Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шуйгуртка бармый калган кеше юктыр

Ычкына алмый газап чиккәннәр, ат өстендә бик озак чапканнар

Урта Ушма авылы табигатьнең гаҗәеп матур урынына урнашкан – Кече Лызи ягыннан килгәндә уң якта җәйрәп яткан бөягә (бу бөя ел әйләнәсе район халкын үзенә җыя, турбазадан ким түгел – җәйләрен бирегә су коенырга, ял итәргә киләләр, балык тоталар, көймәдә йөзәләр), каршы яктагы биек, төз агачлы урманнарына сокланасың (урманында киек җәнлеге дә аз түгел, җиләге, гөмбәсе күп диләр), уң якта серлелеге белән җәлеп итүче, ерганак-лы, шулай ук төз наратлы пейзаж үзе генә дә ни тора! (Дема луг урманы диләр аны, заманында биредә болын булып, шул болында иң беренчеләрдән булып агачны Дема исемле урманчы утырткан, шунда яшәгән, урманны тәрбияләп тоткан һәм менә исеме халык теленнән төшми), шул ерганаклы яктан төшеп киткәч, ерак түгел генә «Шуйгурт ошмес» дигән чишмә бар (бистә халкы, Казан кунак-ларына кадәр килә ди, аның суын бер эчсәгез, кабат-кабат киләсез, ди авылда яшәүчеләр).
Унсигезенче гасыр ахырларында удмуртлар килеп яши башлаган Урта Ушма авылы заманында бик зур булган (удмуртлар Кече Лызидан күчеп килгән), авылда гаять тә хәлле кешеләр яшәгән дип тә фаразлана, чөнки бервакыт археологлар килгәч, биредә бизәнгеч, балдак кебек алтын-көмеш әйберләре хәйран табыла. Хәзер исә авылда нибары тугыз-ун хуҗалык, инде менә хәйран еллар шуннан артмый да, кимеми дә. Бу тирәдә яшәүчеләр әлеге күренешне риваятькә бәйләп аңлаталар, имеш Дема луг урманы янындагы ерганакта кайчандыр җеннәр яшәгән, аларның атлары булган, менә шул атлар авыл халкының иген кырларын таптап, булачак уңышка зыян салып йөргән, авыл халкы бу атларны күргән, шайтаннар эше икәнлеген аңлаган һәм шул атларны тотып, сыртларына урман сагызы сылаган, атка атланган шайтаннар шул сагызга ябышып калганнар, ычкына алмый газап чиккәннәр, ат өстендә бик озак чапканнар һәм бу авылдагы өйләр уннан артмасын дип каргаганнар имеш. Ни гаҗәп, хуҗалыклар саны, чыннан да, башка еллар белән чагыштырып карыйсың.., шул килеш тора.
Кайчандыр юлсызлыгы, газ булмавы белән изаландырган авылда бүгенге көндә үзара салым акчасына юллар төзекләндерелгән. Ихаталарга газ кергән, су килгән, утлар яна, шәхси транспортлары бар. Авылда кайчандыр клуб та, клуб эчендә китапханәсе дә булган, «Айкай», «Шулдыр жыт» кебек танылган ансамбльләргә кадәр килеп концертлар куйган, хәзер исә ул урында бушлык, авылга кагылышлы берәр мәсьәләне җыелып хәл итәргә дә урыннары юк, андый чакта урам кала инде. Кибет, мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты юк, моңарчы да булмаган, район үзәге якын булгач, кирәк-яракка машиналары белән бистәгә барып кайту кыен түгел. Ә болай Югары Ушмага атнасына өч тапкыр автолавка килә, диләр. Балалар Югары Ушма балалар бакчасына йөри, башлангыч белемне дә шунда ала, урта белем Кече Лызи мәктәбендә бирелә, мәктәп автобуслары йөртә. Атнасына бер тапкыр чүп җыю машинасы килә. Бирегә килгәч, без Мария һәм Валерий Автономовларда озакка тукталдык.
– Авылыбыз кечкенә, халкы аз булса да, без авылыбызны бик яратабыз, ул безгә бик кадерле, – ди Мария Ивановна. – Риваятеннән дә курыкмыйбыз, дус-тату булып, бергәләшеп, ярдәмләшеп гомер итәбез.
– Рәхәтләнеп мал асрау өчен генә мөмкинлек юк менә, – ди Валерий Яковлевич көтүлекләр юклыгын искәртеп. Чыннан да , бер якта тирән, киң бөя, икенче якта тирән коры елга, әйләнә-тирә урман...
Сүзгә туганнан туган Николай Петрович кушыла, ул туганнарына безнең белән сөйләшергә дип килгән.
– 2017 елда «Мелиоратор» оешмасы бик яхшы итеп чишмә салып бирде, суын бу тирәдә яшәүчеләр генә түгел, читтән дә килеп яратып алалар. Кайчак җирле халыкны үткәрмиләр дә әле, озак кына чират көтеп торабыз. Менә шул чишмәнең суы кышын кайчак туңа, су начар килә башлый. Әгәр җитәкчеләр ишетеп, әлеге мәсьәләне хәл итәргә булышсалар, без бик рәхмәтле булыр идек, – ди Николай Петрович.
Без килгән көнне өстән бертуктаусыз яңгыр явып торса да, кып-кызыл миләш тәлгәшләренә күмелгән көзге авыл үзгә матур тоелды. Җан тынычлыгы тоямсың биредә. Нигездә күпчелек пенсионерлар яши, яшьләр каланы сайлый. Калган урта яшьтәгеләр «Сорнай» җәмгыятендә хезмәт куя. Тугыз хуҗалыклы авылны яшәткән Степановлар, Павловлар, Автономовлар (ике гаилә),

Манашевлар, Григорьевлар, Федоровлар, Алексеевлар, Матюшиннарга карата күңелдә хөрмәт хисләре генә. Рәхмәт аларга туган җирнең сулышын кадерләгәнгә, Кече ватанны саклап яшәгәнгә!

Документта Урта Ушма дип йөртелсә дә, авылның чын исеме Шуйгурт – удмуртчадан тәрҗемә иткәндә «сюй»– туфрак, «гурт» – авыл.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев