Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сынауларны артта калдыр, и Яңа ел

Бистәбезнең үзәк мәйда-ныннан җигүле атлар парады узды, төрле маскалар ябынган хезмәт коллективлары тамаша кылучыларны сәламләде. «Балтач» үзәк ял паркы уртасында галиҗанәп чыршының утлары кабынды.

— Сынаулы, авыр елларны үтеп алга барабыз, — диде район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең котлау чыгышында.

— Ничек тә нык, түзем булырга кирәк инде безгә.

Яңа елда илдә иминлек урнашуын, аналарның күңелләре тынычлык табуын, һәркемнең җиңү өчен көченнән килгән кадәр махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга ярдәм итүен теләп калам. Яңа ел безгә бердәмлек, сәламәтлек, муллык-бәрәкәт, имин көннәр алып килсен.

Быел төрле образларга кереп киенүчеләребез күп иде. Мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек һәм башка өлкәләрдә Чыршы ачылышын күркәмләндерергә үзләреннән өлеш керткән коллективларны район башлыгы шәхсән үзе бүләкләде, сертификатлар тапшырды.
Җигүле атларны, чыршы тирәли бизәлешне бәяләү буенча махсус комиссия дә эшләде, нәтиҗәләр белән соңрак таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яна ел аждаһа ел