Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Совет фильмындагы кебек… яки “Урман гүзәле” Гүзәл турында

Шушы көннәрдә "Урман гүзәле" конкурсыннан зур җиңү белән кайткан Гүзәлебезне очрашуга чакыргач, "Трактор йөртү хокукын алып йөрим әле", дип шаккатырды.

Совет чорының бер фильмында "Спортсменка, комсомолка и просто красавица", дигән сүзләр яңгырый. Бу сүзләр үзләренең көчен әле дә югалтмыйча, Гүзәл Габдрахманова өчен махсус әйтелгән кебек. Спортның берничә төрен үз итүче, театр тормышында кайнаучы, машина белән генә түгел, хәтта трактор белән уртак тел табучы, бәйләргә яратучы, шәҗәрә төзүче, үз китабын чыгарырга җыенучы, фото сәнгатен яратып башкаручы Гүзәлебезнең безгә ачылмаган яклары калдымы икән әле?!


МӘКТӘП ПРЕЗИДЕНТЫ


Мәктәптә белем алган вакытыннан ук Гүзәл спорт белән мавыга. Сәхнәдә чыгыш ясарга да вакыт таба, мәктәп дилбегәсен дә үз кулларына алып, берничә ел президент булып тора. Гомумән, укуда гына түгел, ә тормышта да гел актив һәм алдынгылар рәтендә була ул. Әлбәттә, әлеге мавыгуларына мәхәббәт гаиләдән килә аңа.

Сосна мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшләүче Фәнил абый үзе дә сизмәстән кызы өчен кумирга әйләнә. - Әтине һәркем диярлек белә иде, шуңа да аның белән йөргәндә мине һәрчак горурлык хисләре биләде. Һәм киләчәктә мине дә кешеләр шулай таныса иде дип хыяллана идем, - ди Гүзәл әтисе турында сөйләп. Ә шулай да әтием юлын дәвам итүче - ул энем Фидан булды. Энем аның һөнәрен генә үз итеп калмады, ә тракторда эшләү буенча да уң кулы булып, әти белән беррәттән эшләр башкара, - ди Гүзәл туганы белән ихластан горурланып.
Әнисе Гөлсу апа балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Гүзәлнең йомшаклыгы, аш-су бүлмәсендә кайнарга яратуы әнисеннән килә. - Әнием бик тәмле пешерә минем, шуңа да ашарга пешерү күбрәк аның җилкәсенә төшә. Ә мин төрле салатлар, кабатланмас тортлар пешерү белән мавыгам, - ди әңгәмәдәшем. Мәктәп елларыннан ук Гүзәл фотога төшерү эшен үз итә. Кызларының әлеге эшкә хирыслыгын күреп әти-әнисе фотоаппарат та бүләк итәләр үзенә. Шуннан инде Гүзәл махсус курсларда белем алып, туйлар, никахлар, төрле мәҗлесләр төшерү белән дә шөгыльләнә башлый.


МИҢНЕХАНОВ БЕЛӘН СЕЛФИ


Гүзәл белән аралашкан вакытта ул кисәк кенә «мин бит әле Миңнеханов белән селфи да ясадым», дип әйтеп куйды. Икенчеме, өченчеме курста укыганда (әңгәмәдәшем Казан дәүләт аграр университетын быел кызыл дипломга тәмамлап, укуын магистратурада дәвам итәргә тели - З.Ф.),

безне - икътисад факультетында укый торган ике кызны IT-паркка җибәрделәр. Биредә без университетның йөзен якларга тиеш идек. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич та безнең яннан тиз генә үтеп китмәде, туктап, сорауларын бирде һәм мин әлеге мөмкинлектән нигә файдаланып калмаска дип, аның белән селфи ясадым.

Әлеге фото бик күп матбугат чараларын кызыксындырырга өлгергән иде, - дип көлә Гүзәл.

Әңгәмәдәшем белән аралашкан саен аның яңа ягы ачылып тора, ничек өлгерә, ничек армый, белмим. Ә ул әлеге халәтен, мин тормыштан кайф алып яшим, дип атый.


111 СПЕКТАКЛЬ


Аграр университетка укырга керүгә Гүзәл биредә эшләп килүче театр түгәрәгенә үтү максатын куя үзалдына. Кастингны уңышлы уза ул һәм шул көннән алып сәхнә йолдызына әйләнә. Җәйге каникул вакытларында да ял итми алар, җәйнең 111 көнендә 111 спектакль куеп, бөтен республиканы әйләнеп чыгалар. - Анда йөргәндә төрле кешеләр белән таныштым, араларында хәтта туганнардай якын булганнары да бар. Алар тагын киләсен белгәндә көтеп алалар, хөрмәтләрен белдерәләр. Әлеге төркемгә эләгүем белән мин чиксез шат идем, чөнки үземне яңа яктан ача алдым. Биредәге коллектив белән "ТНВ"да баручы "Аулак өй" тапшыруында катнашып, төп рольләрне башкардым. Гомумән, мин үземне бөтен яктан сынап карадым, хәзер инде тыныч күңел белән документлар арасына чумып, саннар дөньясында гизсәм дә була, - ди Гүзәл. Тик нигәдер әлеге сүзләре зур шик тудыра, шундый актив райондашыбызның бухгалтер булып каядыр утыруына ышанмыйм мин. Гүзәлнең киләчәге башка юнәлеш алыр, аның йолдызы башкача кабыныр кебек. Тик монысын вакыт күрсәтер...


"УРМАН ГҮЗӘЛЕ"


Ниһаять, әлеге конкурс тукталышы да килеп җитте. Гүзәл үзе дә уйламастан аңа килеп керә, интернеттан килгән тәкъдимнәргә шикләнеп караган һәм моңарчы аларны бөтенләй кабул итмәгән кыз бу юлы уены-чыны белән бергә тәвәккәлләп карарга була. Һәм апрель аенда Архангельскийда үтүче финалга бара. Биредә 30 кыз арасыннан 12сен сайлап алалар. Алар арасында Казаннан ике кыз була, берсе райондашыбыз. - Биредә без башта жюри алдында сынау үттек, аннан соң экология темасына бәйле проект якладык, бу һөнәрне ни өчен сайладың дигән сорауга җаваплар бирдек, үзебез турында төшергән видео белән таныштырдык һәм берәр чыгыш ясадык. Мин, мәсәлән, татарча бию башкардым. Ә инде суперфиналга килгәндә, ул узган атнада булды. Монысы инде чын матурлык конкурсы буларак узды. Биредә дизайнерлар киемнәреннән дефиле үтте. Шулай ук биредә техника, табигать һәм кызларны берләштереп фотога төшүләр булды. Алар киләчәктә календарь чыгару өчен махсус да эшләнде. Безне кабул иткән жюри әгъзалары - ул 12 компания вәкиле иде. Мине, мәсәлән, "Ponsse" компаниясе үз йөзе итеп кабул итте, аларны бигрәк тә минем "Кичәгегә караганда яхшырак бул" дигән девизым әсир иткән иде. Җиңүчеләрне игълан иткәндә үз исемемне ишетү бик күңелле һәм көтелмәгән булды. Мин "II Красавица леса" исеменә лаек булдым һәм затлы тун белән бүләкләндем. Туган ягыма кайтып җиткәч мине район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов каршы алып: "Балтачта син беренче королева", дигән сүзләр җиткерде.

Бик күңелем булды. Шуңа да әлеге конкурс барышында миңа көч биреп торган һәркемгә зур рәхмәтләремне ирештерәсем килә, - дип ихлас кичерешләре белән бүлеште әңгәмәдәшем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250