Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында (фото)

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора.

Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә, тирәлектә дә чагылуы без-тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә табигатькә игътибар итәләр. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу-балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия бирү зур урын алып тора.

Экологик тәрбия бирүне тормышка ашыру максатыннан безнең балалар бакчасында да күпкырлы эш алып барыла: балалар белән саф һавада төрле күзәтүләр аша табигатьне танырга һәм аны сакларга өйрәнәбез; әңгәмәләр үткәреп, презентацияләр карап, матур әдәбият әсәрләре аша балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләргә тырышабыз.

Кышын «Кошларга җимлек» акцияләре оештырабыз. Балалар өйдә әти-әниләре белән берлектә кошларга җимлекләр ясап алып киләләр. Бакчабызда үсеп утыручы агачларга җимлекләрне элеп, кошлар ашханәсе оештырабыз. Кошларны даими тукландырып торабыз. Шулай ук «Батарея җый-керпене коткар» акцияләрендә һәрдаим актив катнашабыз. Батарейкалар туфракка эләксә, ниләр булуы турында аңлатабыз. Балалар һәм ата-аналар кулланылган батареяларны алып килеп балалар бакчасындагы махсус экобоксларга салалар. Без үз чиратыбызда илтеп тапшырабыз. Ә матур язлар җиткәч, «Кошлар көне» үткәрәбез. Сыерчык оялары ясау буенча конкурслар оештырабыз. Ясап алып килгән ояларны агач башларына урнаштырабыз. Сыерчыкларның килүен, ояга мамык, үлән ташуларын, балалар чыгарып аларны ничек туендыруларын һәм бала очыруларын күзәтәбез. Матур итеп сайрауларын тыңлыйбыз. Урамнан кергәч, балалар күзәтүләрен рәсемгә төшерергә яраталар. Ел әйләнәсе табигатьне күзәтәбез, өйрәнәбез, тәҗрибәләр үткәрәбез. Экология буенча балалар бакчасында балалар белән эшләнгән эшләр байтак. Без сезгә шуларның күпмедер өлешен генә санап киттек.

Шулай ук мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән булган белемнәрен ныгыту, тагын да күбрәк яңалыклар туплау максатыннан авыл китапханәсендә еш кунак булабыз. Безне анда һәрвакыт елмаеп китапханәче Лилия Разгил кызы каршы ала. Шундый очрашуларның чираттагы берсендә ул безнең балаларга «Татар әкиятләрендә-экология!» дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде. Дәрестә балаларга Э. Хуҗаханованың «Умырзаяның дуслары», Солтан Шәмсинең «Ут хәйләсе», С. Галимованың «Без җиргә кирәк әле» дигән экологик әкиятләре кычкырып укылды. Китаплардагы кызыклы кечкенә хикәяләр, әкиятләр дә табигатьне сакларга, чүпләмәскә кирәклегенә өндәде. Ахырдан бергәләп анализ ясадык, төрле ситуацияләр чиштек, уеннар уйнадык. Кечкенә вакытта алган белемнәрен балаларыбыз онытмаслар, табигатьнең чын дуслары булып үсәрләр дип ышанып калабыз.

Гөлназ Гатауллина 
Рүзилә Шарипҗанова
Зөлфия Габдрахманова
Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табигать