Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Студентлар десантын Балтачыбыз җылы кабул итте (фото)

Студентлар отрядлары вәкилләре Арбор, Чепья, Куныр, Пыжмара, Урта Көшкәт авылларында булдылар.

6нчы февральдан 11нче февральга кадәр районыбызда (Чепья, Арбор, Пыжмара, Куныр, Урта Көшкәт авыллары) Идел буе федераль округы студентлар отрядларының округ штабы иреклеләр акциясен үткәрде. Студентлар десанты бер атна дәвамында районда игелекле эшләрдә катнашып, үзләре дә концертлар оештырдылар.

- Безне җылы кабул иткән Балтач районы җитәкчелегенә  һәм халкына  зур рәхмәтемне җиткерәсе килә, - ди Идел буе федераль округының студентлар отряды җитәкчесе Ләйсән Камбеева.

Студентлар отрядлары вәкилләре Арбор, Чепья, Куныр, Пыжмара, Урта Көшкәт авылларында булдылар. Мастер-класслар, интеллектуаль квизлар, мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар уздырдылар, ветераннарга, мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм иттеләр, социаль әһәмияткә ия объектларны җыештыру һәм төзекләндерүдә катнаштылар, концертлар оештырдылар.

Егет-кызлар шулай ук районыбызда узган чараларда да актив катнашты.  Г.А. Сидоров истәлегенә үткәрелгән спорт ярышлары, «Төнге чаңгы юллары», керлинг ярышлары, «BroomBall» кышкы уеннары, «Россия чаңгы юллары» һәм «Яшь буын-2023» гала-концерты, Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музеенда булу бик матур тәэсирләр калдырды, диде алар.

Акция кысаларында студентлар отряды Балтач районының 5 мәктәбендә 5 концерт, 45 мастер-класс һәм уеннар уздырган, 3 боз шугалагы, 3 түбә, 3 мемориаль комплекс, чиркә территориясен чистарту эшендә катнашкан. Район территориясендә яшәүче 1000нән артык кешегә ярдәм кулы сузган.

«Россия Студентлар отрядлары» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасы – илнең иң зур яшьләр оешмасы, ул Россиянең 74 субъектыннан 240 меңнән артык яшь кешене вакытлыча хезмәт белән тәэмин итә, шулай ук гражданлык һәм патриотик тәрбия белән шөгыльләнә, яшьләрнең иҗади һәм спорт потенциалын үстерә.

Идел буе федераль округы территориясендә гомуми саны 600дән артык булган 21 отряд эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: студент десант