Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шубан авылында яшәүче Равил һәм Рәмзия Кашаповлар гаиләсе районыбызда үрнәк гомер кичергән парларның берсе (+фото)

Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә соклану һәм хөрмәт уята.

Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә соклану һәм хөрмәт уята. 

Балтач районы Шубан авылында яшәүче Равил һәм Рәмзия Кашаповлар гаиләсе районыбызда үрнәк гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң инде 50 ел гомер үтеп киткән. Язылышу мизгелләрен бүгенгедәй хәтерлибез диләр алар бер сүздән. Ул вакытта авыл советында хезмәт куючы Гарифуллина Кадимә апаны да хөрмәт белән искә алдылар. Гаилә белән аралашкан саен, биредә мәхәббәт дигән хисләрнең өстен булуын, тынычлыта, бер-берсенә юл куеп яшәгәнлекләрен аңларга була.

 Равил әфәнде 42 ел механизатор, ә Рәмзия ханым 36 ел буе сыер савучы булып намуслы хезмәт куйган кешеләр. Өч бала тәрбияләп үстереп, бүгенге көндә оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. Аларны күркәм бәйрәмнәре белән район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, Шубан авыл Советы башлыгы урынбасары Алсу Зарипова тәбрикләп, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Кашаповлар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев