Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны уздыру өчен планшетлар алды

Казанда 3,5 меңнән артык исәпкә алучыны җәлеп итү күздә тотыла.

Татарстанга Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү өчен планшет компьютерлар китерелде. Бу хакта халык санын алу медиаофисы хәбәр итә.

Казан территориясендә халык белән эшләячәк барлык исәпкә алучыларны планшетлар белән тәэмин итәчәкләр. Гаджетлар Иннополиста эшләнелә торган «Аврора» Россия операция системасына нигезләнгән.

Исәпкә алучыларны брендлы кием һәм аксессуарлар — шарф, жилет һәм сумка буенча белергә мөмкин булачак. Аларның һәркайсының үзе белән паспорты һәм таныклыгы булачак.

Казан мэриясе матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында 3,5 меңнән артык исәпкә алучыны җәлеп итү планлаштырыла. Исәпкә алу участокларында эшләүчеләрнең фамилияләрен ачыкларга, шулай ук башка сорауларны кайнар линия телефоны буенча бирергә мөмкин: 8 (800) 707-20-20. Ул 10 мартта эшли башлаячак.

Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр узачак. Аның төп яңалыгы-Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге.

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу