Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суык көннәр дә янгынга сәбәпче

Биредә шулай ук гараж янды, эчендәге «Рено Дастер» машинасы зыян күрде

8 декабрь көнне, төнгә каршы, Кариле авылында Р. Галиев хуҗалыгында янгын чыгып, хуҗаның гаражы янды, гараж эчендә «УАЗ» автомобиле булып, ул да зыян күрде. Тикшерү барышында янгынның электр чыбыгының кыска ялганышыннан чыгуы мәгълүм булды.

Ә инде икенче көнне, 9 декабрьдә, иртәнге якта янә янгын очрагы, монысы инде Нөнәгәр авылында Н. Гарипов хуҗалыгында. Биредә шулай ук гараж янды, эчендәге «Рено Дастер» машинасы зыян күрде, ут-күзне җылылык миченең төзек булмавыннан чыккан дип таптылар. 12 декабрьдә кичке якта тагын янгын, Әтнә авылында металл утын миченә ныграк ягу нәтиҗәсендә, ферма котельныена ут каба, түбәсе яна, кирпеч стеналары кала. Янгын сүндерелә, малларга зыян килми.

— Күреп-белеп торасыз, күп очракта янгыннар мич, электр җиһазлары кулланудан килеп чыга. Дөресрәге, көнкүреш әйберләрен дөрес кулланмаудан зыян күрәбез, — дип, булган хәлләргә аңлатма бирде Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Рафил Шәрәфетдинов. — Салкын һава торышы булганда да янгыннардан сак булырга кирәк. Суык булгач, җылынасы, җылытасы, җылыда эшлисе, яшисе килә. Ләкин саклык чараларын күрү кирәк, төзек түгел икән мичләр, кулланмагыз аны, нинди генә электр җиһазыннан файдалансагыз да, эшләгәндә аны караучысыз калдырмагыз. Утын мичләрен, "Буржуйкалар"ны аеруча да күзәтүсез калдырырга ярамый. Карак керсә, берне ала, ут керсә, меңне ала, миллионлаган суммаларда зыян килергә мөмкин. Һәр өч урында да янгыннар озакка сузылмый сүндерелде, тикшерү эшләре алып барылды. Урындагы, күрше-тирәгә якын янгын сүндерү машиналары тиз арада янгын сүндерүчеләребезгә ярдәмгә килде.

Көннәр сындырды, җылыта, дип кенә тынычланмаска кирәк, кыш озын, бу көннәрдәге көчле суыклар алга таба да кабатланырга мөмкин, шуңа күрә, җылыту приборларына, мичләргә аеруча да игътибарлы булыйк, төзек түгелләрен каратыйк, бөтенләй торырга ярамаганын кулланыштан алыйк, җылыны арттырган очракта да уяулыкны югалтмыйк. Алда Яңа ел бәйрәмнәре, бәйрәм көннәрендә янгыннарга каршы көрәшүчеләр аеруча да сак һәм игътибарлы булырга куша. 25 декабрьдән республикада махсус режим кертелүе турында да хәбардар булып торыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев