итү Хөкүмәтебезнең өстенлекле эшчәнлекләреннән берсе.

Татарстанны бик еш төрле юнәлешләр буенча үсештәге республика буларак үрнәк итеп куялар. Республикабызның ирешкән уңышлары төрле рейтингларда беренче урында баруы белән раслана. Мөһим күрсәткечләрнең берсе - яшәү шартларының сыйфатлы булуы.

Хәзерге вакытта Татарстандагы социаль түләүләрнең 30 төре федераль, 49 төре республика бюджетыннан башкарыла. Әлеге системаның төп юнәлеше - ярдәмнең тиешле адреска барып җитүендә һәм дә нәтиҗәсе күренүендә. Республикада социаль түләүләр алучылар җәмгысе 1, 7 миллион кеше тәшкил итә. Моннан тыш, социаль ярдәм күрсәтүнең системасын уңайлы тәртипкә салу өчен заявкаларны электрон вариантта кабул итүләр дә оештырыла.

Рәсәй төбәкләре арасында Татарстан рейтингта 4 урынны алып тора. Алгы урыннарда Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм дә Санкт-Петербург. Идел буе федераль округында Татарстаныбыз - әйдәп баручы, объектив күрсәткечләргә (тормышның сыйфатын билгеләүче алым үз эченә 64 күрсәткечне ала) нигезләнгән татарстанлыларның бәрәкәтле яшәеше республика җитәкчелегенең социаль сәясәтне нәтиҗәле һәм грамоталы итеп югары дәрәҗәгә җиткерүдән гыйбарәт.

Татарстанда социаль яклауга һәрвакыт аерым игътибар бирелде. Икътисадый кризис чорларында да пенсионерлар, күп балалы гаиләләр үзәктә торды. Рәсәйдә барган катлаулы икътисадый шартларга карамастан, 30 Президент программасының берсе генә дә эшләүдән туктамады. Моны без үзебезнең Балтач районы мисалында тулысынча раслый алабыз. Районыбызда әлеге программаларның һәммәсе дә гамәлгә ашырыла килә. Балтач бистәсендә һәм дә Чепьяда 120 урынлы ике балалар бакчасы төзелде, күп фатирлы йортларда, 7 мәктәптә 60 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылды, 5 авылда күпфункцияле үзәкләр файдалануга тапшырылды, район үзәгендә 2 ял паркы эшләнде, җирлекләрдә спорт мәйданчыклары сафка басты, гаиләләребез тузган тораклардан яңа өйләргә күчәләр.

- Безнең хезмәткәрләр быелның 7 аенда 16 мең 458 кеше кабул иттеләр. Ул гражданнарга барлыгы 73 миллион 740 мең сумлык күптөрле дәүләт ярдәмнәре күрсәтелде, - ди район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина. 2007 елдан бирле республикабызда һәм районыбызда мәрхәмәтле "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" дигән проект уңышлы гына эшләп килә. Үз ихтыярлары белән аз керемле гаиләләргә ярдәм итүчеләр елдан ел арта.

Быел гамәлгә кергән "Мөстәкыйль яши алам" дигән проект та көн үзәгендә. Бу урында Смәел авылында үсеп, үз көче белән Мәскәүдәге югары уку йортларының берсендә белем алган һәм дә Рәсәй башкаласында эшләргә калган, коляскада гына хәрәкәт итүенә карамастан, гаять тә актив яшәү рәвеше алып баручы Нурсинә Галиеваны телгә алу урынлы. Узган ел "Татарстанның энҗе бөртеге" дигән бәйгедә беренче урынны алган кыз ул.

- Әлеге конкурска әзерлек башланганда Нурсинә Мәскәүдә иде, - ди районның инвалидлар белән эшләүче белгече Фәния Йосыпова. - Бездән нинди ярдәм кирәк булачак дигәч, мин үзем мөстәкыйль рәвештә әзерләнеп карарга телим, дип җавап бирде. Ләкин без аны ярдәмнән калдырмадык, ә менә аның шундый да нык ихтыярлы булуы бик сокландырды.

Районыбызда 385 Бөек Ватан сугышы ветеранына барлык уңайлыклары булган яңа өйләр салынды. Август ахырында тагын биш ветеранга йорт тапшыру күздә тотыла һәм Балтач районында чиратта торучылар шуның белән төгәлләнә, дип белдерәләр. Район хастаханәсендә сугыш ветераннары өчен бөтен уңайлыклары белән җиһазландырылган махсус палата эшли.
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән проект кысаларында өлкәннәребезне бушлай компьютер серләренә дә өйрәтү мөмкин булды.

- Барлыгы 64 ветераныбыз компьютерга өйрәнү буенча укуларда катнашты - ди "Ак калфак" Бөтендөнья иҗтимагый җәмгыятенең райондагы оешма җитәкчесе, үзе дә ветераннар сафында электроника серләренә төшенгән Зөлфирә Камалова. - Барысы өч чыгарылыш булды, өч укучыбыз Казанда узган бәйгедә призлы урыннар алып кайтты.

Республикабызда мәгариф юнәлеше дә аерым үзенчәлекле урын алып тора. Һәр елның август аенда уздырылган зур педагогик киңәшмәдә Татарстан Президентының һәм башка министрлык җитәкчеләренең катнашуы шуның бер дәлиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250