Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ташландык хәлдәге өй буенча җыелдылар

Бистәбезнең чисталыгы, төзеклеге – көнүзәк мөһим мәсьәләләрнең берсе.

 Район җитәкчелеге көн тудымы шул турыда кайгырта, атналык җыелышта чисталык мәсьәләсе көн тәртибенә кертелгән, фоторепортаж аша чиста, төзек һәм дә аламаланып яткан тирәлеклекләр җыелышта катнашучылар алдында анализланып, район башлыгына җиткерелә. Таякның иң юан башы авыл җирлекләренә, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләренә төшә. Районда чисталык мәсьәләсенең җитдилеген һәрберебез аңласак иде. 
Бүген административ комиссия вәкилләре бистәдә яшәүче А. Сабированың Нариман урамындагы ташландык хәлдә ятучы өе буенча янә җыелды. Инде моның буенча сөйләшү булган, бер мәртәбә штраф салынган, әйләнә-тирәсен чистартуда ХЭС хезмәткәрләре дә кушылган, тик шул тирәдә яшәүчеләрдән кергән шикаять хатында тагын шул ук хәл кабатлануы күренә. 
Беркем дә яшәмәгән йортны сатарга да куеп караганнар, 2 миллионга, әмма алучы әлегә табылмаган. Хәер, каралмаган, чистартылмаган иске йортны 2 миллион сумга, ай-һай, тиз генә алырлар микән соң?! Комиссия яндән хуҗага 3500 сум штраф салды, һәм тиз көннәрдә чистарту эшләрен хәл итәргә кушты. 
- Алда бәйрәмнәр, зур эшләр, кунаклар килүе көтелә. Кунакларга ул урамнан да үтәргә туры киләчәк, килгән кеше каршында бер дә матур түгел бит йортыгыз, кунаклар каршында оят. Штраф түлибез дә котылабыз дип уйламагыз, тиз көннәрдә хәл итегез, күршеләрдә яшәүчеләр дә борчылып хат керткәннәр, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Айдар Хәйретдинов . 
- Нариман урамы әкренләп үзәк урамга тәңгәлләшә бара. Иске йортларны, күреп торасыз, нинди дә булса халыкка хезмәт күрсәтү урыны итә киләләр. Сатып алучы табуда ярдәм кирәк икән, әйтегез, сораштырып карарбыз, тик өй тирәгезне гел без чистарттыртып торалмыйбыз бит инде. Һичъюгы коймалап алыгыз инде, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов та. 
- Арба куйдыртырбыз, диделәр комиссиядәгеләр. 
- Чапмадык түгел, чаптык, бәрәңге бакчасын да чистарттык, - ди ханым. 
Чистарткан утар мондый булырга тиеш түгел, диделәр комиссиядәгеләр фотосурәткә карап. Чыннан да, чистарткан утар ханымның үзе кебек балкып торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев