Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

СВОдан үзе генә кайтмаган, этен дә ияртеп кайткан

«Анда калдырырга курыктым, кая карама мина, эләгеп шартлар, йөрәк ярасына әйләнер, дип алып кайттым», – ди Дамир.

Дамир кайткан! Бу хәбәр әсәрләрдәге кебек яңгырады. Хәрби операция башыннан ук билгеле инде ул Балтач егете Дамир, шуңа да бу хәбәр шәхсән рухландырмады, әмма Дамирның үзе белән күрешеп сөйләшкәч, аның киткәннән бирле ялга әле беренче мәртәбә генә кайтуын үз авызыннан ишетеп белгәч, каләм иясе югалды да калды. Җитмәсә, нибары ике атнага гына җибәргәннәр, инде кайбер егетләр елына әллә ничә кайтты, ә Дамирга отпуск бәхете яңа елмайган.

— 95 процент солдат иминлекне саклап калырга тиеш, 5 проценты гына кайта ала, — ди Дамир. — Без тавышланмадык, димәк, шулай кирәк булган, фәрман булганны сабыр гына көттек һәм менә кайттык.

Дамир артык хисләргә бирелми, чираттагы ялга ике-өч мәртәбә кайткан егетләр өчен дә «ничек повезет инде», ди. СВОдан үзе генә кайтмаган, этен дә ияртеп кайткан. Эте зур, матур, «американский Стаффордширский терьер».

— Нәни генә көчек иде ул, — ди Дамир. — Шунда СВОда чакта сатып алдым мин аны. Менә нинди зур эткә әверелде. Блиндажда үзем белән яши, ашый. Анда калдырырга курыктым, кая карама мина, эләгеп шартлар, йөрәк ярасына әйләнер, дип алып кайттым. Кушаматы — Ранди.

Ранди зур, комфортабельле автобуста, ике утыргычны бер итеп, ятып кайткан. Чик буена йөк машинасы арбасында чыкканда да солдатларның кочагыннан чыкмаган. Кыскасы, «Бәхете бар аның», ди Дамир эте турында. Ә монда, Балтачка кайткач, урамда калырга кушкач, бик сәерсенгән, өйгә керәсе килгән. Тик өйгә кертеп булмый, чөнки өйдә кечкенә балалар бар.

Автобус дигәннән, соңгы көннәрдә кайткан егетләрне такси хезмәте яллап кайтты, диделәр. Ә Дамир, автобус куйганнар иде, бушка кайттык, бер авырлык та күрмәдек, диде. Сюрприз да ясап тормаган, кайтасын алдан әйткән, 4 октябрь көнне кайтып та кергән. Хатыны Рузия, тагын ике нәни баласы бар. Хәрби операциягә киткәндә, нәниенә 4 ай гына булган, хәзер инде яшь ярым тирәсе.

Бала җанлы Дамир, әңгәмә буласы көнне дә, килеп булмый, баланы хастаханәгә алып барасы бар диде, аннан кайтуга килеп җитте үзе. Үзе генә түгел, дусты Альфред белән килгән. Дамир да, Альфред та, Балтачның көрәшче егетләре, чын патриотлар, бактың исә, 2014 елда контракт төзеп, Ростов на Дону якларында хәрби хезмәттә булганнар.

— Бик сагындым Дамирны, — ди Альфред Мусин.— Яшьлек бергә узды бит. Көрәшләргә бергә әзерләндек, келәмнәрдә бергә көрәштек. Көрәш чыныктырган егетләр без.

Дамир да дустыннан уңган, шөкерен әйтеп бетералмый. Икенче көнне бергәләшеп баласын Казанга алып киттеләр, «үзем монда вакытта хастаханә юлларын йөреп бетерәсе иде », ди кайгыртучан әти.

Альфред, бик теләсә дә, безнең белән артык юанып торалмады, телефоны шалтырауга, әни шалтырата, больницадан алып кайтасы бар иде әнине, дип, борчылып чыгып йөгерде.

Дамирның мәрхүм бабасы Уран Ишморатов Балтач урта мәктәбе директоры булып эшләгән елларында бокс спортын җәелдергән кеше. Спортка мәхәббәт оныгына бабасыннан күчкәндер.

Дамир хәрби эшен Херсон якларында башкара. Кайнар як. Бу як турында Дамир белән сер итеп кенә сөйләшер сүзләр күп булды. Ләкин шуңа игътибар ителде, Дамир, чын мәгънәсендә, патриот кеше, дусларым, дип өзелеп тора, балаларын яратуы ярылып ята, гаиләсе, әти-әнисе өчен җан ата, иң мөһиме, барысын да тигез күрә.

— Анда да балалар бар, алар подвалда яталар, — бу урында әңгәмәбезне моңсулык биләп алды.— Дөрес, чыгып уйнап йөргән-нәре дә күренә. Адәм баласы нинди генә шартка да күнегә бит ул. Менә шул балаларны күреп йөрәк әрни. Ярый әле безнекеләр тынычта дип куанасың, — ди ул. Кыю егетнең беренче урында ватанпәрвәрлек булса, икенче урында кешеләр.

Балтачның спорт сөючән, йөрәкле егете Херсонда атаклы хәрби операцион группа вәкиле, башта окоп казып, андагы мохиткә җайлашу эшләрен башкарып йөрсә, хәзер инде алгы сызыкта. Өсләреннән дроннар, «камикадзелар» гел очып тора. Тагын «Баба яга» дигәне дә бар әле. Вертолет кебек тавышлар чыгарып, ядрә күтәреп очып килә торганы. Дрон-мазар килгәндә Дамир блиндажга качарга тырышмый, янәшәдә урман булса, урманга таба чаба, блиндажга кереп качу — гаскәрнең кая урнашканлыгын дошманга белгертү була ул. Дронны бәреп төшерергә дә ашыкмый, дошман синең урнашу урыныңны шундук чамалап алырга мөмкин. Ә дош-ман ерак түгел, Днепрның уң ягында гына, сул якта — безнекеләр, уң якта — алар. Днепрның суы нык кимегән, шунлыктан, дош-ман тагын да якын.

Дамирлар сугышчан рухны, физик халәтне сак-лау өчен биредә дә спорт белән шөгыльләнүне дәвам итәләр, мәсәлән, бокс белән шөгыльләнәләр, кечкенә генә мизгелен видеога төшергәннәр: шәп сугышалар, Дамир җитез, оста, көндәшенә менеп кенә төшә.

Дамирга бирәсе сорау-ларым күп калды, СВОдан соң нинди планнар, дип тә сорыйсы килгән иде (бу минутта ничектер операциянең ахырына якынлашабыз кебек тоелды, бирсен, Ходай), тик, тыелып калдым, иң мөһиме, исән-сау булсын, планнарын аннан соң да белергә булыр.

Дамир кебекләрнең илне сакларга атлыгып торуларына аптырый торган түгел. «Ил белән бергә гаиләмне дә саклыйм, — ди ул. — Алар минем тормышымның бар яме, балаларым — минем талисманым, алар мине саклап йөртә, мин шуны аңлыйм. Ә илне саклау — ир-егетнең төп бурычы ул».

Әйе, Дамир шикелле райондашларыбыз илне саклыйбыз, ди икән, моны үзенең якыннарын, туганнарын саклау дип кенә түгел, ә Рәсәйдәге бар халыкны саклыйлар, дип аңларга кирәк. Ракетадан, бомбалар яңгырыннан саклау өчен дошманны алга җибәрмәү шарт. Шуңа күрә, махсус хәрбия операциядә катнашучыларга, безне сак-лаучыларга ярдәм итүдән качмыйк, тартынмыйк, аларны чит итмик. Хәер, Дамирга андый караш юк, аның дуслары да күп, Альфред дусты, менә ияреп йөрим, алайса эләктереп булмый аны, дип шаярта. Балтач халкының белгән Дамиры инде ул, киткәнче эшмәкәрлек эшләре белән булды, ит кибете ачып, бистә халкын яңа суелган терлек ите, ит ризыклары белән дә тәэмин итте. Волонтерлар белән дә элемтәсе нык.

— Волонтерларның бөтен җибәргән әйберләре дә килеп җитә, посылкаларны китереп үк тапшыралар, — ди Дамир. — Кемгәдер нидер барып җитми икән, димәк, аның үз нюанслары бар, каядыр иркен генә кереп булмый, бәлки снаряд тавышына кире борылып киткәннәрдер, сәбәпләр күп булырга мөмкин, тынычлык түгел бит анда.

Хезмәт хаклары да вакытында күчеп бара, ди Дамир. Бернәрсәдән зарланмый, уфтанмый Балтач егете. Чын патриот ул, ә патриотларның аның күп очракта кылган гамәлләре нәкъ тә менә туган җиреңне, якыннарыңны, дусларыңны артык яратуга корылган була, күп очракта кылган ялгышы да, ялгыш булмаганы да.

Дамир ике урта белемгә ия, хисапчы да ул, физкультурник та. Ә махсус хәрби операциядә — укчы (стрелок). Бер ел эчендә гаиләсе белән гел сөйләшеп торган. Олы улы Тамерлан белән нәни кызы Азиза — аның бәхет кошлары, ул алар белән интернет аша видеодан да сөйләшә, элемтә баганалары тота башлауга балаларына, әти-әнисенә, туганнарына шалтыратырга ашыга. Ә яраткан хатыны Рузиясе телефон шалтыраганны көтеп кенә йөри, видеоэлемтәгә шундук балаларны тоташтыра. Ара-тирә райондагы интернет челтәрләрендә урнашкан СВОларга ярдәм группасына да кергәли, күрә, ярдәм итүләрен белә. Шуңа да әллә нинди иллюзияләргә бирешергә кирәкми, бар да тәртип, бар да план буенча бара, ди.

Дамир алдынгы карашлы егет, аның үз фикере, үз карашы, кыланмый, масаймый, зарланмый, Ватан алдындагы хезмәтен дәвам итәргә атлыгып тора. Дөнья хәлләре турында да сөйләшеп алдык. Монда да аның нигезле фикерләре бар. Тик барыбыз да бер теләктә — дөньялар тыныч булсын, кайнар нокталарда иминлек урнашсын.

Озак сөйләштек, Ранди нишләгәндер инде...

— Көтә-көтә көтек булган, — ди Дамир икенче көнне телефоннан элемтәгә кергәчтен. — Мине көтеп ишек төбендә утырып тора иде. 5 ай минем белән блиндажда яшәгәнлектән, ояга керә белмәде, аңлата торгач, керде үзе. Ранди дигән этем бар иде минем, шуңа бу этемне дә Ранди дип атадым, холыклары да охшаш кебек аларның.

Вакыт тиз уза, Дамирның да чираттагы ялының атнадан артык вакыты узып бара, Ватан улын янәдән киң, әмма тынычсыз Днепр яклары көтә. Бар якта да тынычлык урнаштырып, бер кайтыр әле егетләребез. Җиңү белән кайтырлар. Исән генә булсыннар да, исән генә калсыннар. Алар безнең батырлар, геройлар. Ватан өчен утка керә алу — үзе геройлык инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең геройлар