Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сынаулы язмыш бәхеткә киртә түгел

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне

Балтач кызы Рәзинә Төхфәтуллина белән 2021 елда очрашып, аның тормыш юлы турында сөйләшкән идек. Тумыштан сәламәтлегенә зур зыян килсә дә, Рәзинә бервакытта да сынаулар алдында сыгылып төшәргә өйрәнмәгән. Өендә белем алып, аннан соң Арчада укуын дәвам итеп, Казанда югары белем алуга да ирешкән ул. Шушы еллар эчендә аны кагучылар да, сәламәтлеге чикле булуны сәбәп итеп үзләренә тиң итмәүчеләр дә була, тик Рәзинә өчен болар алга атлар өчен киртә булмый. Авырлык белән генә адымнарын ясаса да, тормышта алып барылган көрәше бәрабәренә ул инде зур уңышларга ирешергә дә өлгерде. Акча эшләр өчен төрле мөмкинлекләр дә таба ул — танылган сәхнә артистларына концертларын оештырырга, мәктәп укучыларына һәм студентларга төрле рефератлар, курс һәм диплом эшләре язуда ярдәм итә. Шулчакта сөйләшеп утырганда Рәзинә иң зур хыялының чит илгә барып, диңгез буендагы ком өстендә дулкыннарга карап утыруы булуын әйткән иде. Тик, әлегә бу хыял гына булып кала бирә. Ләкин 2023 ел Рәзинә тормышында иң бәхетле елларының берседер, мөгаен. Чөнки җәй көне ул Башкортстан республикасы Илеш районы Яркәй авылы егете Айнур Газиев белән никах укытып, Кызыл туйларын билгеләп үттеләр. Язмыш тарафыннан икесе дә сыналган булсалар да, бүгенге көндә алар бер-берсе өчен төп терәк-таяныч булып торалар. 


Рәзинәне күпме белсәм, шуның кадәр сокланам мин аңа. Эчендә, күңелендә нинди генә чак булса да тышка чыгармый ул, ә киресенчә, йөзендә гел елмаю балкыта. Шул мөлаемлыгы, сөйкемлелеге белән дә Айнурны үзенә тарткандыр ул тәвәккәл райондашыбыз.


— Рәзинә, сүзне хыялыңдагы сәяхәттән башлыйк әле. Тормышка ашмас хыяллар рәтенә кереп калырмы икән ул?


— Белмим, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, тормышка ашар ул хыялым дип ышанам. Ә быел җәй ял итәргә бара алмадым дип борчылып, кәеф төшереп утырырлык булмады. Майдан башлап җәй уртасына кадәр вакытым Арча белән Казан арасында үтте. Сеңлем Гөльяз белән ял иттек — концертларга, төрле җирләргә йөрдек. Айнур белән танышып йөри башлагач, аның белән Казан буйлап сәяхәтләр үткәрдек.


— Айнур турында сөйләгәндә күзләрең тагын да балкып китә синең. Таныштыр әле безне дә үзеңнең тормыш иптәшең белән.


— Апрель азагында кич эшләп утырганда, Арчада яшәүче Марат исемле бер таныш егет яза: «Мин сиңа бер яхшы егет таптым. Танышып карале, хәзер номерын бирәм», — ди. Мин аптырап калдым. Кирәкми миңа, танышуларга теләк юк инде, арытты, дидем. Бу минем белән тартышып, мәҗбүри рәвештә язарга куша. Шул белдерүне укыгач, әни кеше калдырганын аңладым. Маратка әйтәм, язмыйм мин ул номерга, әнисе калдырган бит, дим. Шулай 1 сәгать Марат белән сүз көрәштергәч, яздым шул апага, танышып киттек. Айнурга номерыңны бирдем, иртәгә эштән соң үзе язар, — диде дә, төгәлләнде. Икенче көнне Айнур үзе язып, танышып киттек. 


Мин авырдан сөй-ләшәм инде, дип оялды башта, язып кына торды. Шулай 2 атна тирәсе телефоннан, видео аша сөйләшеп вакыт үтте. Аннары әнисе: «9 майга Казанга киләм, син дә кил бәйрәмгә. Шунда бергә танышырбыз, якыннан күрешербез», дип чакырды. Ни дип җавап бирергә белмичә бераз куркып калдым. Бу куркып калуның сәбәбе моңарчы булган танышуларга да бәйле иде, нинди икәнемне күргәч аралашмый башлаган кешеләр дә булган иде тормышымда. Шуннан мин әни белән киңәшләштем, бер егет белән танышкан идем, кунакка чакыралар, нишлим, барыйммы-юкмы, куркам, дидем. Бар, шунда белеп кайтырсың, диде ул миңа. 


9 май көнне барырга дип уйлап куйган идем, егетнең әнисе кызулатты һәм 8е көнне үк кичтән чакыртып алды. Таксига утырдым да, Арчадан Казанга киттем. Айнур белми. «Сюрприз ясыйбыз, әйтмә», диде әнисе. Килдем. Әни кеше подъезд төбендә басып көтеп тора иде, колач җәеп, ачык йөз белән каршы алды. Айнур мине күргәч каушап, кулындагы су шешәләренә кадәр төшеп китте. Менә шулай күрешеп, якыннан танышып киттек. Өйгә кердек, чәйләр эчтек, аралаштык. Икенче көнне бәйрәм иде. Ул көнне, бәйрәм булганлыктан, буш таксилар булмады, шуңа кайтып та китә алмадым. Ә төнге 12 тулып китүгә Айнур розалардан букет бүләк итеп, туган көнем белән котлады. Икенче көнне иртән ул эшкә китте, ә әнисе мине Арчага озатып җибәрде. Туган көн шулайрак үтте быел, башкача. Шуннан соң гел күрешеп тордык. 23 июльдә алар мине сорарга килделәр, 26 август көнне никахыбыз булып, язылыштык һәм шул көннән мин Төхфәтуллина түгел, ә Газиева булдым. Бәхетемә язылган ярым шулай итеп килеп керде тормышыма. Безне таныштырган дустыма мин бик рәхмәтлемен.


— Рәзинә, гаилә тормышы турында да сөйләп китче. 


— Баштарак минем өчен сәерерәк булды инде. Арчада үзем генә, үземчә яшәп өйрәнгән бит инде мин, ә монда хәзер гел кеше бар. Яраклашырга кирәк, көн дә ашарга әзерләргә, ирем эштән кайтканчы өлгерергә... Ләкин без бу эш синеке, монсы минеке дип эшләмибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Вакыт үткәне сизелми дә хәзер, тик тора алганым юк. 
Сынаулы язмыш бәхеткә киртә түгел дип ышанып әйтә алам. Рәзинә белән Айнур мәхәббәте моның ачык мисалы. Әйе, алар икесе дә сәламәтлекләре ягыннан чикле. Рәзинә авырдан йөри, Айнур аның терәк-таянычы булып тора. Айнур авырдан сөйләшә, ә Рәзинә аралашырга бик ярата. Бер-берсен тулыландыра торган ир белән хатын алар. Бүгенге бәхетле тормышлары еллар үтү белән дә сүнмәсен, сүрелмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә күркәм пар