Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәрия апа көткән көн җитте

Инде Нормада күптән көтелгән авыл җирлеге бинасы да ачылды, яңа бина кирәк дип чын күңелдән борчылган Сәрия апа Аитованың нишләп бер тавышы да юк соң, дип йөри идем, озак та үтми шалтыратты тагын үзе:

- Рәхмәтләремне әйтеп бетереп булмый. Урамнарга керүе үк рәхәт, ямьнәр биреп, балкып тора ичмасам. Күпме гомерләр шул иске бинада эшләделәр бит.
Бар бит ул шундый кешеләр. Билгеле бер системага турыдын-туры катнашы булмаса да, үз җирлегенең төзеклеге, матурлыгы өчен җан атып йөрүчеләр. Сәрия апа да шундыйлардан. Күпме уфтанды ул Нормада җыен иске бина, дип. Хәзер әнә яңартуларга куанып беталмый. Туган җиребез әнә шундый ихлас, патриот райондашларыбыз белән дә матур шул безнең.
Баш мөхәррир фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250